Кечкенәдән үк сәхнә җене кагылган Роза өчен мондый тамашалар әйтеп бетергесез ләззәт бирә. Киләчәген яшьтән үк үзе билгели – сәхнә яки мәдәният эше. Мәктәпне тәмамлагач та, икеләнми, Стәрлетамактагы сәнгать училищесының хор бүлегенә укырга керә. Укып бетерә алмый – кызлар өчен укудан да мөһимрәк нәрсә - кияүгә чыгу, гаилә ко-ру кебек зур бурыч та бар бит әле. Ә Минзәлә театры күңелендә якты йолдыз булып яна. Һәм ул җыенып Минзәләгә килеп төшә. Өч ел гомерен сәхнәгә бирә. “Беренче театрда” – Биби, “Тормыш бүләк итәм”дә – Нәзирә, “Кара бүре” дә Чәчәви анасы һәм башка рольләрдә уйный.
Аннан тормыш иптәше Михаил белән Байларга барып төпләнәләр. Роза мәдәният йорты мөдире булып эшкә урнаша. “Үзем ул авылны сайлап алдым, миңа мәдәни тормышы алгарак киткән авылларны да тәкьдим иткәннәр иде, әмма миңа кем әйтмешли, “чирәм җир” кирәк иде. Һәм мин эшне нульдән башладым да” ди ул. Чынлап та, клуб дигән нәрсә булмый, ындыр табагында, мәктәп мәйданнарында репетиция үткәрәләр. Ә аннан төзүче Хәмит абый Гыйльфанов җитәкчелегендә районда матур иң сыйфатлы саналган мәдәният йорты төзелә. Роза Логиновага колач җәеп эш башлар өченяңа мөмкинлекләр ачыла. Бүген Тауасты Байлар мәдәният тормышы гөрләп тора. Күпме яшьләрне биергә, җырларга өйрәтә ул. Теләмәгәннәрен үгетли – үгетли китерә ул клубка. Роза җитәкләгән бию ансамбльләрен район мәдәният үзәгендә генә түгел, ничәмә – ничәтапкыр Казан телевидениесеннән дә күреп сокландык без. Зона конкурслары да алардан башка үтми. Фольклор группа да оештыра ул. Алар Алабугада да чыгыш ясыйлар.
Хәзер дә яшьләр белән эш тукталмый. Бүген Тауасты Байлар мәдәният сараенда өч бию группасы белән шөгыльләнә ул – бәләкәйләр, яшьләр, өлкәннәр төркемнәре.
Роза искиткеч хәрәкәтчән, актив, эзләнүчән кеше. Яшь бара дип тәтормый – Казан мәдәният институтына укырга керә. Эшне “Закон таләпләреннән чыгып оештыру өчен сәләт кенә җитми, белем дә кирәк” дип уйлый ул.
Ә инде Роза Логинованың үзенең шәхси таланты турында районда белмәгән кеше юктыр. Кулларына авыр баянын күтәреп сәхнәгә чыгып баскан бу зифа буйлы, чибәр ханымга кем генә битараф икән. Профессиональ җырчы, баянчыларың бер якта торсын! Ул күпчелек үзе язган җырларны башкарырга ярата. Көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат итә. “Яшьлегеңә кайт әле” җыры башка җырчы тарафыннан телевизордан да яңгырады. “Тагы үзең иҗат иткән җырларыңның исемнәрен ата әле” дим. “Белмим” диде ул сузып кына – исемнәре юк аларның, бөтенесен диярлек үзем генә җырлыйм бит мин аларны. Нотага да төшерә белмим. Баянымны тотып утырам да кинәт кенә,эчтән килә дә чыга бер көй. Башта эчтә йөри үзе һәм күпме озак йөрсә, уңышлырак була“.
Гаиләле хатын – кызларның күпчелеге клуб мөдире булып озак эшли алмый. Кайсы гына ир хатынының һәр көн саен балаларын, өен калдырып, клубка чыгып киткәненә риза икән. Бу яктан Розаның күңеле тыныч, ире бернинди каршылык күрсәтмичә, аңа ярдәм итеп, үзе дә катнашып, тормыш иптәшенең сәнгатькә гашыйк кеше икәнен аңлап, яраткан эшендә эшләргә мөмкинлек тудыра. Клуб мөдиренең хезмәте бит ул клубны ачып ябып, бильярд уйнаганнарын карап утыру гына түгел. Һәрхәлдә, Роза өчен мондый эш стиле чит. Клуб эшчәнлеген гөрләтеп бару өстенә, авылда нинди генә бәйрәмнәр уздырмый ул. Сабантуен да ул алып бара, Гаетне дә, иң чиста урамга, иң күркәм йорт – урам бәйрәме оештыра. Бөтен авыл катнаша анда. Колхоз сарык бирә. Ике көн буе авылда шашлык пешә, урамнар күзгә күренеп чистара, җыр – музыка яңгырый. Халык рәхәтләнеп эшли дә, бәйрәм дә итә. Нинди күркәм гадәт! Розаның идеясен бөтен авылларда үзләренә кабул итеп алсалар иде.
Башында мең төрле уй кайный аның. Киләчәктә райондагы бөтен фольклор төркемнәрен, бию ансамбльләрен үз авылларына чакырып, урамда сәнгать бәйрәме үткәрмәкче дә була әле. Кешеләр белән аралашу,алар өчен бәйрәмнәр оештыру, аларның күңелләрен күрү аңа зур канәгатьләнү хисе бирә. Бу хис аны яңадан – яна эзләнүләргә этәрә. Шушы сәнгать аркылы матурлыкка, бер-береңне хөрмәт итүгә, шәфкатьле булырга, дөньяны һәм тормышны яратырга кирәк икәнен тормышында төп максат итеп куя.
Безнең архивта сакланган гәзитләрне барлаганда, кулыма Роза апа Логинова турында Асия Мусина язган әлеге язмага тап булдым. Һәм аның турында күбрәк белү өчен 45 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Роза апа-ны әңгәмәгә чакырдым. Без аның белән бик күп еллар бергә дус – тату, яхшы мөгаләмәдә эшләдек. Мин аның күп кырлы талант иясе икәненә чын күңелдән гашыйк, сокланам, хөрмәт итәм, һәм тулы шаһиты. Иҗатка гашыйк булып эшләвенең сәбәпләре нәрсәдә дип сорагач, иң беренче табигатьне яратуда, аңа соклануда, гаҗәпләнүдә диде. Табигать кешелек өчен бөтен нәрсәсен дә бирә; кояш чыгу, батулар, ләйсән яңгырлары, буранлап яуган карлары, сызылып аткан таңнары,чәчкәгә чумган болынна-ры: болар барысы да кеше күңеле матур һәм чиста булсын, кеше күңелен баету өчен. Һәм шул матурлыкка сокланып, кешеләрнең киң күңелле ярдәмчел, эшчән булуларын күреп үрнәк ала. Җыр - моң, кешеләр яратырга мине кече яшьтән үк укытучылар өйрәтте,- ди Роза апа. Аның һаман да хәтерендә мәктәптә укыганда җыр укытучысы Мәэлүфә апа мәктәпнең өр- яңа баянын өенә биреп җибәрә. Соңыннан әтисе хромка алып кайта. Кышкы матур йолдызлы кичләрдә, ялтырап торган йолдызларга сокланып, кулына бияләй киеп, әтисенең көйләрен үзлегеннән өйрәнә. Иң беренче уйнап, җырлаган көе “Күк чәчәгем, күгәрченем”, әтисе җырлаганнан өйрәнеп, әнисенә багышлана. «Авылның иң оста тальянчысы, сыйныфташымның әнисе, барлык бәйрәмнәрдә дә үзәкләрне өзәрлек итеп уйнап, кеше күңелен моңга баетучы, киң күңелле, кояш кебек балкып торган Ягъдә апа. Мин аның кызы Зөлфирә белән бергә укыдым. Бик тырыш, бишлегә генә укучы, гадел, шәфкатьле кыз иде», - дип искә ала Роза апа. Карабай очындагы кендек әбисенең моңлы итеп көйләгәнен дә яратып, сокланып тыңлый торган булган. Туган җиренең бай табигатенә гомере буена гашыйк кеше ул. Үзенең Дөмәй авылында туып-үсүе һәм укыткан укытучыларының, аралашкан кешеләренең тормышында булуларына бик бәхетле һәм чиксез рәхмәтле. Сәнгатьтә эшләү зур җаваплылык ул, - ди 45 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп шигырьләр, җырлар авторы Роза апа Логинова (Баһаутдинова).
Рита ГӘРӘЕВА, ТРның Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы китапханәсе мөдире.