Мөгезле эре терлекләрнең бруцеллезы - хроник рәвештә уза торган йогышлы авыру, ул еш кына абортлар, хайваннарның үрчетү сәләте бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә, организмның органнары һәм системалары күп тапкыр зарарлану белән характерлана. Барлык төр авыл хуҗалыгы хайваннары, бигрәк тә мөгезле эре һәм вак терлекләр авыруга бирешә.
Бруцеллезны таратучы матдәнең төп факторлары булып терлекләрне карау предметлары, азык, түшәк, су, туфрак, кешеләрнең киемнәре тора. Авыруны кузгаткыч этләр, кимерүчеләр белән хуҗалыкка кертелергә мөмкин.
Инкубация чоры 2-4 атна тәшкил итә. Еш кына башлангыч стадияләрдә авыру симптомсыз уза. Аны бары тик кан үрнәкләрен диагностик тикшерү ярдәмендә генә танып була (елга ике тапкыр үткәрелә) һәм шуңа күрә лаборатор тикшеренүләр кешеләрдә авыруны дөрес диагностикалау һәм хайваннарда бруцеллезны раслау өчен бик мөһим. Бруцеллез белән авырганда мөгезле эре терлекләрдә буазлыкның 5-8 аенда аборт була. Аңа кадәр 1-2 көн кала кайвакыт тышкы җенес органнары шешә, аналык урыныннан пыяласыман сыеклык ага һәм җилеменең шешүе барлыкка килә. Аборт ясаган күпчелек хайваннарда плацентасы тоткарлана, шуннан соң эндометрит, буын авырулары (бурситлар, артритлар һ.б.), кайчак маститлар була.
Бруцеллез белән авыручы хайваннарны суярга кирәк. Авыру хайваннардан кешеләргә дә күчә. Бу - хайваннар белән турыдан – туры контактта булганда яки зарарланган продуктларны - кайнамаган сөтне, пастеризацияләнмәгән сөттән ясалган сырны, тире микротравмалары, ашкайнату органнарының һәм респиратор органнарның лайлалы тышчалары аша ризык ашаганда йога. Авыру әкренләп үсә һәм аның үзенчәлекле симптомнары булмый. Гадәттә, буыннар авырта; дулкынсыман типтагы тән температурасы күтәрелү; тирләүнең көчәюе; кискен хәлсезлек һәм көчнең кимүе күзәтелә.
Аеруча куркыныч авыруларга каршы көрәш буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, район территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының бруцеллез белән авыруын профилактикалау максатларында терлек асраучыларга сатып алынган, яңа туган хайваннарны терлекләрне тоту урыны буенча район дәүләт ветеринария хезмәтендә теркәргә; район дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка хуҗалыклардан һәм торак пунктлардан терлекләрне кертүгә, шулай ук терлекләрнең территориядә күченүенә юл куймаска; мөгезле эре терлекләрне бары тик дәүләт ветеринария учреждениеләре тарафыннан бирелә торган ветеринария документлары булганда гына сатып алырга һәм сатарга кирәк, алар терлекләрнең сәламәтлеген, аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча җирлекнең иминлеген раслый.
Ветеринария белгечләре таләбе буенча хайваннарны карау, диагностика тикшеренүләре, саклагыч прививкалар ясауны тәэмин итергә; сатып алынган терлекләр турында барлык кирәкле белешмәләрне Илеш районы ветеринария хезмәте белгечләренә тапшырырга; хайваннарны ашату, алардан файдалану һәм аларны карау буенча ветеринария-санитария һәм зоогигиена кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә; аборт, вакытыннан алда бозаулау, плацентасы тоткарлану очрагында терлекне уртак көтүдән аерым бер бүлмәгә кичекмәстән аерып куярга һәм ветеринария белгеченә хәбәр итәргә; хайваннарның үлү, авыру очраклары турында, күздә тотылган диагнозга карамастан, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУга 8(347)625-34-31 телефонына шалтыратырга; авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авыруларын профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча ветеринария белгечләренең таләпләрен үтәргә кирәк.
Рәвил ФӘТТАХОВ, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУның диагностика бүлеге мөдире.