Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 гыйнвар , 13:00

Туган ягым, туган авылым!

(Ахыры. Башы 5 гыйнварда чыкты). Калатау астыннан Урткүл буйлап барсак, иң башта Бурсыклы кулга (элек бу кул тирәсендә бурсыклар яшәгән), тап буласың. “Нәрсә була ул “кул?“ - диярсез.

Туган ягым, туган авылым!
Туган ягым, туган авылым!

Як – ягы куе үлән белән капланган, яланга килеп чыга торган урман чокыры. Арытаба, ике чатлы кулны һәм нефть промыселының 1 нче бүлекчә базасын узып, Башкорт юлына килеп чыгабыз. Элек, колхозлар оешкан вакытта, Тәҗәй һәм Ташкичү авылларына Агыйдел тугаеннан печәнлек җирләре бүлеп бирелгән булган. Тәҗәй авылы кешеләрен башкортлар дип йөреткәннәр. Чөнки авылга нигез салучы Таҗетдин Ишмөхәмәт улының кияве Сөләйман Акаев милләте буенча башкорт булган. Ә Ташкичү авылында удмуртлар яки арлар яши. Аларның болынга йөри торган юллары да шуннан чыгып , “Башкорт юлы” һәм “Ар юлы” дип аталган. Башкорт юлын чыгу белән киң һәм сөзәк кул – Шәмсекамал чокыры. Шунда ук урман каравылчысы Камалетдин абзыйның печәнлеге булган. Ә Шәмсекамал апа аның хәләл җефете. Шул ук кул өстендәге урман эчендә Чирмеш йорты һәм Мәчет саклавы дигән урыннар бар. Урманның бу урыныннан мәчетне җылыту, төзәтү өчен агач кискәннәр. Бу җир бары тик мәчетнеке генә булып торган, аннан беркемгә дә агач кисәргә рөхсәт ителмәгән. Кул янындагы юл буенда гына нефть промыселының 6 нчы насос станциясе бар. Аннан ары тау асты буйлап китсәк, Чүл литр һәм Өч чатлы кулларны үтеп, Әрәпәс күле буена барып чыгабыз. Нәкъ шул турыда, Әрәпәснең аргы ягындагы Тәҗәй болынында “Зиннур чүгәрмәге“ дип йөртелгән кечкенә генә түгәрәк күл бар иде. (Тәҗәй авылыннан Зиннур исемле кеше хөрмәтенә шулай аталган). Бирге яктагы бердәнбер колач җитмәслек юан карт өянкене һәм аннан ерак түгел тау астында челтерәп аккан кечкенә чишмәне үтеп, ярты чакрым чамасы баргач, урманга менә торган, әле алда әйтелгән Ар юлына килеп чыгабыз. Әйткәндәй, бу юлдан ерак түгел урман эчендә Сөембикә урлары сакланган. Аннан ары мул сулы чишмә агып яткан зур кулга килеп чыгабыз. Бу чишмә янында бик озак еллар XXII партсъезд исемендәге колхозның беренче сөтчелек фермасы җәйләве булды. Җәйләү янындагы зур-зур чикләвек куаклары арасында урманга менә торган юл бар. Әрәпәс күленең җәйләү ягында Ямали землянкасы булган. Анда Ямалетдин исемле кеше шунда яшәп, болын каравыллаган. Җәйләүне үтеп бераз
баргач та, юлыбыз дамбага килеп менә һәм Агыйдел тугаена төшеп, салмак кына уңга борыла.

Алдыбызда - зур гына болын. Монда Әфүркәй печәнлеге (урман каравылчысы Гәфүрҗан Сәетовныкы ) иде. Арытаба юл, елга белән урман каплаган текә тау арасындагы йөзьяшәр тупыллар, сирәк карамалар куенына килеп керә. Аннан Кызыл Йолдыз кешесе, үз дәверендә урман технигы булып эшләгән Глүс абзый Гыйльмановның печәнлек җирен үтеп, халык телендә “Иске пристань” дип йөртелгән зур һәм матур акланга килеп чыга. Акланны бер яклап, чикләвек агачлары куе булып үскән тау , икенче яклап имән һәм карама агачларына бай булган бик текә биек тау, ә өченче яклап, алда әйтеп үтелгәнчә, колач җитмәслек юан кәүсәле мәһабәт тупыллар белән карамалар ышыклый. Ә яр астында җырларда җырланган Агыйделкәй талгын гына үз җае белән ага бирә. Ике тау арасында кайчандыр ат юлы да салынган зур кул бар. Чикләвек агачлары үскән тауда да бормалы ат юлы сакланган. Эрнест абыйның әтисе Акмал бабай (без аңа Ак бабай дип эндәшә идек) сөйләвенчә, революциягә кадәр бу җирләргә бояр Селиванов хуҗа булган. Пристаньне дә ул төзеткән. Текә
һәм биек тау янында урнашканга күрә аңа “Селиванова гора” дип исем биргәннәр. Яланның сазлы урыннарын балчык ташып, 1-1,5 м.га күтәртергә туры килгән. Ул күтәртелгән урын әле дә беленеп тора. Боярның ГремКлюч авылында зур утары, алма бакчасы булган һәм тагын да иген кырларын биләгән.

