Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 гыйнвар , 14:00

Кадерлем белән горурланам

Ямьле Рсай авылында Галимә Рәхмәтулла кызы һәм Әбүбәкер Нуретдин улының гаиләсендә иң өлкән бала булып дөньяга аваз сала әткәебез.  

Кадерлем белән горурланам
Кадерлем белән горурланам

12-13 яшендә (сугыш чорында) колхозга ат көтүчесе итеп аны эшкә чакыралар. Шулай итеп, ул үсмер чагыннан колхоз эшенә җәлеп ителә: сабанчы, механизатор ярдәмчесе була. Бакалыда 6 айлык механизаторлар курсын тәмамлап кайткач, энесе Мәкъбүл, Миңнемөхәммәт Кадраев белән “Нати” тракторында эш башлый. Арытаба “ДТ-54”, “ДТ-74” “корыч атларын” иярли. Шулрәвешле, 50 елга якын гомерен яраткан һөнәренә багышлый ул.

Колхоздагы иксез-чиксез басуларны эшкәртергә туры килә аңа. Нинди генә яңа техника - трактор кайтса да, Әбүзәр Нуретдиновка ышанып тапшыралар. Чөнки беләләр: Әбүзәр сыната торганнардан түгел. Аның эшкәрткән кукуруз, чөгендер, бәрәңге басуларын Рсай халкы әле дә зур соклану һәм горурлану белән искә ала.

Әбүзәр Нуретдиновның эшчәнлеге Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Ул “БАССРның атказанган механизаторы” дигән югары дәрәҗәле исемне горур йөртте.

1967 елда ул Мәскәү шәһәре СССРның Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә дә катнашу бәхетенә ирешә. Анда ул СССРның Югары Советы Пре-зидиумы Указы белән “Фидакарь хезмәте өчен” юбилей медале белән бүләкләнә. Күпсанлы медальләре – Әбүзәр Әбүбәкер улының тырыш хезмәт нәтиҗәләре.

1971 елда ул республиканың иң яхшы эшчәннәре рәтендә Германия Демократик Республикасында туристик сәяхәттә була. Андагы тәэссоратларын ул блокнот битләренә теркәп барган. Алар ядкарь булып әле дә сакланалар.

1973-1974 елларда Ә.Нуретдинов - “Социалистик ярыш җиңүчесе” бил-геләре, 1974 елда СССР Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнә. 1976 елда СССРның Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дипломына лаек була. Бу инде, үз чиратында, аның туган колхозы “Урал”ның казаныш-ларында зур урын алып торуын күрсәтә.

Гаилә башлыгы әнкәебез Фәүзия Имаметдин кызы белән 7 балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Туган илгә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләделәр. Кызганычка каршы, бала кайгысы да күрергә туры килде аларга. 1961 елда туган уллары, абыем Әфтах суга батып үлә. Арытаба уллары Наил Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә 1982 елның 1 февралендә һәлак була. Кадерле әткәем 2004 елның 6 августында бакыйлыкка күчә.

Бүгенге көндә әнкәем балалары, оныклары хөрмәтендә гомер кичерә.

Ул чорларда иртәнгедән кичке караңгыга кадәр тир түгәләр иде. Кайчан ял иткәннәр? Үз эшенә җаваплы караган, тәҗрибәле, тырыш эшчәннәрнең берсеиде Әбүзәр Нуретдинов. “Урал” колхозында зур абруй казанган механизатор хуҗалыкның ныклы терәге булды. Горурланам, әткәем, синең белән.

Физә НУРЕТДИНОВА. Рсай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: