Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 февраль 2025, 07:00

Шәфкатьлелек һәм изгелек бизи сезнең күңелне

Илебез ныклыгы җәмгыятьнең тотрыклыгында булса, җәмгыятьнең ныклыгы исә, турыдан - туры бердәм һәм тату гаиләләребезгә бәйләнгән. Гаилә тормышы, андагы дустанә мөнәсәбәт,туганнарча мөхит - һәрберебез өчен очсыз - кырыйсыз хезмәт, изге ниятләр, тырышлык һәм сикәлтәле гомер юлы. Шушы юлдан матур итеп бергә атлаганнар, үз тормышлары белән башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәгән гаиләләр безнең Башкортстаныбызда да байтак. Мөһим гаилә традициясен ныклы саклап килгәннәрнең берсе - Дөмәй авылында яшәгән ЯМАЛЕТДИНОВлар гаиләсе. Сүзебез инде дүртенче буынга сузылган, җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләренең берсе булган - табиблар династиясе турында. Бүген үзенең изге эшенә зур тырышлык, намус белән караган табиблар династиясенең икенче буын вәкиле булган Суфия Исмәгыйль кызы инде өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә кешеләрнең сәламәтлеген саклау өлкәсендә тугры хезмәт сала.

Шәфкатьлелек һәм изгелек бизи сезнең күңелнеШәфкатьлелек һәм изгелек бизи сезнең күңелне
Шәфкатьлелек һәм изгелек бизи сезнең күңелне

- Медицина өлкәсендә 208 ел хезмәт стажы булган Ямалетдиновларның табиблык династиясенә башлап нигез салучы минем әнием Наҗия Садрый кызы Галиева (1912- 1993) булды, - дип искә ала Суфия Исмәгыйль кызы. Аларның әти - әниләре тумышлары, нәсел чыгышлары белән үзебезнең Башкортстаннан. Наҗия Садрый кызы Балтачтан, ә Исмәгыйль Дәүләт улы Чакмагыштан булып, ачлык елларында гаиләне, балаларны ничек тә ач үлем тырнагыннан саклап калу максатында Урта Азия якларына чыгып киткән булалар. 1934 елда гаилә корып, биш балага гомер бирәләр. Әтиләре Исмәгыйль Дәүләт улы Бөек Ватан сугышыннан күп тапкырлар яраланып, инвалид булып кайта. Биш кызны тәрбияләү нәкъ аның иңнәренә төшә дә инде.

- Әни һәрвакыт эштә булды. Әти безгә коймакларга кадәр пешереп ашата иде, хәтта чәчләребезне дә ул үрде,- дип, ул еллардагы әти тәрбиясен эчке бер соклану белән искә ала Суфия Исмәгыйль кызы.

Наҗия Галиева Сәмәрканд медицина институтын 1941 елда уңышлы тәмамлап, Бөек Ватан сугышы чорларында госпитальдә хәрби врач булып эш башлый. Илебезгә килгән авыр вакытларда көнне төнгә яклап, тәүлек әйләнәсенә госпитальдә эшләп, бар яклап та чыныгу алган табиб сугыштан соңгы тыныч чорларда инфекцион чирләр бүлеге җитәкчесе, врач - инфекционист булып хезмәт итә.

- Сугыштан соңгы авыр чорларда табиблар җитешмәгәнлектән әниебез тәүлекнең күпчелек вакытын шифаханәдә үткәрә иде. Чиргә - сырхауга тарыган кешеләр хәтта безнең өйгә киләләр. Әниебез беркайчан да аларга начар йөз катмады. Һәрберсен дәвалый, киңәшләр бирә, җылы сүзе белән юата торган иде. Без- аның балалары, биш кыз “ул кешеләрне кот- каручы” дип, әниебез белән чиксез горурлана идек, - ди Суфия Исмәгыйль кызы.

Медицина өлкәсендә 54 ел хезмәт стажы булган Наҗия Садрый кызының тырышлыгы лаеклы бәһалана. Аңа Үзбәкстанның атказанган табибы исеме бирелә. Югары дәүләт бүләкләре - орден һәм медальләргә лаек була. Тату һәм бердәм гаиләдә табиб әниләренең тырыш хезмәте өлгесендә тәрбияләнгән кызлар Суфия һәм аның өлкән апасы Венера алдында тормышта нинди һөнәр сайлау дигән сорауга җавап табу бер авырлык та тудырмый. Алар бала чактан ныклы карарга киләләр. Бары тик әниләре кебек табиб булачаклар!

1950 елда туган Суфия Исмәгыйль кызы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, 1967 елда Андижан шәһәрендә урнашкан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Беренче курсны уңышлы тәмамлауга ул 1968 елда бертуган апасы, ике туган абыйлары һәм сеңелләре белем алган башкалабыз Уфада урнашкан Башкорт Дәүләт медицина институтына күчәргә карар итә.

- Аллаһы Тәгалә үзе шулай хәл иткәндер, күрәсең, дип,- искә ала Суфия Исмәгыйль кызы. Чөнки ул Уфага кайту белән шушы ук уку йортында белем алучы булачак тормыш иптәше Үрмәт авылының Шамил исемле егете белән таныша. Озакламый бер - берсен өзелеп яраткан яшьләр мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, 1970 елда кавышалар. Менә шулай җир йөзендә эчкерсез мәхәббәткә, тырышлык һәм татулыкка корылган өр-яңа гаилә барлыкка килә. Тормыш дәвам итә. 1972 елда яшь гаилә Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлап, арытабан Уфаның сигезенче санлы дәваханәсендә берсе педиатрия, икенчесе дәвалау врачлыгы буенча интернатура үтәләр. Республикабызның Нуриман районы үзәк дәваханәсендә бер ел хезмәт салгач, яшь табиблар Шамил Галләм улының туган яклары - Илеш районына чакыру алалар. 1974 елдан районның Дөмәй участок дәваханәсендә Шамил Галләм улы баш табиб вазифасында, ә Суфия Исмәгыйль кызы педиатр булып эш башлыйлар. Эш вакыты тиешле сәгатьләр белән билгеләнгән шәһәр табибларыннан аермалы буларак, авыл табибының эше бик тә үзенчәлекле. Эш сәгатьләрендә бернинди дә нормалар сакланмый.

- Ул елларда тиешле ял көннәренә дә, бәйрәм даталарына да карамый тәүлек әйләнәсенә эшләргә туры килә иде,- ди Суфия Исмәгыйль кызы. Әйе, ул чакларда аларга бик җиңелдән булмый. Җиде - сигез авылны хезмәтләндергән дәваханәдән иртән дә, кичен дә, көнен дә төнен дә кеше өзелми. Участок территориясендә яшәгән мең ярым кеше турыдан – туры алар карамагында була. Шуларның ике йөзен төрле яшьтәге балалар тәшкил итә. Картына да, яшенә дә, балаларга да бердәй табиб ярдәме кирәк.

- Ул елларда төрле хәлләр булды. Бернигә карамый авыр, тирән яраларны да бәйләргә, тегәргә туры килде. Ирем катлаулы операцияләр ясаганда, миңа мотлак аның ассистенты булырга туры килә иде. Юл фаҗигасе булган урыннарда да күп тапкырлар эшләргә туры килде. Хәтта бервакыт поездда китеп барганда, кендек әбисе булырга да язды. Вакытыннан алда бәби тапкан пассажиркага ярдәм итеп, баланы исән - сау кабул иттек,- дип хәтерли үткәннәрен Суфия ханым. Ул вакытларда эшкә сусап кайткан яшь белгечләр Суфия һәм Шамил Ямалетдиновлар чын - чынлап земский врачларга әвереләләр. Ул тынгысыз табиблык хезмәте белән сугарылган елларның мөһимлеге шунда, аларга гомер буена һөнәри эшчәнлекләренә үтә дә кирәкле булган медицина практикасы алырга ярдәм итә ул еллар.

2005 елда “Гаилә табибы” белгечлеге буенча әзерлек курслары үткән Суфия Исмәгыйль кызы Ямалетдинова бүген дә гомум практика врачы булып эшләвен дәвам итә. Даими рәвештә квалификациясен күтәрү өстендә эшли, медицина эшчәнлегенә бәйле конференцияләрдә катнаша. Суфия Ямалетдиновага беркетелгән участокта менә инде бик күп еллар яшь аналар һәм балалар үлеменә юл куелмый. 2020 – 2022 елларда ул яңа чир - короновирус инфекциясе белән авыручыларга амбулатор ярдәм күрсәтүдә дә актив катнашты. Башкортстан республикасының атказанган табибы, югары квалификацион категориягә ия булган изге һөнәр иясе Суфия Исмәгыйль кызы 2023 елда “Башкортстанның иң яхшы табибы” дигән мак-таулы исемгә лаек булды. Аның эш стажы бүген 52 елдан арткан. Суфия Исмәгыйль кызы күпме генә хатирәләргә бирелсә дә, язмышына һич үкенми.

- Төн уртасында шалтыратулар, авырулар караваты янында үткән йокысыз төннәр, борчылулар... Кешеләргә ярдәм итә алуыңнан күңелеңдә туган шатлык хисләре, чиксез сөенүләр... Шушы язмышны сайлавым белән мин бәхетлемен. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китермим. Яшь белгеч булып кайтып, ярты гасыр авыл табибы вазифасында эшләдем, һәм әле дә хезмәтемне дәвам итәм. Миңа гомерем буе иң мөһиме - халыкның сәламәтлеген кайтару, кешеләрнең гомерләрен саклап калу. Тормышта моннан да югарырак миссияне мин күз алдына да китерә алмыйм. Шушындый яз мышыма һич үкенмим һәм тормышта шушы юлны сайлап алуым белән мин чиксез бәхетле,- дип янә кабатлый сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Суфия Ямалетдинова.

- Суфия һәм Шамил Ямалетдиновларга минем авылдашларым гына түгел, ә бар тирә - як авылларның да халкы чиксез рәхмәтле. Без аларга инде күптән үзебезнең күңелебездә “Халык табиблары” дигән мактаулы исем бирдек,- ди Дөмәй авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Гүзәл Моталлапова. Авыл халкы да аларны чиксез хөрмәт итә. Башкача булуы да мөмкин түгелдер. Шамил Галләм улы һәм Суфия Исмәгыйль кызы үзләренең ярты гасырлык табиблык практикасында тирә - як авылларның инде берничә буын халкын дәвалаган кешеләр. Алар һәрвакытта йомшак күңелле дә, игътибарлы да һәм шул ук вакытта үз эшләренә җитди караган тирән белемле табиблар да, диләр алар турында.

- Без участок табибы Суфия Исмәгыйль кызын чиксез хөрмәт белән “Безнең Суфиябыз” дип кенә йөртәбез. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул менә инде илле ел буена безнең авыллар халкының алыштыргысыз гаилә табибы булып тора. Кешеләргә сәламәтлек өләшергә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән табиб дип, нәкъ менә алар кебекләргә әйтәләрдер ул, - ди авыл халкы исеменнән пенсиядәге Рәмилә Гайнанова.

Әмма бормалы, сикәлтәле язмыш юлларында төрле хәлләр була шул. Уңай тәгәрәгән тормышыңа сөенеп тә өлгермисең, зур киртә - сынаулар каршыңа килеп баса. “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый” дигәндәй, хезмәт сөйгән бу бәхетле парга да йөрәк өзгеч авырлыклар кичерергә туры килә. Ике меңенче еллар-дан соң гаилә башлыгы Шамил Галләм улы үзе дә җитди авырый башлый. Аның йөрәгенә операция ясыйлар. Барлыгы җиде тапкыр реанимация кичерергә туры килә аңа. Бик авыр нәтиҗәләргә китергән инсульт кичерә ул. Авыр чир белән көрәшү егерме ел буе дәвам итә.

Кызганычка каршы, үрнәкле гаилә башлыгы Шамил Галләм улы бу көннәрне күрә алмады. 2020 елда шау - гөр килеп алтын туйлар үткәргән гаиләнең канаты каерылды. Гомер буе кешеләр сәламәтлеге сагында торган табиб - дәвалаучы, алтын куллы хирург Шамил Галләм улын аяусыз чир 2021 елда арабыздан мәңгелеккә алып китте. Кеше китә, якты эзе кала, диләр безнең халыкта. Төрле елларда Дөмәй участок дәваханәсенең, район үзәк дәваханәсенең алыштыргысыз баш врачы вазифасын башкарган, медицина өлкәсенә 40 елга якын гомерен багышлаган изге һөнәр иясе Ямалетдинов Шамил Галләм улын якташлары бүген дә эчке бер җылылык белән искә алалар.

Нәселдән - нәселгә сакланып килгән яхшы гадәтләр, буыннан - буынга күчеп килә торган һөнәрләр бар. Изге һөнәр ияләре - табиблар турында сүз барганда исә, “Династия” дигән тәкъбир бигрәк тә горур булып ишетелә. Мондый үрнәкле гаиләләр җитәкчелегебезнең дә игътибар үзәгендә. Ямалетдиновларга республикабызда иң яхшы табиблар династиясе буларак, Башкортстан Президенты тарафыннан рәхмәт хатлары һәм төрле кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылган. Әгәр дә балалары әти - әнисенең үз йөрәген һәм көчен кызганмый, башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере сагында торуын күреп үсә икән, һәм үзләре дә киләчәктә шушы юлны сайлый икән, димәк бу гаиләдә тәрбия дөрес куелган дип әйтергә тулысынча хакыбыз бар.

Мондый тырыш һәм кирәкле хезмәттә булган үрнәкле ата - аналар гаиләсендә үскән балаларны тормышта нинди һөнәр сайлау дигән сораулар бик борчымый, дип әйтүебез тулысынча дөреслеккә туры килә. Ямалетдиновлар гаиләсендә үскән өч бала да берсүзсез әти - әниләре юлыннан китеп, табиб һөнәрен үз иткәннәр һәм Ямалетдиновларның табиблык династиясендә өченче буын булып уңышлы хезмәт итәләр. Кызлары Лилия 1994 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлап, арытаба педиатрия белгечлеге буенча интернатура үткән. Дәвалау физкультурасы һәм физиотерапия белгечлеге буенча әзерлек курслары үтеп, район үзәк дәваханәсендә 1995 елда физиотерапевт булып хезмәт юлын башлаган.

Бүгенге көндә эш стажы 30 елга якын булган Аллагужина (Ямалетдинова) Лилия Шамил кызы Ханты - Манси автономияле округның Нягань шәһәре дәваханәсендә врач - физиотерапевт булып эшли, үзе эшләгән бүлекнең җитәкчесе буларак җаваплы вазифа башкара. Ул - Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы. Югары квалификацион категориягә ия булган якташыбыз бик күп мактау кәгазьләре, грамоталар белән дә бүләкләнгән. Алар тормыш иптәше, шулай ук табиб булып эшләүче Рөстәм Хәбир улы белән бәхетле гаиләдә ике бала үс-тергәннәр. Балалары Луиза белән Тимур да картый - картәтәләре, әти - әниләре кебек халык сәламәтлеген саклау өлкәсенә аяк басканнар.

Табиблар династиясен уңышлы дәвам итүче Ямалетдиновларның тагы да берсе - аларның уллары Айрат та, мәктәпне тәмамлагач, бер икеләнүсез әти - әниләре юлыннан китәргә уйлаган. Ул 1997 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, 1998 елда стоматология белгечлеге буенча интернатура үткән. Хезмәт сөйгән гаиләдә тәрбияләнгән егет, әлбәттә, алган белемнәре белән генә чикләнеп калмый. Айрат Шамил улы 2003 елда Башкорт Дәүләт хезмәте һәм идарәчелеге Академиясен тәмамлаган. 2004 – 2006 елларда ул Башкорт дәүләт медицина университетының экология һәм гигиена кафедрасы аспиранты була. Арытаба өченче санлы Республика клиник дәваханәсенең стоматология поликлиникасы җитәкчесе, ООО “Нефтегазсервис” оешмасының стоматологик клиникасында баш табибы вазифаларын намус белән башкара Айрат Шамил улы. Шулай ук башкалабыз Уфаның җиденче санлы балалар стоматологик поликлиникасында баш табиб, ут күршеләребез Татарстан республикасының Актаныш район үзәк поликлиникасының җитәкчесе булып та эшләргә туры килә аңа. Бүгенге көндә Уфада ортопедия - стоматология табибы булып эшләүче югары квалификацион категорияле врач, медицина фәннәре кандидаты Айрат Шамил улының табиблык стажы 27 ел тәшкил итә.

Хезмәт сөйгән тату, бәхетле гаиләдә төпчек бала булып үскән Гөлназның да үз тормышында медицина юлын сайлавы бик табигый, безнеңчә. Әти - әни гаилә тоткасы, ә балалараның көзгесе, дигән халык мәкалендәгечә, ул да табиблар династиясен дәвам итә. 2003 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, 2005 елда акушерлык һәм гинекология белгечлеге буенча интернатура үткән ул. Югары квалификацион категориягә ия булган табиб әлеге вакытта Уфа шәһәренең унөченче санлы дәүләт клиник дәваханәсенең беренче санлы хатын - кызлар консультациясендә ультратавыш диагностикасы врачы, акушер – гинеколог булып эшли. Гөлназ Шамил кызының эш стажы 19 ел тәшкил итә.

Олы кызларының тормыш иптәше Рөстәм Хәбир улы Аллагужин да югары квалификацион категорияле табиб. Бүгенге көндә Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, врач оториноларинголог, врач - эндоскопист булып эшләүче кияүләре Рөстәм Хәбир улының эш стажы 27елга тулган.

- Мин балаларым белән чиксез горурланам. Минем бар бәхетем яраткан эшемдә һәм балаларым белән оныкларымда,- ди Суфия Исмәгыйль кызы.