5-6-яшьлек чагымда Инәкәй белән Селиванова гора пристаненнән куласалы пароходка утыры , Пермь шәһәренә барганыбызны хәтерлим. Пароходның бик зур терсәкле күчәрләрен күреп , шаккаткан идем. Бүгенгедәй хәтеремдә, без – күпчелек пассажирлар, эскәмьяләр җитмәү сәбәпле, өч тәүлеккә якын идәндә утырып бардык, шунда ук ашадык, йокладык. Пароходның тавышы (гудогы) бүген дә Агыйдел өстендә, урман – таулар киңлегендә яңгырый сыман. Ирексездән җыр сүзләре искә төшә:

Агыйделнең пароходы кычкырта сузып – сузып,
Ургылып аккан сулардай гомерләр бара узып.
Агыйделнең арьягында каенлык та, элмәлек,
Гомернең узасын белдем – тиз узасын белмәдем.

Соңга таба, пассажир пароходлары йөрми башлагач, Иске пристаньга ял пароходлары гына туктап китә иделәр. Аннан соң бу урын, дөресрәге, киң ябалдашлы тупыллар күләгәсе авыл сыер көтүе һәм ферма башмаклары көтүләренең туплау урыннарына әйләнде.

Элек, Иске пристаньнән Агыйдел агымы буйлап чакрым ярым чамасы өстәрәк, биек яр башында кордон булган. Кордон – вакытлыча яки озак вакытка урманны, үсемлекләрне һәм кыргый хәйваннарны саклау өчен төзелгән пункт. Аны Шәмсегали кордоны дип йөреткәннәр, чөнки ул вакытларда урман каравылчысы Шәмсегали абзый Фәтхетдинов шунда гаиләсе белән яшәгән. Беренче ике балалары да шунда туган. Кордон урынының тирә – ягында реликт (борынгы чорлардан калган мәгънәсендә) наратлар, сирәк очрый торган үсемлекләр: кәккүк катасы (Венерин башмачок настоящий), өч яфраклы күгелҗем
ут – чәчәк (лазурник трёхлопастный) үскән тыюлык (заказник) - вакытлыча аучылык, агач кисү тыелган урман. Хәзер ул урыннан ерак түгел нефтьчеләрнең
Агыйделдән су суыртып ала торган насос станциясе тора. Бу станциягә юл К ызыл Йолдыздан Агыйдел ярына чаклы сузылган урман межасы буйлап килә. Межа, ызан (просека) - кварталларны билгелә, электр линиясе үткәрү, юллар булдыру максаты белән агачларны кисеп эшләнгән озынча ачыклык.
Киңлеге 20 метрга кадәр булырга мөмкин. Межаның урта бер җирендә, урман куенында, нефтьчеләрнең икенче бүлекчә базасы урнашкан. Бу базадан авылга табан 300 м чамасында Харай яланы булган. Революциягә кадәр, Харазетдин исемле кеше, шул яланда башта куыш корып, аннары йорт салып, гаиләсе белән яшәгән. Бояр Селивановта урман каравылчысы булып эшләгән. Харай яланы атамасы да шул вакытлардан калган. Ә хәзер ул урында 80 яшьтән узган наратлар үсә.

Урман межасы буйлап югарыга менсәк, элекке нефтьчеләр посёлогы урынында Кызыл Йолдызның 10 гына өйдән торган “ Яңа урам”ын күрәбез. Авылым
кешеләре бу урамны еракта, алтмышынчы елларда калган Йолдыз посёлогы хөрмәтенә “посёлок” яки “посёлок урыны” дип тә йөртәләр.

Яңа урамның төньякка караган башында нефть промыселы конторасы урнашкан. Аннан 150 метр чамасында гына урман эчендә Мокшы коесы булган. Мокшы яки мукшы – мордва дигән сүз. Бояр Селивановның эшләр белән идарә итүчесе мордва милләтеннән булган. Кое янында йорты, арырак басуы да булган.

Ә Тәҗәй урманы янындагы басу эчендә түп - түгәрәк күл булган. Бер рус кешесе нәкъ менә шунда гаиләсе белән дөнья корып яшәгән. Халык аны “Урыс күле” дип йөрткән. Корып, сазлыкка әйләнгән бу урында хәзер бөдрә таллар, зифа каеннар, алкалы зирекләр, куе камышлар хакимлек итә.

Ә Базы елгасындагы элекке су тегермәне буасыннан өстәрәк, Әйләнмә күл булганлыгы билгеле. Өлкәннәр бу күлнең уртасындагы утрауны да хәтерли. Язгы ташкын вакытларында Базы сулары шушы күлдән дә әйләнеп чыгып аккан. Елга ярларына кайтканнан соң, тегермән буасын буганчы, Әйләнмә күлдә дә буа буганнар. Анда яңадан Базы сулары кермәсен өчен. Күлдә буа бууның икенче уңай ягы шунда ки, анда рәхәтләнеп балык тотканнар, чөнки буа булгач, балыклар Базыга чыгып китә алмыйлар. Элек, Әйләнмә күл белән тегермән арасындагы тугайда умарталык, кымыз җитештерү фермасы да булган. Ә бакчада карбыз-кавыннар, яшелчә - җимеш мул уңыш биргән. Бәләкәй Тәҗәй ягыннан элекке тегермән буасына тиклем җәелеп яткан Мүкле саз һәм аның таллары әле дә бар.

Шунысы аяныч, кайбер атамаларның каян килеп чыкканын хәзер инде белә дә алмыйбыз. Белгәннәребезне түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыра алсак иде, дигән теләктә калам.

Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре.

Туган ягым, туган авылым!
Туган ягым, туган авылым!
Туган ягым, туган авылым!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: