АпиФорум - барлык умартачылар өчен үз эшчәнлекләре турында фикердәшләре белән фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Йөзләгән умартачылар конкурска үзләренең иң тәмле һәм экологик чиста бал үрнәкләрен тәкъдим итте. Жюриның бурычы бик катлаулы булды - шулкадәр күләмдә иң яхшы балны сайлап алырга кирәк иде. Төс, хуш ис, өлгергәнлек, тыгызлык, тәмлелек, консистенция - боларның барысы да әһәмияткә ия.
Югары Яркәй авылы егете, умартачы Марат Рим улы Идрисов үзенең яраткан эшчәнлеген күрсәтү максаты белән әлеге конкурста теләп катнашты. Үз эшенең остасы Илешнең карабодай балын тәкъдим итте һәм аның тәмле, сыйфатлы, хуш исле продукциясен жюри әгъзалары лаеклы бәяләде. М.Идрисов «Русиянең
иң яхшы балы - 2024» конкурсында «Карабодай монофлорлы балы» категориясендә икенче урын яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.
Әйткәндәй, бүгенге көндә якташыбызның умарталыгында 150 баш исәпләнә. Реализацияләүгә килгәндә, Идрисовларның сыйфатлы, татлы балына реклама эшлисе дә юк – чәчкә, юкә, карабодай балын алырга даими клиентлары килеп кенә тора. Моннан тыш, район үзәгендәге кибетләргә дә куялар. Шулай ук прополис, перга, бал корты пакетлары сата.
- Умартачы булыр өчен умартаны яратырга кирәк. Җаның, тәнең белән бу эшкә тартылу мөһим. Хәзер умартачылар саны артканнан-арта. Үзем белгәнне шалтыратучыларга, килүчеләргә өйрәтергә тырышам, киңәшләремне бирәм. Кортлар кайчан чыга, кайчан үрчи, аларны аера белү мөһим. Умартачы буласы килде, корт алдым, абзарга яптым белән эш бармый. Шөгыльне яратмасаң, бу эшне алып барып булмый, – ди ул.
Аның иң ышанычлы ярдәмчесе - тормыш иптәше Миләүшә. Кортларны караганда да, бал аертканда да, реализацияләгәндә дә уңган пар һәрвакыт бергә
тырыша. Рамнар эшләүдә әтисе Рим Юныс улы һәм улы Муса ярдәм итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Марат ярдәмгә мохтаҗларга да ярдәм кулы суза. Мисалга, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга
30 килограмм татлы балын җибәргән. Киләчәктә дә бу изге эшне дәвам итү планлаштырыла.
Лира КӘБИРОВА.