Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 гыйнвар , 11:00

Хыяллары аны ташламый

Аккүз авылында яшәүче Илнар Мослыхов – энергияле, инициативалы егет, киләчәккә өмет белән карый, замана белән бергә атлый. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән булуга карамастан, ул күпләргә үрнәк булырлык матур тормыш алып бара.

Хыяллары аны ташламый
Хыяллары аны ташламый

Илнар Тыпый авылында дөньяга килә. Аның балачагы, мәктәп еллары әнисенең туган авылы Аккүздә уза. Бәләкәйдән теремек, спортны яратып үсә.

- Элек йөгерә, чаңгыда йөри, атта чаба идем. Бокс, көрәш белән шөгыльләндем, разрядларым да бар. Ә хәзер шашка уенында катнашып, берничә тапкыр
чемпион булганым бар, - ди ул үзе белән якыннанрак таныштырып.

Илнар бәләкәйдән хәрби булырга хыяллана. Аккүз урта мәктәбеннән соң, ике ел ТР Актаныш районындагы Кәзкәй кадет мәктәбендә белем ала. Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжын тәмамлап, тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Арытаба армия сафларына алынып, Мәскәү өлкәсенең Щербинка шәһәрендә хәрби хезмәтен башлый. Ләкин өч айдан инсульт кичереп, Бурденко госпиталенә эләгә. Ярты гәүдәсе
параличланган солдатның башына 5 тапкыр операция ясыйлар, хәрби хезмәттән азат ителә. Авылга кайткач, аны карт әтисе үз канаты астына алып карый.

- Картәти белән башта утырырга, әкренләп басарга, ходунки белән, соңрак таяк белән йөрергә өйрәндем. Аннан атлап йөри башладым. Аллаһ Тәгаләгә мең рәхмәтлелемен, сынаулар белән бергә ярдәменнән дә ташламады. Үзебезнең Хәсбиев фамилиясендәге барча туганнарыма,беренче чиратта картәтиемә, башка якын туганнарыма, күршеләремә, авылдашларыма, күрше-тирә авылдагы танышларыма да бик рәхмәтлемен. Авыр чакта ташламадылар, һәрвакыт ярдәм кулын суздылар, - ди Илнар.

Көчле рухлы егет 2016 елдан Аккүз авылындагы “Гарифулла” мәчетенә намазга йөри, дини уку йортында берничә атналык курслар тәмамлаган.

Илһамы килгән чакларда җыр өчен текстлар да яза. Эстрада җырчылары бик яратып башкаралар аларны. Күптән түгел «Башкорт аты» дип исемләнгән
конкурста да катнашты.

Менә шулай, Аллаһның сынауларына сабыр итеп, дин юлында, хыяллары белән илһамланып яши Илнар бүгенге көндә. Хыяллары аны ташламады һәм ташламасын да. Яңадан - яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: