Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 февраль 2025, 09:00

Балалар хәвеф - хәтәргә юлыкмасын

Агымдагы ел башыннан Башкортстан Республикасы территориясендә 333 янгын булып, аларда 15 кеше һәлак булды, балалар үлеменә юл куелмады, 13 кеше тән җәрәхәте алды.

Балалар хәвеф - хәтәргә  юлыкмасынБалалар хәвеф - хәтәргә  юлыкмасын
Балалар хәвеф - хәтәргә юлыкмасын

Балаларның ут беләншаяруы еш кына янгыннарга сәбәпче була. Практика күрсәтүенчә, аларның ут белән сак эш итү күнекмәләре булмау, өлкәннәр тарафыннан контроль җитмәү, ә кайбер очракларда ата-аналарның балаларының ялын оештыра алмаулары аркасында килеп чыга.

Сабыйларның ут белән шаяруы проблемасы бик кискен тора. Шуны истә тоту мөһим: төп бурыч – мөмкин булган фаҗигане кисәтү, янәшәдә булу Уртак тырышлыгыбыз балалар белән көндәлек профилактик эш алып баруга, янгыннар һәм балалар катнашлыгындагы башка һәлакәтләр санын киметү, җәрәхәтләнү һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен юнәлдерелергә тиеш. Чөнки, барыннан да элек, өлкәннәр балаларның гамәлләре өчен җаваплы.

Балаларга начар үрнәк күрсәтмәгез - алар алдында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өченкәгазь кабызмагыз. Шырпыларны балалар өчен мөмкин булмаган урыннарда саклагыз. Өйдә берничек тә төзек булмаган яки кулдан ясалган электрприборларын тотарга ярамый. Бары тик хәвефсезлек таләпләренә туры килү сертификаты булган, электр энергиясе чыганагыннан приборны автомат рәвештә сүндерү җайланмасы урнаштырылган төзек приборлардан гына файдаланырга мөмкин.

Кечкенә генә саксызлык зур бәлагә китерергә мөмкин. Әгәр сез балаларның мөстәкыйль рәвештә учак ягуларын, шырпы, кабызгычлар, янучан сыеклыклар белән уйнауларын күрсәгез, битараф калмагыз, хәвефне кисәтегез. Шуны истә тотыгыз, балалар арасында ут белән шаярудан янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барылганда, урыннарда янгын чыгу куркынычы минимумга кадәр кими.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас