Маяк
-9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 февраль , 13:00

Берләшмәгә – шагыйрь исеме

Байтак еллар үткәннән соң, хезмәттәшебез Ринат мәгафүр улы турында куанып та, үкенеп тә искә алырдай хатирәләр шактый. әгәр исән булса, бәлки, хәзер каләмдәш дуслар да булыр идек. Кызганычка каршы, шагыйрьнең гомере иҗаты нәкъ чәчкә аткан чорында, вакытсыз өзелде.

Берләшмәгә – шагыйрь исеме
Берләшмәгә – шагыйрь исеме

Аның белән миңа бер коллективта ун елдан артык бергә эшләргә туры килде. Әлбәттә, Ринатның иҗат белән актив шөгыльләнгәнен күреп торсак та, иң элек без аны журналист итеп карый идек. Нинди генә темага язса да, мәкаләләре, сурәтләмәләре, очерклары бай телле, теманы яктырту ягыннан камил була иде. Шуның белән ул башкаларга, бигрәк тә яшь журналистларга үрнәк күрсәтте. Шәхес буларак та, кешелекле ,кечелекле, ярдәмчел кеше, кирәк вакытта сүзне шаяруга борып, кәефләрне күтәреп җибәрә иде. Аның республика “Китап” нәшриятында беренче китабы басылып чыгуының да, БР Язучылар берлегенә кабул ителүенең дә шаһиты булдык. 

Ринат Хәйри “Маяк” гәзитенең хатлар бүлеге мөдире буларак, редакциягә килгән әдәби язмаларны – шигырьләр һәм проза әсәрләрен эшкәртеп, гәзиткә бастырып чыгара, күп вакытта авторлар белән күзгә-күз карашып, иҗат хакында әңгәмә кора, киңәшләрен бирә иде. Ул вакытларда гәзитнең 4 битендә ай саен “Әдәбият һәм сәнгать бите” чыгарылып, каләм тибрәтүчеләрнең язмалары басылып торды.

Ә 1980 елда шагыйрь Муса Сираҗи ярдәме белән районда “Ләйсән” әдәби берләшмәсен оештырып җибәрде. Озак еллар дәвамында берләшмә күп кенә иҗатчыларга канат куеп, атап әйткәндә, Халисә Мөдәрисова, Марат Кәбиров, Җәннәт Шакирова, Фәтхлислам Шәйхлисламов, Мөнәвис Низами, Фәндилә Харрасова, Фәния Нәдершина, Наил Мөхәммәт, Ирина Мусина һ.б. башлап язучылар фатиха алып, олы әдәбиятка аяк баса. Әдәби берләшмә бүген дә эшен дәвам итә.

Ул 2013 елда шагыйрә Зәлифә Кашапова тарафыннан кабат оештырылып, “Балкыш” исемен йөртә. Исеме үзгәрсә дә, берләшмәнең максаты шул ук - башлап язучыларны берләштерү, аларга югарырак үрләр яуларга ярдәмләшү, иҗат җимешләрен халык күңеленә җиткерү. Шунысы куанычлы, сафларыбыз сан ягыннан зур булмаса да, эшчәнлегебез елдан-ел активлаша.

Әйтик, 2024 ел безнең өчен аеруча уңышлы булды. Мәсәлән, үткән ел З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында минем галим һәм БРның халык язучысы Суфиян Поварисовның тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлекләр китабым, Мәрьям Шәмсиеваның җиде автор кергән җыентыкта проза әсәрләре дөнья күрде. Мөнәвис Низами, Рәлиф Шагали һәм Радик Зыязов исә үзнәшер юлы белән китап чыгаруга иреште. Рәзиф Галиевның шул рәвешле, икенче документаль китабы чыгып килә. Мөнәвис Низами, Мәрьям Шәмсиева, Әнфиса Шәемова төрле гәзит - журналларның лауреаты булды. Рита Солтанова әдәби марафоннарда уңышлы чыгыш ясады. Өстәвенә, шигырьләренә югары бәя бирелеп, Урыс сүз иҗаты халыкара академиясенең Николай Гоголь исемендәге “Аерым хезмәтләре өчен” дигән медаль белән бүләкләнде. Радик Мослыхов, Әлфирә Сәетгәрәеваның шигырьләре республика “Тулпар” җурналында басылып чыкты һ.б.
Җыеп әйткәндә, районда иҗади эш бара, киләчәккә юл яра. Шуны исәпкә алып, берләшмәнең шушы көннәрдә булып үткән чираттагы утырышында шагыйрь Ринат Хәйринең якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән берләшмәгә аның исемен бирү турында карар кабул ителде. Иҗатчыларыбыз бу исемне югары тоту өчен тагын да активрак эшләрләр дип ышанасы килә.

Гөлфинә СӘЛИМОВА, Ринат Хәйри ис. “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: