Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 гыйнвар , 13:00

Һөнәрен яратып башкара

Бүгенге тормышыбызны медицинасыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Без ак халатлылар ярдәменә мохтаҗбыз, дәваханәгә киләбез. Һәрвакыт яхшы кабул итүче, яхшы дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары соклану тудыра. Аларның шифалы куллары да, җылы сүзләре дә тәнгә һәм җанга дәва, дияр идем.

Һөнәрен яратып башкара
Һөнәрен яратып башкара

Һәркайсы мактауга лаеклылар, гомерләрен әлеге өлкәдә хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле табиблардан алып, яшь белгечләргә кадәр үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаралар.

Район үзәк дәваханәсенең участок терапевты шәфкать туташы Миләүшә Гыйльманова биш елга якын эшләү дәверендә пациентларының, хезмәттәшләренең ихтирамын казанды. Яшь булуына карамастан, үз һөнәрен белеп башкаруы, ягымлы мөнәсәбәте, игътибарлы карашы белән җәлеп итте ул үзенә.

Миләүшә Исәмәт авылында Гөлсинә һәм Марат Хөснетдиновлар гаиләсендә туып- үсә. Исәмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесында белем ала. Кулына диплом алгач, район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эш башлый. Арытаба поликлиникага онколог шәфкать туташы итеп күчерелә. Бүгенге көндә участок терапевты Илфат Билалов белән кабул итү алып бара.

Ул һөнәрен бик ярата, эштән курыкмый. “Шәфкать туташы нинди булырга тиеш?” — дигән сорауга ул болай җаваплады:
- Шәфкать туташында эмпатия иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм. Бу һөнәр иясенә кешелеклелек, чиксез сабырлык һәм түземлелек кирәк. Шәфкать туташларында мондый сыйфатларның булуы авырган кешеләр өчен аеруча мөһим. Һәм, әлбәттә, белем һәм осталык — төп таләпләр. Шул ук вакытта җылы сүзнең, яхшы мөнәсәбәтнең дә бик яхшы дәвалавын онытмаска кирәк.

Миләүшә белән аз гына аралашкач та, аның үзендә югарыда телгә алынган бу сыйфатларның барысының да булуына шик калмый.

Алда әйтелгәнчә, яшь белгечне хезмәттәшләре дә, пациентлары да хөрмәт итә. “Миләүшә Марат кызы белән эшләү бик җиңел. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ул югалып калмый, тыныч булып кала белә. Ул – үз һөнәренең остасы, һәрвакытта да итагатьле, мәрхәмәтле, – ди аның турында табиб Илфат Билалов.

- Поликлиникада коллективның дус булуы миңа ошый. Барысы да ярдәмчелләр, сораулар килеп туганда тәҗрибәле хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм, алар һәрчак киңәшләрен бирәләр, булышалар. Әлегә миңа җиңел дип әйтә алмыйм, оста белгеч булыр өчен вакыт кирәк. Әмма шунысын әйтә алам, сайлаган һөнәрем - бу минем гомерлек эшем, - ди ул.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: