Шәхси хуҗалыкларда сүтелгән, иске йортлар учеттан төшерелә. Әйткәндәй, шәхси торак төзү (90 участок - 15 га), сәүдә нокталары төзү һәм эксплуатацияләү өчен(1 участок -0,2 га) гражданнарга җир участоклары бирү буенча, автосервиска, җитештерү базаларына 2 участокка документлар әзерләнеп тапшырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының чәчү мәйданнары һәм терлекчелек өчен авыл хуҗалыгына караган җирләрне кадастр учетына кую дәвам итә. Хуҗалыкларда ындыр табакларын, фермаларны, машина-трактор мастерскойларын учетка алу эшләре башкарыла. Электр көтүчесе корылмасын урнаштыру өчен шәхси хужалыклар, мал тотучылар көтүлекләр җирләрен кадастр учетына куюын дәвам итә. Узган елда гражданнарның кирәк булмаган пай өлешләрен авылсоветларына бүлү, учетка кую, аларны хуҗалыкларга арендага бирү өчен документлар әзерләү буенча (1300 гектар мәйданда) күләмле эш башкарылган. Бүгенге көндә бу җәһәттән авыл советлары авыл биләмәләрендә эшләр дәвам итә.
Предприятие тарафыннан авыл советы авыл биләмәләренең су үткәргеч системаларын, электр челтәрләрен, авылдагы урам юлларын кадастр учетына кую эше дәвам итә. Шулай ук шәхси хуҗалыклардагы йортларның яңасын һәм искесен тиз арада учетка бастыра, консультацияләр бирә.
Коллектив даими рәвештә махсус хәрби операциягә, шулай ук милли бәйрәмнәрне үткәрүдә, мохтаҗ балаларга спонсорлык ярдәм күрсәтеп тора.
Шуны да билгеләргә кирәк, предприятие коллективы материаль һәм финанс яктан кытлык кичерми – 2024 елны тотрыклы, яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. Эшләрне сыйфатлы башкару өчен компьютер комплекты, EFT RS3 базалы станция, спутник кабул иткеч һ.б. сатып алынган. Салым һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары юк.
Коллектив - тотрыклы, биредә үз вазифа бурычларын намус белән башкаручылар тупланган. Мөһим сайлау кампанияләре чорында, шимбә өмәләрендә предприятие актив катнаша.
Әйткәндәй, директор урынбасары Вәзыйх Янгиров, баш белгеч Марат Бәхтизин, баш бухгалтер Рәмзилә Хәбетдинова, техник хезмәткәр Светлана Шакирова адресына тик мактау сүзләре әйтелде, аларга муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары, Рәхмәтләре тапшырылды.
Җыелышта муниципаль район советы секретаре Игорь Никифоров катнашып, «Җир-кадастр бюросы» ООО эшчәнлеген уңай бәяләде, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.