Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
31 гыйнвар 2025, 07:00

Туган ягының чын патриоты

Һәр төбәкнең күренекле, зур хөрмәткә ия кешеләре була. Кемдер һөнәри өлкәдә дан казана, кемдер табигатьтән бирелгән сәләте, осталыгы белән танылу таба. Әмма мөмкинлекләреннән файдаланмаган, вакытын бушка сарыф иткәннәр дә юк түгел. Ничек кенә булмасын, тырыш, тәвәккәл, тормыш авырлыкларын җиңеп, үз көчләре белән максатларына ирешеп, тик яхшылык кылырга омтылып яшәүчеләр күбрәк.

Туган ягының чын патриотыТуган ягының чын патриоты
Туган ягының чын патриоты

Районыбыз шундый данлыклы шәхесләргә бай булуы белән дан тота. Биредә зур галимнәр, хезмәт алдынгылары, батыр яугирләр, талантлы сәнгать эшлеклеләре, туган ягын өзелеп яратучы чын патриотлар туып-үскән. Шундыйларның берсе — Иске Күктау авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә “Башсельхозтехника” машина- технологик компаниясе” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт дәүләт аграр университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Уфа шәһәрендә яшәүче Фларис Шәйхетдинов. Бар гомерен фидакарь хезмәткә, тик изгелек кылуга багышлаган бу шәхесне белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Фларис Шәйхетдинов Иске Күктау авылында Фәсәхәт Фәттах кызы һәм Рифкать Мирзашәех улы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе бар гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, басуда, фермада намуслы хезмәт сала. Фларис та абыйсы Заһит белән бәләкәйдән кул арасына кереп, якыннарына, җәйге каникулларда туган колхозларына ярдәмләшеп үсәләр.

“Тырышып һәм яхшы укыдым, дип әйтә алам, унынчыны тәмамлаганда аттестатымда бер “дүртле” дә юк иде. Һөнәр сайлауга килгәндә, мин 7нче сыйныфта ук инженер-механик булачагымны хәл иткән идем. Колхозда шул чактан ук силос базында прицепщик та, машинист та, рәсми булмаса да тракторчы да, “ГАЗ-51” дә волокуша сөйрәүче булып эшләргә дә туры килде, штурвалны да, рульне дә ышанып тапшыралар иде. Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында ул еллар да “кече факультет” эшләп килде, мәктәптә 9-10нчы сыйныфларда белем алганда ук мин шунда язылып укыдым, шөгыльләндем. Биремнәр җибәреп тордылар, мин аларны үтәп сала идем, аннары читтән торып укыгандагы кебек имтиханнар да тапшыра идек”, - дип искә ала мәктәп елларын язмам герое.

Иске Күктау урта мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйламыйча Башкорт авыл хуҗалыгы институтына юллана. Аттестатында гел “бишле” булгач, тырыш егеткә ике фәннән имтихан тапшыру да җитә. Ул физика белән математикадан имтиханнарын бишлегә тапшырып, туган якларына кайта. Тик торырга өйрәнмәгән яшүсмер икенче көнне үк колхозга көзге арыш чәчүгә чыга. 28 август чакыру алгач, Фларис Рифкать улы башкалага юллана. Биредә шау-шулы талиб еллары сиздерми дә үтеп китә.

Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Краснокама районының “Мир” колхозында баш инженер булып башлый. Биредә үзеннән өлкән кешеләр белән эш башлау баштарак катлаулы булса да, уртак телне тиз таба. Ике елдан соң туган колхозы “Урожай”га кайтып, хезмәт юлын һөнәре буенча дәвам итә. Биш елдан соң кече предприятиене җитәкли. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, идарә начальнигы урынбасары, “Илешмясо” җәмгыяте генеральный директоры, янә хакимияткә кайтып, район башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы начальнигы була.

Арытаба булдыклы, бай тәҗрибә туплаган белгечне Башкортстан республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында күреп алып, эшкә чакыралар. 2001-2008 елларда авыл хуҗалыгы министрының урынбасары һәм азык-төлек базарын һәм тармак берлекләре белән элемтәләрне үстерү бүлеге начальнигы була. Шушы елларда икенче югары белем ала – Халыкара икътисад һәм хокук институтын юрист һөнәре буенча тәмамлый.

2008 елда бераз “Полиэф Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генеральный директоры советнигы булып эшли. Арытаба “Селена-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең производство буенча директоры вазифасын били. 2012 елга кадәр «Башзооветснаб» җәмгыятенең генеральный директор урынбасары, директоры вазифаларын башкара.

2012 елда гадел, таләпчән, тәҗрибәле җитәкчене Хөкүмәт вице-премьеры чакырып алып, биш елга исәпләнгән “500 ферма” проектын җитәкләүне йөкләтәләр. Проект Авыл хуҗалыгы министрлыгы, аграр университет, фәнни тикшеренү институтлары һәм башкалар белән берлектә эшләнә, күп көч салына, акыллы, булдыклы белгечләр җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, 250 ферманы дәүләт финанславы ярдәме белән ике ел эчендә өр-яңа дәрәҗәгә чыгаруга комплекслы модернизацияләүгә ирешелә.

2014-2018 елларда “Башагропродукт” азык-төлек базарын көйләү республика агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесендә генеральный директор вазифасын башкара.

2018 елдан “Башсельхозтехника” җәмгыятенең генеральный директоры итеп тәгаенләнә һәм бүгенгәчә әлеге вазифаны үз югарылыгында алып бара. Әйтергә кирәк, республика аграрийлары өчен “Башсельхозтехника” җәмгыятенең әһәмияте бәяләп бетергесез, эшчәнлек даирәсе һәм күләме искиткеч киң. Шуны да билгеләргә кирәк, җәмгыять базасында махсус хәрби операциягә гумконвойлар оештыру, туплау, озату буенча бердәм логистик үзәк булдырыла. Ул бөтен шартлар – складлар, транспорт тәэминаты, белгечләрнең гомум оештыру осталыгы, логистика, тәүлек әйләнәсенә эшчәнлек, яугирләргә тәгаенләнгән техниканың, әйберләрнең, посылкаларның, хәтта хатларның сакланышына карата зур җаваплылык кебек таләпләрдән чыгып, әлеге база сайлана. Бүгенге көнгә биредән 300гә якын гумконвой озатылган һәм алар махсус хәрби операциягә генә түгел, Кырымга да, Суриягә дә, Палестинага да, Ливияга да киткән.

Болардан тыш, райондашыбыз Фларис Рифкать улы Дәүләт җыелышы - Корылтайга депутат булып тора. Бу, үз чиратында, республиканың башкарма власте органнарында эшләү тәҗрибәсеннән, дәүләт аппараты эшчәнлеген яхшы күз-аллавыннан һәм авыл хуҗалыгын барлык яклап җентекле белүеннән чыгып, туган республикабыз өчен Ф.Шәйхетдиновның тагын да файдалырак була алуын раслый.

Фларис Рифкать улының фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланып, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортстан республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының “Фидакарьлек өчен” медале, Русия Федерациясе һәм Башкортстан министрлыгы Авыл хуҗалыклары министрлыгының Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.

Фларис Шәйхетинов туган авылына, якташларына кулыннан килгәнчә һәрвакыт ярдәм кулы суза, изге гамәлләре белән сөендерә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Атайсал” проектында актив катнаша. Атап әйткәндә, соңгы елда аның ярдәме белән яшь армиячеләргә форма алынган, чишмә төзекләндерелгән. Гомумән, туган җиренең чын патриоты ул авылны төзекләндерүгә, Иске Күктау урта мәктәбен ремонтлауга, сабантуйларын, бәйрәмнәрне уздыруга лаеклы өлешен кертә.

- Әнкәй исән булганда атна саен кайтып йөрдем, туган төбәктәге хәлләр, яңалыклар турында һәрвакыт хәбәрдар мин. Анда үтүче төрле чараларда элек тә катнашып килдем, әле дә бик теләп катнашам. Ә эшем буенча хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре белән һәрвакыт элемтәдә торам, без аларга төрле авыл хуҗалыгы техникасы озатабыз, аларны төзәтәбез яисә яңартабыз, камилләштерәбез. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан билгеләнгән куратор буларак, ел саен райондагы язгы кыр эшләре һәм урып-җыю барышы буенча җаваплылык миңа йөкләтелгән. Бер-берсе булән дус, бердәм, ачык күңелле, эшкә һәрвакыт җаваплы карашта булган, үз җирен һәм туган төяген, Туган илен яратучы якташларым белән горурланам, - ди Фларис Шәйхетдинов.

Шәхси тормышында да бәхетле Фларис Рифкать улы. Ул тормыш иптәше Розалия белән кызлары Зилә белән уллары Зөфәргә гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына озаталар. Алар хәзер уңышлары белән сөендереп кенә тора әти-әниләрен. Шулай ук дөньяларын түгәрәкләп ике оныгы Даяна белән Әскар үсеп килә.

“Сез бәхетлеме?” дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

“Һичшиксез! Мин әнкәемә чиксез рәхмәтле! Ул, гап-гади авыл хатыны, безне – ике малайны ялгызы тәрбияләп үстерде, халыкка һәм илгә лаек кешеләр булырлык тәрбия бирде. Абыем гомер буе Илеш районының янгынга каршы хезмәтендә эшләде һәм бүген дә халык мәнфәгатьләре сагында тора. Тормыш иптәшем – белеме буенча медик, үз хезмәттәшләре арасында бик абруйлы хезмәткәр. Кызыбыз һәм улыбыз инде үзләре гаиләле, безне оныклар сөю шатлыгы белән бәхетле иттеләр.

Мәктәптән соң үземнең күңелем тарткан һөнәрне сайладым, аңа гомер буе тугры булдым, хезмәт баскычлары буйлап үстем, бу тормыш юлымда уңышларга ирештем. Күңелең тарткан эш шундый нәтиҗә бирергә тиеш тә. Эшемә ашкынып барам, өемә кадерле кешеләремне сагынып кайтам, шул була инде ул бәхет!”

Әйе, гади авыл малае үз көче, үз тырышлыгы белән, тормыш юлында очраган авырлыкларга бирешмичә җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелеп, изге гамәлләре белән авылдашларын сөендереп кенә тора. Киләчәктә дә эшләрегез уңышлы булсын, Фларис Рифкать улы. Шундый якташыбыз булганга чиксез горурланабыз һәм хөрмәт итәбез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Туган ягының чын патриоты
Туган ягының чын патриоты
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас