Райондашлар Ринат абыйны каләм остасы - журналист, шагыйрь, прозаик дип хәтерли. Аның белән эшләгән, якыннан таныш булучылар якташыбыз турында җылы истәлекләре белән һәрвакыт бүлешә.
Ринат Мәгәфүр улының иҗатын өйрәнү максатында тел һәм әдәбият укытучылары тарафыннан зур эш алып барыла. Шагыйрьнең туган көнендә һәр ел саен туган ягы – Үрмәт авылында хәтер кичәсе үтә. Районның барлык белем бирү учреждениеләре шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмәләр, әдәби кичәләр, шигырь сөйләүчеләр конкурсы, түгәрәк өстәлләр, ачык дәресләр оештыра. Узган елда да Үрмәт мәктәбе коллективы, укучылар тарафыннан бик күләмле чара үткәрелде. Анда “Акбузат” журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина, Илеш районы башкортлары корылтай рәисе Илшат Сибәгатуллин, педагогик хезмәт ветераны Галимә Галиева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина катнашып, үз хатирәләре белән бүлеште, матур музыкаль күчтәнәчләрен тәкъдим китте. Агымдагы елда шагыйрьнең юбилей кичәсе тагын да зуррак күләмдә үткәрү күзаллана.
Декабрь аенда районда укучылар арасында якташыбызның шигырьләрен уку конкурсы үткәрелеп, һәрбер катнашучы оста итеп сөйләде. Т.Рахманов ис. Югары Яркәй урта мәктәп укучысы Илшат Мостафин иң сәнгатьле шигырь сөйләүче дип билгеләнде. Ул «Ташбака» шигырен сөйләп залдагыларны таң калдырды. Каләм тибрәтүчеләр арасында үткән конкурста Үрмәт төп мәктәбе укучысы Рузанна Вәлиева иң оста шигырь язучы дип танылды. Югары Яркәйдәге 1нче гимназия, 4 нче, Т. Рахманов ис. урта мәктәп, Йонны, Югары Манчар, Үрмәт төп мәктәбе укучылары призерлар дип билгеләнде.
Ринат Хәйринең иҗаты - мәңгелек, райондашлар, укучылар шигырьләрен укый, ярата, яттан сөйли. Ә радио дулкыннары аша аның тирән мәгънәле шигырьләренә язылган, күңел түрендә урын ала торган җырлары яңгырап тора. Киләчәктә дә якташыбыз, Г.Сәләм премиясе лауреаты, шагыйрь Ринат Хәйринең иҗади мирасы халык күңелендә гасырлар аша озак елларга сакланыр.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати - методик бүлек җитәкчесе.