

31 гыйнвар – Илеш районы оештырылган көн. Үзенең туган көненә - төзелүенең 90 еллыгына хезмәт уңышлары белән килде районыбыз. Авыл ларда табигый газ яна, юллар асфальтлы, һәр авылда шәхси төзелеш киң колач алып, яңа урамнарга нигез салына, талантларга иҗат биеклекләреннән югарыга күтәрелергә зур мөмкинлекләр ачылды. Илешлеләр беркайчан да бирешми, әлеге көндә дә заман үзгәрешләренә яраклашып, үз туган ягына тугрылык саклап яши, төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр.
Район мәдәният сарае фойесындагы күргәзмә чараның эчтәлеген тагы да баетып җибәрде. Кичә район тормышын чагылдырган слайд-шоу күрсәтүдән башланып китте.
Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, чыгыш ясады. “Бүген истәлекле вакыйга – районыбыз юбилее. Шушы еллар эчендә Илешебез коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп корулар һ.б. иҗтимагый – сәяси вакыйгалар кичерде. Барысын да горур үтеп, бүген район халкы мул тормышта, төрле милләт вәкилләре тату яши, батыр солдатларыбыз илебез сагында кыю тора”, - диде һәм һәркемгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.
Концерт программасында район мәдәният сарае хезмәткәрләре, ветераннар хоры, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре, күрше Бакалы, Дүртөйле, Туймазы районнарының үзешчәннәре башкаруындагы җыр-моңнарны, дәртле биюләрне, сәнгатьле шигырь сөйләүне халык яратып, бәйрәм күчтәнәче итеп кабул итте. Бу көнне һәр тамашачы үзенә рухи азык алып, күңел күтәренкелеге белән таралышты.
Концерттан кергән 140 мең сумнан артык акча Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрелә.
Лира ШАМИЛЕВА.