Аларның төп бурычы — борынның лайлалы тышчасының шешүен киметү. Әмма хәзер базарда төрле “тәмле” аромаингаляторлар барлыкка килде. Алар эфир майлары яки ароматик матдәләргә бай кечкенә җайланмалардан гыйбарәт. Сатучылар ингаляторлар томауны, арыганлыкны, баш авыртуын киметергә һәм хәтта кәефне күтәрергә ярдәм итә ала, дип раслый. Мондый ингаляторларның бәясе - 200 дән 400 сумга кадәр, шул рәвешле мәктәп укучылары маркетплейсларда аромаингаляторларны сатып алала, һәм бәяләмәләр, балаларның бу яңа модалы нәрсәгә мөнәсәбәтен ачып, шаккатыра.
Психологлар фикеренчә, бу күренеш үсү этабы белән бәйле. «Бала хәленнән олыга күчү чорында ул олы кеше булуның нәрсә икәнен аңларга омтыла. Балалар олыларны кыйммәтле телефоннар, автомобильләр, алкоголь, тәмәке, стильле аксессуарлар һәм кием-салым кебек билгеләр аша күрә. Олылык халәтен «сынап карау» өчен бала бу тышкы атрибутларны кабатлый башлый. Әйтик, тәмәке яки вейп, ә хәзер аромаингалятор да, олылык символына әверелә».
Хәл аромаингаляторларның хәвефсез альтернатива буларак күренүе белән катлаулана - алар 12 яшьтән легаль рәвештә мөмкин.
Беренче карашка, аромаингаляторлар хәвефсез булып күренә. Ләкин табиблар аларны даими куллану сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин, дип кисәтә. Табиблар сүзләренчә: «Бу «зарарсыз «мавыгуның вейплар, электрон сигаретлар һәм хәтта гади сигаретлар куллануга беренче адым булуы аеруча борчу тудыра. Асылда, ата-аналар, үзләре дә аңламыйча, балаларда начар гадәтләр формалашуга ярдәм итә алалар».
Мондый продуктлар еш кына организмга йогынтысы сизелми торган табигый һәм синтетик компонентлар катнашмасыннан гыйбарәт. «Синтетик молекулалар ис сизү рецепторлары тарафыннан чит молекулалар буларак кабул ителә. Җавап итеп алар блоклана, ә ис сизүчәнлеге кими. Ис сизү аша барган мәгълүматка баш мие өчен бу борчылу сигналына әверелә. Ул, нәрсә барганын аңларга тырышып, киеренкелек халәтенә чума кебек».
Эксперт ассызыклаганча, синтетик ароматлар рецепторларның эшен бозып кына калмыйча, нерв системасына да йогынты ясый ала. Бу бигрәк тә составына табигый һәм табигый булмаган исле молекулалар кушылмасы кергән продуктларга кагыла. «Иң катлаулы хәл табигый компонентлар синтетик компонентларны “маскировкалаганда» барлыкка килә. Рецепторлар, мондый исләрне хәвефсез, дип таный һәм билгесез молекулаларга юл ача. Ата-аналар нәрсә эшли ала? Балаларга мөмкин булган хәвефне аңлату мөһим.
Ата-аналарның төп бурычы - балаларының мавыгуларына вакытында игътибар итү һәм аларның кайберләре хәвефле булырга мөмкинлеген аңлату. Бала белән никадәр иртәрәк сөйләшсәгез, зарарлы гадәтләр үсешен булдырмый калу мөмкинлеге шулкадәр күбрәк.
Лариса ГАФУРОВА, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча төркемнең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.