Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 гыйнвар , 11:00

Туган илен данлап җырлады

Мәгълүм булуынча, 19 гыйнварда, кырык яшен генә тутырып, һич көтмәгәндә якты дөньядан киткән якташыбыз, танылган шагыйрь, республиканың Галимов Сәләм премиясе лауреаты Ринат Хәйринең тууына 75 ел тула.

Туган илен данлап җырлады
Туган илен данлап җырлады

Әйе, шундый язмышлар бар: бу дөньяда аз гына яшәп тә, кешеләрнең күңелендә бер яшьнәү булып балкып китә дә, йөрәкләр-дә мәңгелеккә күкрәү булып эз калдыра. Шагыйрь Р.Хәйринең тормыш асылы әнә шулай шигъри күкрәү булып безнең йөрәкләрдә калды.

Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдинов – 9 китап авторы. Әйе, аның иҗаты әллә ни зур түгел, әмма күп яклы. Шигырьләре, поэмалары, балалар өчен язган әсәрләре, вафатыннан соң дөнья күргән “Упкын читендә” повесте бар. Җырлары исә яратып җырлана.

Биографик белешмә:

Ринат Хәйри (Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдинов) 1950 елның 19 гыйнварында Башкортстанның Илеш районы Үрмәт авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үрмәт сигезьеллык мәктәбеннән соң, 1967 елда Югары Яркәйдәге 1 нче урта мәктәпне тәмамлый. Аннан авылда - клуб мөдире, Илеш районы гәзите хезмәткәре булып эшли. 1969-1974 елларда Башкорт дәүләт университеты талибы. Университетта укып чыкканнан соң, Тыпый сигезьеллык мәктәбендә директор, арытаба, соңгы көннәренә кадәр, районның “Маяк” гәзите редакциясендә эшләде.

Ринат Хәйринең “Әле яз башы гына” (1983), “Минем уенчыкларым” (1986), “Хәрефләр парады” (1988), “Эзлим сине (1990), “Канатлар кайда үсә?” (1993), “Әйтелмәгән васыять” (1995) дигән китаплары Башкортстан “Китап” нәшриятендә басылды. Юбилей уңаеннан әдипнең “Мин үзем яшен идем” (2000), “Укырга өйрәнәбез” (2002), «Тылсымлы сандык» (2010) исемле китаплары чыкты. “Агыйдел” журналында 1992 елда басылган “Упкын читендә” повесте аны сәләтле прозаик итеп күрсәтте.

1986 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1992 елда “Эзлим сине” китабы һәм “Корбан” поэмасы өчен республиканың Галимов Сәләм премиясенә лаек булды. Ринат Мәгъфүрҗан улының арабыздан мәңгелеккә китүенә дә хәтсез еллар үтте. Әмма ул торган саен күңелгә якынрак, кадерлерәк, серлерәк була бара. Үзе үлгәннән соң дөнья күргән китапларын укыгач, шагыйрь өр-яңадан ачыла. Аның шигырьләре туган Илешенә, гүзәл төбәгенә мәдхия булып яңгырый. Илеш ягы белән шагыйрь, гүя, бербөтен, алар - аерылгысыз. Шунлыктан аны туган як җырчысы дип, һич икеләнми әйтеп була.

... Бигрәк иртә вафат булды шагыйрь. Язасы да язасы, яшисе дә яшисе, ялкынланып иҗат итәсе иде әле аңа. Әмма шагыйрьләрнең бер бәхете бар: аларның гәүдәләре генә җир астында ята, рухиятләре – шигъри васыятьләре күңелләрдә яши, гасырлардан гасырларга барып тоташа, исемнәре үлмәс җыр булып яңгырый.

Якты йолдыз булып калдың 

(Ринат Хәйринең якты истәлегенә)

Ринат Хәйри... Якты истәлекләр...
Якташларың сине сагына.
Исән булсаң, сөеп багар идең
Туган якның энҗе карына.
Хәтерләрдә ак кар булып калдың,
Тугангамы гыйнвар таңында.
Ярсу җаның, ак бураннар булып,
Җыр-моң суза Базы талында.
Бу тормыштан бәхет көткән чакта,
Ул күрсәтте сиңа ачысын.
Аяк чалды, хәтта кайрап торды,
Җаның телеп, үткен кайчысын.
Канатыңны күпме канаттылар,
Ят арбада урын тапмадың.
Баш өстендә давыл уйнаса да,
Һәрчак дөреслекне якладың.
Җырларыңны изге дога итеп,
Йөрәк моңын кушып тараттың.
Илешеңнең зифа каеннарын,
Кешеләрен ихлас яраттың.
...Якты йолдыз булып күктә калдың,
Хәтер тынмый, дуслар сагына.
Күкләр хозурыннан багасыңдыр
Туган якның ап-ак карына...
Якташларың сине сагына!

Зәлифә КАШАПОВА. Иштирәк авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: