Эшчәнлегебездә уку-укыту мәсьәләләрен хәл итәбез, мохтаҗларга, махсус хәрби операциягә ярдәм итүне (акчалата, әйберләтә) оештырабыз, семинарлар, жыелышлар үткәрәбез, педсовет житәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Агымдагы елның 20 гыйнварында булып үткән җыелышта мөслимәләр оешмасының 2024 елга отчеты тыңланды. Аннары Зәмзәмия абыстайның сәхәбәләр турында эчтәлекле вәгазе тыңланды һәм дин мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар алынды.
“Тәүбә” мәчетендәге укуларда предметлар укытуны булдырып, остазларга һөнәри дәрәҗәне күтәрү өстендә эшләргә теләк-тәкъдимнәр җиткерелде.
Җыелышның икенче өлешендә агымдагы елга өстәмәләр белән эш планы кабул ителде. Иң төп мәсьәләләрнең берсе булып мөгаллимәләр, мөслимәләр, шәкертләр өчен атналык уку-семинар оештыру булып тора. Дөмәй, Кадер авыл мәчетләренә күчмә семинарлар үткәрү, Дүртөйле, Актаныш,Бакалы районы педсоветлары белән тыгыз элемтәдә тору, тәжрибә уртаклашу һәм дини бәйрәмнәр үткәргәндә хәзрәтләрнең беренче ярдәмчеләре булу, район мөгаллимәләре өчен ай саен укулар , шул исәптән авыл мәчетләрендә укулар оештыру кебек бурычлар билгеләнде.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.