Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 гыйнвар , 12:15

Җинаять эзәрлекләвенә дучар булмагыз

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ эзәрлекләүдән котылу максатында ЮХХДИ хезмәткәренә ришвәт тәкъдим итүче шәхес үзен җинаятьэзәрлекләвенә дучар итә.

Җинаять эзәрлекләвенә дучар булмагыз
Җинаять эзәрлекләвенә дучар булмагыз

Ришвәт бирү, аны алу кебек үк, ришвәт алучыга һәм коррупцион хокук бозырга этәрүче шәхес өчен җинаять җаваплылыгына тарттыра.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл-патруль автомашиналары салоннарында коррупция гамәлләренә тартылу фактларын булдырмау максатында, тыштан да, салон эчендә дә гамәлләрен теркәүче видеорегистраторлар урнаштырылган. Хокук бозу факты буенча материалларны рәсмиләштергәндә барлык административ процедуралар да полиция хезмәткәре тарафыннан видеорегистратор гамәлдә булган зонада башкарыла. Җаваплылыктан котылырга теләү нияте белән гражданин юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт тәкъдим итә икән, бу Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 291 статьясы буенча җинаять эше кузгату өчен нигез булып тора.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: