Миңа узган гасырның 80-90 елларында Башкортстан дәүләт берләштерелгән музееның Илешрайон бүлекчәсен оештырган вакытта күп тап кырлар республиканың архив документларында (КПССның элекке өлкә архивы) эшләргә туры килде. Илеш районына кагылган материаллар белән танышкан вакытта, аның җитәкчеләре һәмаерым шәхесләре турындагы материалларга да игътибар иттем (Ф.Стяжкин, Ш.Әхияров, Е.Тюкалов һ.б.) Шулар арасында “Җиңү таңы” гәзитенең беренче җаваплы мөхәррире Ш.Шәймардановка 1937ел башында ВКП(б) Илешрайон комитетының җаваплы секретаре Галимҗан Вәлиев имзасы белән бирелгән характеристика бар иде. Анда түбәндәге мәгълүматлар бирелгән: “Шәрәфи Тимерҗан улы Шәймарданов чыгышы белән Башкортстанның Борай районыннан Яңа Елдәк авылыннан. Ул 1902 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән, башлангыч белемне үз авылының мәдрәсәсендә алган. Чума эпидемиясе вакытында әти-әнисенең вафат булуы сәбәпле, Бөре балалар йортында тәрбияләнгән. Шул чорда, ягъни 1918-1922 елларда шәһәрдәге укытучылар семинариясен (махсус урта белем бирүче уку йорты) тәмамлаган. 1928 елга кадәр Бөре кантонында эшләгән. 1928 ел башында хәзерге Илеш районындагы Андреевка волостена (хәзерге авыл советы муниципаль берәмлекләренә караганда шактый зуррак территорияне берләштергән административ берәмлек) социаль эшләр буенча инспектор итеп эшкә җибәрелгән. Бу вазифаны ул 1930 елның сентябрь аена кадәр намуслы рәвештә һәм зур тырышлык белән башкарган.
Русия күләмендә волостьлар һәм кантоннар бетерелеп, районнар оештырылгач, яңа барлыкка килгән Дүртөйле районының халык мәгариф бүлегенә (1930 ел, август) инспектор, мөдир итеп күчерелгән. Соңрак, 1932-1935 елларда ул Дүртөйле районының “Ярыш” гәзитендә мөхәррир булып эшли.
Бәлкем бу юлларны укыганнан соң кайберәүләр гаҗәпләнеп, урынлы сорау куяр:
-Шәрәфи Шәймарданов ничек шулай административ үрләргә күтәрә торганбаскычларны тиз һәм җиңел атлый алган? Моның өчен шактый һәм җитди алшартлар булган. Беренчедән, үз вакыты өчен ул - махсус урта белемле белгеч (хәзерге югары белемлеләр дәрәҗәсендә исәпләнгән), урыс, башкорт, татар телләрен яхшы белгән һәм иркен сөйләшкән, язган. Икенчедән, ул һәр вазифасын төгәллек һәм принципиальлек белән нәтиҗәле итеп башкарган. Өченчедән, Андреевка волостендә эшләгән вакытта аның җитәкчеләре Илья Федорович Иванов (чыгышы белән Вот.Мәнәвез авылыннан, соңыннан ВКП(б)ның Дүртөйле район комитетының беренче секретаре), Мырза Харис улыИркәбәев (чыгышы белән Исәмәт авылыннан, Дүртөйле районының беренче башкарма комитеты рәисе) Шәймардановны якыннан белгәннәр һәм аның эшчәнлегеннән канәгать булганнар. Дүртенчедән, ул вакытта югары вазифаларга билгеләнгәндә, иң беренче чиратта, халык арасында абруйлы коммунист һәм комсомолларны тәкъдим иткәннәр. Документтан билгеле булуынча, Шәрәфи ага Шәймарданов 1930 елның август аеннан ВКП(б) әгъзасы булып исәпләнгән.
Ш.Шәймардановның шушы сыйфатларын искә алып, ВКП(б)ның Дүртөйле район һәм өлкә комитетлары җитәкчеләре аны яңа оешкан Илеш районының “Җиңү таңы” гәзите редакторы итеп тәгаенли. Шулай итеп, ул 1935 елның февраль аеннан эш башлый һәм гәзитнең беренче саны шул елның 12 мартында дөнья күрә. Баштагы вакытта гәзит бик авыр шартларда чыккан. Редакция 1936 елның октябрь ае ахырына кадәр шәхси йортта урнаша, анда эшләү өчен тиешле белгечләр җитешми. Типографиядә буяу, кәгазь, һ.б. нәрсәләргә кытлык кичерәләр. Шуңа күрә ВКП(б) район комитетының җаваплы секретаре Г.Вәлиевның өлкә комитетына 1936 елда биргән язма отчетында түбәндәге сүзләр бар: “Җиңү таңы” район гәзитенең тиражы 4 мең дәна булып, аның ай саен 5 саны нәшер ителә. Тикгәзитнең сыйфаты канәгатьләнерлек түгел, чөнки 4 хезмәткәр урынына редакциядә нибары 2 кеше эшли. Кайвакыт кәгазь җитми һ.б.”
Район гәзитендә мөхәррирлек эшен башкару белән беррәттән, Ш.Шәймарданов җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Районда җитәкче-оешмалар ВКП(б)ның район һәм район Советы башкарма комитетлары формалашкан вакытта ук оешмаларның әгъзасы итеп сайланган, депутат булган.
Шулай итеп, Шәрәфи Шәймарданов үзенең намуслы хезмәте белән районыбызның аякка басып, ныклап үсеп китүенә булышлык иткән, зур өлеш керткән.
Район тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе булып эшләгән Виталий МИХАЙЛОВ (мәрхүм) истәлекләреннән.