Күп кенә янгыннар электр җылыту приборларын эксплуатацияләүне бозу сәбәпләре аркасында килеп чыга. Электр җылыткычларын кулланганда, җитештерүче заводның аны имин эксплуатацияләү буенча инструкциясе белән җентекләп танышырга кирәк. Теләсә нинди җылыту приборы кебек үк, электр җылыткыч сак эш итүне таләп итә. Бу гади кагыйдәләрне белү үзеңне һәм гаиләңне сакларга, шулай ук йортны сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Электр җылыткычлардан файдаланганда һәр приборның үз эксплуатация срогы булуын истә тотарга кирәк. Билгеләнгән вакыттан артык файдалану кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель чәнечкеләренең төзеклеген системалы рәвештә тикшерегез. Җылыту приборының торышын күзәтегез детальләр сафтан чыккан булса, аларны вакытында ремонтлагыз һәм алыштырыгыз. Җылыткычларны махсус остаханәләрдә ремонтлагыз. Төзек булмаган җылыткычлардан файдалану тыела. Сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборлардан файдаланыгыз, бернинди шартларда да зарарланган, кулдан ясалган электр җылыткычларны тотмагыз. Электр челтәренең артык йөкләнешен булдырмаска кирәк, штекерның розеткага тыгыз итеп куелганлыгына инаныгыз, югыйсә җылыткычның артык җылынуы мөмкин. Электр җылыткычларын төнгә кабызмагыз, аларны киптерү өчен кулланмагыз.
Өйдән чыгып киткәндә, җылыткычны челтәрдән аерыгыз. Электр приборларын карап торуны балаларга ышанып тапшырмагыз. Аларга электр җылыткычлары белән уйнарга рөхсәт итмәгез. Җылыткычны җиһаз әйберләреннән хәвефсез ераклыкта тотрыклы нигезгә урнаштырыгыз. Приборны идәнгә куярга кирәк. Конвекторлар очрагынд а аларны идәннән аз гынаераклыкта махсус аскуймаларга беркетеп куярга мөмкин.
Җылыткычны лак-буяу материаллары, эреткечләр һәм башка янучан сыеклыклар булган бүлмәдә кулланмагыз. Шулай ук чүпләнгән бүлмәләрдә электр җылыткыч урнаштырырга ярамый. Җылыткычны даими рәвештә тузаннан чистартып торыгыз. Озынайткычларны кулланганда шуны истә тотыгыз, алар электр приборларын вакытлыча тоташтыру өчен генә каралган һәм билгеле бер йөкләнешкә исәпләнгән. Эри торган электр үткәргеч исе сизелсә, кичекмәстән электр җылыткычны челтәрдән аерыгыз.
Янгын чыкканда аны кул астындагы әйберләр белән сүндерү чараларын күрегез.
Исегездә тотыгыз: электр приборларын көчәнештә су белән сүндерү гомерегез өчен хәвефле. Бу очракта порошоклы янгын сүндергеч, ком кулланыгыз. Янгынны ачыклаганда кичекмәстән аның турында 101 яки 112 телефоны аша хәбәр итегез, кешеләрне коткару чараларын күрегез, шулай ук башлангыч стадиядә янгынны сүндерү буенча көчегездән килгәнчә чаралар күрегез.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан республикасы буенча Баш идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика
эше бүлеге.