Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
25 гыйнвар 2025, 07:05

Тарихта якты эз калдырган шәхесләр

Бу фотода сулдан-уңга район халык контроле комитетының элекке рәисе Гыйният Габидуллин, КПСС райкомының элекке II секретаре Мәгъсүм Кашапов, район Советы башкарма комитетының элекке рәис урынбасары Әкрам Зөбәеров, Ульянов ис. колхозның элекке рәисе Нурмөхәммәт Нуретдинов - район тарихында якты эз калдырган шәхесләр, дүртесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан, аның михнәтләрен татыган яугирләр.

Тарихта якты эз калдырган шәхесләрТарихта якты эз калдырган шәхесләр
Тарихта якты эз калдырган шәхесләр

Фото - 1971 елгы. Хәзерге М.Гәрәев музее урынында ул чакта ике катлы агач бина - район мәдәният йорты була. Район күләмендәге чаралар шунда үтә. Әлеге рәсемгә дә район партия коллективы җыелышындагы тәнәфес вакытында төшәләр.

Гыйният Габидулла улы Габидуллин - гомере буе җитәкче вазифаларда эшләгән шәхес. Район Советына берничә чакырылыш рәттән депутат итеп сайлана, район комитетының бюро әгъзасы, район халык контроле комитетына озак еллар җитәкчелек итә. Ул-һөнәре буенча укытучы, Бишкурай урта мәктәбендә башта директор, соңрак колхозда парторг булып эшли.

Мәгъсүм Гыйльметдин улы Кашапов - район партия комитетында статист, райкомда иснтруктор була. Уфада Югары партия мәктәбен тәмамлый. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча баш инспектор, озак еллар КПСС райкомының II секретаре (авыл хуҗалыгы өчен җавап бирә) булып эшли. Хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә карата таләпчәнлек күрсәтә, ул чактагы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларда аның да өлеше зур.

Әкрам Нәҗми улы Зөбәеров - ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре, 4 еллык партия мәктәбен тәмамлагач, КПСС райкомында партия-агитация бүлеге мөдире,аннан соң район гәзитенең (“Сталинчы”) мөхәррире, 10 елдан артыграк район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли.

Нурмөхәммәт Нуретдин улы Нуретдинов - Дүртөйле районы партия комитетында II секретарь вазифасын башкара. Илеш районы оештырылгач, Сталин ис. (хәзерге “Игенче”), Ульянов ис. колхозларга җитәкчелек итә. Сөт комбинаты директоры була. Фидакарь хезмәтләре өчен бик күп хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Аруталуны белмәс җитәкче нинди генә постта эшләмәсен, сынатмый.

Әле алда телгә алынган шәхесләр данлыклы, принципиаль җитәкчеләр булып танылып, халык арасында үзләренең намуслы хезмәтләре белән абруй казанды. Алар лаеклы рәвештә район тарихына кереп калды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас