Җир гомер-гомергә кеше өчен яшәү чыганагы булган һәм аңа кадер-хөрмәт белән каралган. Шуңа да сугышлар җирне басып алу өчен барган. Ә бай, уңдырышлы башкорт җирләре аеруча кадерле булган.
XVII-XVIII гасырларда, якынча Екатерина II вакытында, безнең әлеге район территориясендә “Башкорт дачасы” оештырылган булган. Бу җирләр башкорт баш күтәрүләрендә катнашкан крестьяннардан тартып алынган. Алар Тәҗәй авылы тирәсендәге басулардан башланып, киңлеге 25 км һәм озынлыгы 140м мәйданны биләгән. Дача 28 участокка бүленеп, сигезе Илеш районы территориясенә туры килгән. Бу участоклар бай кара туфраклы җирләр, югары уңыш бирергә сәләтле булулары белән югары бәйләнгән.
Башкортстан тарихы материалларыннан күренүенчә, XVII-XVIII гасырларда урыс патшалары әлеге участокларны тугрылыклы хезмәт күрсәткәннәре өчен отставной генералларга һәм башка үз даирәләре кешеләренә гомерлеккә бүләк иткәннәр. Тарихтан билгеле булуынча, патша Указы белән беренче участок 1771 елда генерал Тимашевка бүләк ителгән. Ә инде аны Александр I Указы белән Ырымбур чик буе таможнясы начальнигы итеп билгеләгәч,1802 елда җирләр Андреевка дәүләт крестьяннарына (казнага салым түләүчеләр) һәм урындагы алпавытларга салым түләүче крестьяннарга сатылган. Дача
чикләрен бүлү землемер Шмидт һәм губерня землемеры Рагозин тарафыннан башкарылган (Башархиф, 351 фонд, 2нче күчермә).
Башархивның 107нче фонды 1нче күчермәсендә билгеләнүенчә, вельможа үлгәннән соң, җирләр башта казнага кире кайтарылган, аннары башка патша
сановнигына бирелгән. Шул рәвешле, башкорт җирләре самодержавие тарафыннан XVII-XVIII гасырларда урыс алпавытларына арзан гына хакка сатып
алырга рөхсәт ителгән. Бу күренеш XIX гасырда да дәвам итеп, XXгасыр башына кадәр барган. Бу чорларда район территориясендәге уңдырышлы җирләрне
бик арзан хакка гына урыс сәүдәгәрләре Груздевлар, Кузнецовлар, Поповлар, Орешниковлар һ.б сатып алган.
Илеш районы барлыкка килгәнче, аның территориясендә административ берәмлек-Илеш, Исмаил, Андреевка волостьләре яшәп килгән. Крестьяннар борын-борыннан игенчелек һәм аучылык белән шөгыльләнгән. Төп икмәк җитештерүчеләр булып, вак крестьян һәм алпавыт хуҗалыклары исәпләнгән. Вак крестьян хуҗалыклары өчтән ун десятинага кадәр җиргә ия булган. Ул гаиләдәге ирләр санына карап билгеләнгән. Ә алпавытлар кулында 80-800 десятина җир исәпләнгән. Крестьяннар җирләрне бик гади эш кораллары белән эшкәрткән.Сөрү башына кидерелгән агач сука белән башкарылып, агач тырмалар белән тырматканнар, орлык тубалдан кул белән чәчелгән.
Алпавытларның җирләрендә батраклар эшләгән. Аларның тимер сабаннары булган, игеннәр гади генә конструкцияле лобогрейка-ургыч белән җыйналган. Башта урылган иген чүмәләгә бастырып куелган, аннары эскертләргә салынган.
Алар бер-берсенә якын куелган. Арасына суккычлар(молотилки) урнаштырып, уңышны суктырып алганнар. Уҗым арышы, башка иген культураларын страховкалаучы булып исәпләнгән. Шуңа күрә татар крестьяннары җирләренә, нигездә арыш кына чәчә торган булган. Гаиләләр ишле, күбесенчә,7-9 кешедән торганлыктан, бик сирәк крестьяннар гына ашлык белән сәүдә иткән. Ә аның белән башлыча алпавытлар шөгыльләнгән. Бөре өязе җир белгечләренең милек кенәгәсендә өч волость – Илеш, Исмаил, Андреевка волостьларында 1912 елга җир милеге түбәндәгечә исәпләнгән:
Яков Корнелович Фаст-әтисе - 150 десятина.
Исаак Корнелович Фаст-улы - 80 десятина.
Алексей Иванович Мердер - әтисе һәм улы Андрей Иванович Мердер – барлыгы 796 десятина. Аларның гомум табышы 3784 сум исәпләнгән.
Генрих Аранович Вейс - 200 десятина һәм аның энесе Йоган Аранович Нейман 89 десятина.
Генрих Йоганович Динь - 250 десятина.
Я.В. Селиванов - 826 десятина.
Шунысы игътибарга лаек,әлеге алпавытларда эшләүче укый-яза белмәгән крестьяннар үз хуҗаларын немецлар дип уйлаганнар. Чөнки алар күбесенчә немец телендә сөйләшкән (чит телдә сөйләшү мода булган), аннары моңа аларның беренче бөтендөнья сугышында катнашу да йогынты ясаган. Чынбарлыкта исә, бу алпавытлар еврей милләтеннән булган, ә еврейлар һәрвакыт немец телен яхшы белүләре белән аерылган. Бу җир биләүчеләр Херсон губернасыннан
булган.
Билгеләп үтелгән алпавытлар ашлык белән сәүдә итә. Алардан ашлыкны, нигездә, беренче гильдия сәүдәгәрләр, аталы-уллы Николай һәм Андрей Груздевлар сатып ала. Груздевларның 9 су тегермәне булып, алар ашлыкны он итеп тарттыра. Иң олы тегермән Сөн елгасында Илеш авылы тирәсендә була. Аның янында зур склад биналары һәм киптергечләр төзелә.
Калган сигез тегермән Базы елгасы буйлап урнаштырыла. Груздевлар Агыйдел елгасы буенда пристань да төзиләр. Биредән яз һәм җәй көннәрендә баржаларга ашлык төяп, Самарага, Мәскәүгә һәм башка шәһәрләргә озаталар. Ашлык белән сәүдә итү
бик табышлы эш була.
Груздевкага ашлык ике юл-зур һәм кап юлыннан китерелә. Зур юл дип Яркәйдән пристаньга илтүче юл атала. Кап юлы- әлеге Олы Яланнан Груздевкага баручы туры юл. Икесе дә кара туфраклы алпавыт җирләре аша үтә. Ашлык пар атлар җигелгән бричкаларга төяп ташыла. Ул совет чорында да 50нче еллар ахырына кадәр шулай була.
1917 елда “Җир турында декрет” кабул ителгәннән соң, алпавытлар үз хуҗалыкларын ташлап, кайсы - кайда качып бетә. Күпләре шәһәрдә яшәгәнлектән,
урында эш белән управляющийлары идарә итә. Үзләре сирәк кенә, хуҗалык-финанс хәлен тикшерергә генә килә торган була. Мәсәлән, тарихтан күренүенчә, управляющий Красновны алпавыт Мердер дип уйлап, кызыллар Йонны авылы янында атып үтерә.
Барлык 8 участоктагы җирләр дә җирсез крестьяннарга бүлеп бирелә, соңрак колхозлар төзелә. Аларга “Чеверев”, “Лучев”, “Заря коммунизма”, “Октябрь», Ворошилов ис., «Донбасс», Киров ис. кебек тарихи исемнәр куела.