

Сәмига Мәннән кызы 1925 елның 8 гыйнварында Актаныш районы Яңа Әлем авылында туган. Иске Кыргыз авылына килен булып төшә. «Агыйдел» колхозында хезмәт юлын башлый, бераздан Груздевка ашлык кабул итү оешмасына күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә тырышып эшли.
Сәмига Якупованың тормышы - күпләрнең йөрәгендә тирән эз калдырган вакыйгаларга бай, батырлык һәм ныклык үрнәге ул. Сугыш чоры михнәтләрен үз җилкәсендә күтәргән. Гомер итү дәверендә күп кенә тарихи үзгәрешләр һәм кыенлыклар кичергән, әмма һәрвакыт оптимизм һәм яхшылыкка ышаныч саклаган. Аның тормыш юлы яшь буынга югары максатларга ымтылырга һәм киртәләрне җиңүдән курыкмаска рухландыра.
Юбилее уңаеннан Сәмига апаны котлаучылар шактый булды. Якыннарын, туганнарын, фикердәшләрен үз тирәсенә туплап, әле дә актив тормыш белән яшәүче агинәй һәр таңын барлык дөньяга, кешелеккә изгелек, илебезгә тынычлык теләүдән, дога кылудан башлый.
- 100 ел аз вакыт түгел, әлбәттә, тик гомер атлары бигрәк җитез икән, мәңге үтмәс кебек тоелган кыен мәлләр дә узды да китте. Балачагым, яшьлегем авыр елларга туры килсә дә, үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм. Озын гомернең сере - башны даими эшләтеп торудандыр дип уйлыйм. Балалар йокыдан торганчы эшне бетереп куйдым, тик торырга яратмадым. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, тынгысызмын. Һаман да әле мин көчем җиткәнчә хәрәкәттәмен, бакчамда җиләк-җимеш үстерәм, кышкылыкка кайнатмалар әзерлим, - ди йөзьяшәр Сәмига Якупова.
Миләүшә МӘҖИТОВА, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.