Алар икесе дә Шәммәт авылында туып-үскән. Фәнә Һидая һәм Мәзһәр Сәфетдиновларның көтеп алган беренче кызлары. Шул рәвешле, бәләкәйдән әти-әнисенең кул арасына кереп, ярдәмчесе була. Яшүсмер кыз җәйләрен чөгендерен дә, мәген дә утый, шул ук вакытта энекәшен дә, сеңлеләрен дә күз уңыннан ычкындырмый.
Шәммәт – башлангыч, Аккүз сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм Бәләбәй педагогия училищесына юллана ул. Биредә башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштергәч, Теләкәй урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Шулай ук тырыш кыз кичке мәктәптә дә укыта. Арытаба Кенәз – Елга, Базытамак мәктәпләрендә укучыларга белем бирә. 1978 елда Шәммәт башлангыч мәктәбенә эшкә кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә балаларга белем орлыгы чәчә. Эшләү дәверендә укытудан тыш, хезмәттәше Гөлфәрә Шәвәлиева белән җиләк-җимеш бакчасы булдыруга көч сала, укучыларны хезмәт күнекмәләренә өйрәтә. Бакчадан кергән керем мәктәп җиһазларына, балаларны тукландыруга тотыла. Аның укучылары төрле югары уку йортларын тәмамлап, бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге вазифалар били.
Уңган хуҗабикә ул Фәнә апа. Килен булып төшкәннән алып, бирнә казын яңартып килеп, бүгенгәчә оя-оя каз, төрлесеннән кош-корт үстерә. Авылның кияүгә чыгасы кызларына, өйләнәсе егетләренә тау-тау чәк-чәкләр өеп бирүче дә ул.
Гомерлек пары Нәүфәл абый - уңганнарның уңганы. Кулыннан килмәгән эше юк. Әйткәндәй, ул Мәрзия һәм Тимергази Гариповлар гаиләсендә туган. Башка балалар кебек үк ул да хезмәттә чыныгып, Сөн буенда кышын хоккей уйнап, жәен су кереп, балык тотып, тал ташып үскән. Шәммәт - башлангыч, Аккүз төп мәктәбен тәмамлагач, фермада терлекче булып эш башлый, җәйләрен көтү көтә. Өч елдан соң армия сафларына алына. Ырынбур өлкәсе Тоцкий шәһәрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Югары Яркәйдәге 10нчы һөнәри техник училищеда шофер белгечлеге буенча таныклык ала. Жданов ис. колхозда һөнәре буенча эш башлый. Арытаба техникалар буенча ярдәмче, 9 ел бригадир вазифаларын башкара.
Читтән торып Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлегенә укый. «Сөн» совхозында (Шәммәт бүлекчәсе, 3нче звено) ферма мөдире булып 9 ел эшли. Соңрак, токарь станогын хуҗалыкка үз куллары белән алып кайтып, үзләштереп, токарь, слесарь, эретеп ябыштыру һөнәрләрен башкара. Авылдашларына машиналарын, мотоциклларын, радио, телевизор, магнитофоннарын төзәтеп бирә.
Радио сөючеләр җәмгыятендә әгьза булып тора. Башта үзе радиостанция төзеп, бик ерак аралар белән сөйләшә иде. 70 яшенә гаиләсе радиостанция бүләк итте. Радио - аның иң яраткан шөгыле.
Лаеклы ялга чыккач та эштән туктамады ул. “Илеш” кооперативына барып, токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы булып эшли.
Җәмәгать эшләрендә парлап, актив булып йөрде алар. Яшьрәк чакларында сәяси укулар, агитаторлык эшләре алып барып, сайлауларда комиссия әгъзалары, секретаре булдылар. Авыл клубында уздырылган төрле чараларның уртасында кайнадылар. Клуб мөдире булып эшләгән дәверемдә, аларның парлап 20 дән артык спектакльдә төп рольдә уйнаганнарын бүгенгедәй хәтерлим.
Гариповлар өч бала тәрбияләп үстерде. Балалары да, үзләренә ошап, тырышлар. Кызлары Илвира Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алып, журналист булып эшли. Арытаба Казан дәүләт университетының дөнья икътисады факультетын тәмамлый. Тормыш иптәше Рөстәм белән ике ул үстерәләр.
Уллары Алмаз Стәрлетамакка физкультура техникумында белем ала. Армиядан кайткач, Томск политехник институтында геология факультетын тәмамлый. Бүген Сургутта нефть компаниясендә һөнәре буенча эшли. Өйләнгән, Лилия белән ике кыз үстерәләр.Уллары Айнур Уфада авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында, Казанда энергетика институтында укып, һөнәре буенча Сургутта әйдәүче инженер булып эшли. Тормыш иптәше Алиса белән бер ул, бер кыз тәрбияли.
Балалары әти-әниләре кайтып, хәлләрен белешеп, кулларыннан килгәнчә ярдәмләшеп тора.
Менә шулай, күркәм пар булып,кулларын-кулга тотынышып бергә атлый тормыш сукмагын авылыбызның күркәм пары Гариповлар. Бердәм булып гомер иткәнгәме, күңелләрендә кешеләргә карата да тик изгелек кенә. Шуңа да авылдашлар арасында абруйлы гаилә булып исәпләнә алар.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.