- Очрашканда, әлбәттә, хәлләрне белешү белән күбрәк медицина турында, пациентларыбыз хакында әңгәмәләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Чөнки безнең олы гаиләбездә барыбызның да язмышларыбыз, тормышта сайлаган һөнәри юлларыбыз уртак. Мин шуңа чиксез сөенәм һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен,- дип, ул оныкларын да яратып телгә ала. Башкача мөмкин дә түгелдер, чөнки оныклар арасында да бүген 200 елдан артык эш стажы булган табиблар династиясен дәвам итүчеләр бар. Династиянең дүртенче буыны булган Лилия һәм Рөстәмнең балалары Луиза белән Тимур да тормышларында медицина юлын сайлаганнар. Луиза Рөстәм кызы 2008 елда урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина академиясендә белем алган. 2014 елда “дәвалау эше” белгечлеге буенча интернатура үтеп, ерак себер якларының Нягань шәһәрендә менә инде ун ел дәвамында врач булып эшли. Табиблар юлын дәвам итүче тагы да бер онык - Тимур Рөстәм улы да 2018 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бер икеләнүсез Ханты - Манси медицина академиясенә укырга кереп, бүгенге көндә аны уңышлы тәмамлаган һәм югары белемле врач буларак эш башлаган.

200 елдан артык табиблык стажы - бу әле бары тик Ямалетдиновларның тырыш һәм тату, эшсөяр гаиләләре династиясенә кагыла. Ә инде Суфия Исмәгыйль кызы Ямалетдинованың бертуган апасы Башкортстан онкология диспансерында бүлек мөдире вазифасын башкарган, югары квалификацион категориягә ия булган, Башкортстан республикасының атказанган врачы Венера Исмәгыйль кызы Батталова (бүгенге көндә мәрхүмә) гаиләсенең, тормыш иптәше Шамил Галләм улы туганнарының гаиләләре династияләрен дә кушсак, бу нәселнең гомуми медицина стажы 700 елга җитә икән. Барлыгы егерме алты ак халатлыны берләштергән династиядә егерме төрле медицина белгечлеге буенча эшләгән һәм бүгенге көндә эшләүче югары белемле табиблар тупланган. Бу үзе бер олы дәваханә коллективы дип әйтергә мөмкин бит. Ә инде шушы изге һөнәр ияләре династиясе табибларының күпме сырхау кешеләрне терелткәнен, күпме чирлеләрне савыктырып аякка бастырганын, күпме гомерләрне аяусыз үлемнән саклап калганын бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә торгандыр.

- Үзебезнең табиблар династиясе белән мин чиксез горурланам. Чөнки ул кешелекнең дүрт буынын берләштерә. Без илебезнең төрле почмакларында яшәсәк тә, шушы гаилә династиябездә һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт, туганлык җепләре, медицинага карата булган эчкерсез мәхәббәт саклана һәм буыннан - буынга үстерелә,- ди Суфия Исмәгыйль кызы. Бәлки шуңа күрә бу табиблар династиясе гаиләдән - гаиләгә, буыннардан - буыннарга зурая һәм ныгый бара торгандыр. Ата - аналар үрнәгендә гаиләдә төпле тәрбия хезмәте алып үскән балалар да читтән җиңел бәхет эзләмичә, җаваплы да, авыр да булган җир йөзендәге иң изге һөнәр - табиблык юлын сайлый торганнардыр.

Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсенә ярты гасырдан артык гомерен биргән һәм бүгенге көндә дә шушы изге эшен дәвам иткән ветеран - врач Суфия Исмәгыйль кызы Яма- летдинованың өендә барлык балалар җыелганда чын - чынлап олы бәйрәм була. Әни пешергән бәлеш – пирүкләрдән, балалар алып кайткан күчтәнәчләрдән табын коралар, китә сәламләшү, хәл белешү, гапләшү... Шушы тату гаиләнең башлангычы булган сөекле тормыш иптәше, балаларның әтисе, оныкларның картәтисе булган Шамил Галләм улының якты истәлеген барлау... Шулай да, табиблар династиясенең төп темасы - медицина өлкәсе. Һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, эшендәге уңышлары белән бүлешә - күңелле ыгы - зыгы. Ә өйнең бер почмагында оныкларның балалары Эмиль, Әмир һәм Элина врачлы уйныйлар. Димәк, Ямалетдиновларның табиблык династиясе бишенче буында да дәвам итәчәгенә тулы ышаныч бар.

Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Башкортстан һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.

Шәфкатьлелек һәм изгелек бизи сезнең күңелне
Шәфкатьлелек һәм изгелек бизи сезнең күңелне
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас