Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 гыйнвар , 13:00

Игътибар, балалар!

Республика буенча, шулай ук район территориясендә “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы үтте. Әлеге операция кышкы каникул чорында балигъ булмаганнар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау максатында уздырылды.

Игътибар, балалар!
Игътибар, балалар!

Аның барышында водительләрнең балаларны йөртү, җәяүлеләр юлын чыгу, юлда балаларның хәвефсез хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүгә игътибар бирелде.

Хөрмәтле ата-аналар!
Балаларны бәлаләрдән саклау – турыдан-туры сезнең һәм безнең җаваплылыкта. Шуңа күрә аларга юлларда йөргәндә дөрес үрнәк күрсәтү мотлак. Бала урамда йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен исенә төшерегез.

Водительләргә сабыйларны махсус креслода йөртү киңәш ителә.
Шуны истә тотыгыз: юл хәрәкәтенең кагыйдәләре таләпләрен үтәү сезне дә, пассажирларны да юлда көтелмәгән хәлләрдән саклап кала.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: