Маяк
0 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 гыйнвар , 10:00

Табиб һөнәре - батырлык!

Табиб! Бу сүзне ишетүгә күз алдына ап-ак халат кигән, ак башлыклы, муенына фонедоскоп аскан, ягымлы, җылы сүзле, туган авылымның шәфкать туташы килеп баса.

Табиб һөнәре - батырлык!
Табиб һөнәре - батырлык!

Балачактан, авылларда дәваханәнең нәрсә икәнен дә белмәгән чакларда, урамнан йөгерә - атлый каядыр ашыккан Зифа апаны, нәкъ шундый, ягымлы да, җылы сүзле дә врач апа дип танып үстек без. Әйе, нәкъ, көн дими, төн дими, яңгыр дими, буран дими авыруларга ярдәмгә ашыккан Зифа апа! Ул килеп берничә уколын кадау җитә, чирле торып утыра, сөйләшә башлый, өйгә ямь керә. Тиз ярдәм машинасы да, телефон да юк заманда, зур бер авылның халкына ничек ярдәм күрсәтеп өлгергән, моны бары Зифа апа үзе генә белгәндер. Нәкъ менә шуның өчен дә, ак халатлылар бары тик аның кебек булырга тиеш дигән матур фикер минең күңелгә кереп калган да инде...

Кеше бервакытта да үзен чирлегә санамый. Әйе, элек тә кайбер җирләре авыртып тора иде, үтте бит, тагын үтәр әле. Дәваханә якын гына, ләкин уттан курыккандай курка ул анда барырга. Менә шундый уйлар белән яши торгач, беркөн килеп егыла. Шул вакытта гына, ”Тиз ярдәм” машинасын чакырту уе килә үзенә.. Ләкин күп очракта соң булып куюы турында уй башына кереп тә карамый аның.

Гомер буе, бервакытта да больницада стационар рәвештә дәваланмаучы куркак кеше булдым мин дә. Күршедә бер әби яши иде безнең. Гомердә дә бер төймә дару эчмәгән Ак әбиебез туксан биш яшендә вафат булды. Ятып чирләгәнен күрмәдек без аның үзен. Янәсе дә без дә аның кебек нык булабыз. Ак әбинең сугыш, ачлык елларында үләннең, җиләк - җимешнең бар төре белән тукланып, шушы витаминнар ярдәмендә бик күпләр арасыннан исән калган әби булуы турында башка да барып җитми шул..

Дәваханәгә барып кергәч, шаклар каттым. Үзем генә шак катмадым, табиблар да аптырады: ”Ни эшләп мин шуңа тиклем төп-төз басып, йөгерә - атлый йөри алдым икән? Тиз ярдәм бүлегендә, ишектән ашыгып кереп килүче, чәчләрен артка матур итеп өеп куйган табибны туктатты шәфкать туташы:

- Гөлнара Закариевна, аз гына туктап китмәссезме икән? Сезнең бүлеккә бара торган чирлегә охшап тора.

Хәлем шәптән булмаса да, колакка салып куйдым: Гөлнара Закариевна! Күпмедер вакыт эчендә анализлар да бирдертте температураның кырык булуын билгеләде, кан басымы әллә кая биеккә йөгергәнен дә тикшерде һәм үзе белән терапия бүлегенә алып менеп тә китте.
Дару белән түгел, җылы сүз, ягымлылык, итагатьлек белән дәвалауны, нәкъ тә Гөлнара Зәкәрия кызы кебек табиб үрнәгендә күрдем мин. Терапия бүлеге мөдире дигән бик тә җаваплы хезмәтне алган үз җилкәсенә табиб. Өйдә нинди хуҗабикә яшәгәнлеге ишек алдыннан, күтәрмәсеннән күренә дигән кебек, терапия бүлегенең дә ишек төбеннән билгеле нинди табиб монда хуҗа икәнлеге. Шәфкать туташларын, мөдир ярдәмчеләрен, повар, идән юучыларын бер гаилә итеп берләштергән, һәрберсе үз эшләрен намус белән башкарган зур коллектив көч куя терапия бүлегендә.

Чыннан да бөек рус язучысы А.П.Чеховның: “Табиб һөнәре - батырлык, ул фидакарьлек, күңел һәм уй-ниятьләрнең сафлыгын таләп итә,“ - дигән сүзләрен куеп китәсем килә нәкъ шул урында. Тормышта күпләргә әлеге изге һөнәр ия кешеләре белән ешрак очрашырга туры килсә, дөнья бу тиклем караңгы битләрен күрсәтмәс иде кебек. Бер дә юкка матурлыкны матурлык, яхшылыкны яхшылык тудыра димиләр. Күп чирлеләргә дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет тойгысы уяткан, күпме кеше гомерләрен саклап алып калган Гөлнара Зәкәрия кызы кебек табибларны изге кешеләргә, эшләрен осталыкка тиңлибез!
Кемнәр генә, нинди чирлеләр килми дәваханәгә. Гөлнара Зәкәрия кызын синең кем булуың кызыксындырмый, чирленең сызлануларын бетерер, терелтер өчен нәрсә эшли ала - бары шул аның уенда. Табибның бу авыр хезмәте артында күпме йокысыз төннәр, эзләнүләр, борчылулар, аның кулында күпме кеше гомерләре язмышы икәнен күпләребез аңлап бетермибез. ”Ул табиб, ул тиеш, ул шуның өчен хезмәт хакы ала, Гиппократ анты биргән икән, ул үз бурычын үтәргә тиеш!”- дигән фикерләр дә ишетергә туры килә кайчак.

Гөлнара Зәкәрия кызына, аның турында язасы килүемне белдердем беркөн килеп. ”Бу минем яратып башкарган хезмәтем. Эшемнең нәтиҗәсен күпләр күрә белә икән - миңа шул җитә!” - диде гади генә. Әйе, бер сүз дә сөйләмәде ул үзе турында. Күргәннәрем, күзәткәннәрем белән уртаклашасым килде бары сезнең белән.

Дәваханә коридорында алдынгы табибларның фотолары янында күпләр туктап китә. Үз һөнәрләренә тугры булган, район халкы арасында хезмәтләре белән даннар алган табибларыбызга хөрмәт белән карап үтәбез һәрчак. Шулар арасында Югары Яркәй үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Гөлнара Зәкәрия кызы Фәтхелбаянованың фотосы булуын күреп, тырыш хезмәтегез җитәкчеләр тарафыннан тиешле бәя алганы өчен сөенеп үтәбез, хөрмәтле табибыбыз, дип уртаклашасы килә күпләр белән!

Мәрьям Шамсиева, Башкортостан журналистлар союзы әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: