Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 гыйнвар , 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Русия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм.

Прокуратура - илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисади иреген, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауның сыйфаты сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә законнар үтәлешен күзәтәсез, хокук саклау органнары эшен координациялисез, хокук тәртибен ныгытуны һәм җинаятьчелекне профилактикалауны тәэмин итәсез, район халкының хокукый культурасын күтәрәсез.

Бүген прокуратура органнарында югары квалификацияле юристлар хезмәт итә, алар өчен намус, гаделлек, принципиальлек һәм шәхси батырлык төп шартлар булып кала.

Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткән, туплаган тәҗрибәсен яшь буынга тапшырган ветераннарга рәхмәтемне белдерәм.

Сезнең белемнәрегез, һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә Русия дәүләтчелеген ныгытуга, хокук һәм законлылыкның өстенлеген тәэмин итүгә ярдәм итәр дип ышанам.

Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа казанышлар телим!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: