Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 гыйнвар , 11:00

Һөнәрен яратып башкара

Хисапчы булыр өчен белем генә түгел, ә сәләт тә кирәктер ул. Бу һөнәр ияләре белән күпме генә аралашырга туры килмәсен, аларның күп еллар хезмәтләренә, эш урыннарына тугры калулары сокландыра. «Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм», - ди 44 ел гомерен хисапчы эшенә багышлаган Фәния Басыйрова. Үз һөнәре остасы 13 гыйнвар үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләде.

Һөнәрен яратып башкара
Һөнәрен яратып башкара

Фәния Югары Череккүл авылында Вәҗихә һәм Зөфәр Каюмовлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Тату гаиләдә хезмәт сөеп үскән кыз кечкенәдән үк төгәллекне ярата, һәрнәрсәгә җаваплы карый. Югары Череккүл башлангыч, Түбән Череккүл сигезьеллык, Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәбендә белем ала. Арытаба Тәҗәй башлангыч, Исанбай урта мәктәпләрендә озайлы көн төркеме тәрбиячесе булып эшли. 1979 елда Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерә. 1981 елда “Искра” колхозында механизация буенча хисапчы булып хезмәт юлын башлый. 1990 елдан бүгенгәчә “Илеш” кооперативында баш хисапчы вазифасын башкара.

Фәния Зөфәр кызы коллективта беренче көннән үк үзенең белемле, игътибарлы, сабыр холыклы, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре арасында абруй казана. Кооператив идарәсе җитәкчелеге тарафыннан да аның адресына һәрвакыт тик мактау сүзләре юллана.

Соңгы елларда бухгалтерлык исәп-хисабы катлауланганнан-катлаулана, заман белән бергә үзгәреш кичерә, отчет төрләре арта. Димәк, баш хисапчыдан һәрдаим игътибарлылык, яңалыкларны башлап өйрәнү, белеп куллану, тынгысыз хезмәт кирәк. Менә шундый тыйнак, тәртипле булганы өчен районда аны ихтирам итәләр. Һәр тармакта тәртип булдыруга, бухгалтериягә эшкә килгән яшь кадрларны исәп-хисап серенә, документлар белән эшләргә өйрәтүгә бар осталыгын сала.

«Әлбәттә, мин 44 ел элек эшли башлаган хисапчы хезмәте белән бүгенгесен чагыштыра торган түгел. Ул вакытта кул белән исәпләү иде, хәзер бар саннар компьютерда. Бу тармакта нинди генә яңа программалар кертелми. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый, шуңа күрә аларны өйрәнеп бару - безнең бурычыбыз. Саннар исәпләү генә түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк безнең эштә. Без үзара хезмәттәшлек итә торган салым, пенсия фонды органнарында үзгәрешләр булып кына тора», - ди Ф.Басыйрова.

Фәния Зөфәр кызының фидакарь хезмәте лаеклы билгеләнә. Ул Республика Хөкүмәтенең - Почет грамотасы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнә. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 2000 елдан Илеш авылындагы участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора.

Күз карашыннан, берсүздән аңлап торучы тормыш иптәше Рәшит белән 1983 елда чәчләрен чәчкә бәйләп, төп йортка килен булып төшә. Басыйровлар ике балага гомер бирә. 17 ел бианасы һәм биатасы белән бердәм булып, татулыкта яшиләр. Кызганычка каршы, гомер юлдашы моннан 3 ел элек вафат була. Бүгенге көндә балалары гаилә корып, үзаллы тормыш белән яши. Алар төп йортта һәрвакыт көтеп алынган кунак. Кызы Лүзия әнисе юлын сайлый – “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә бухгалтер булып эшли. Улы Илшат – нефтьче.

– Эшемне бик яратып башкардым. Авыл тормышын үз иткәнгәме, мин беркайчан да шәһәргә омтылмадым. Әлеге хуҗалыкта эшләвемә шатмын. Беренчедән, булачак тормыш иптәшемне дә шушында очраттым. Икенчедән, коллективыбыз бик әйбәт. Берсе өчен берсе көеп, ярдәм кулы сузарга гына торалар. Эшнең асылына да шушында эшләгән дәверемдә төшендем, – дип, ихлас хисләр белән сөйли Фәния Зөфәр кызы.

Әйе, хисапчы эше ул коры саннар гына түгел, аны күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда гына көткән нәтиҗәгә ирешергә була. Фәния Басыйрова нәкъ менә шушы сыйфатларны хезмәтендә гомерлек юлдаш итеп сайлаган да инде. Юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар гына телибез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: