Аның бүгенге көндә дөнья күргән тугыз китабы бер кайчан да китапханәләрдә сораусыз ятмый. Алар үзләренең күп санлы укучыларын тапты. Шигырьләрендәге тормышчан, тирән мәгънәле, фәлсәфи строфалары чын - чынлап гади якташлары – хезмәт сөйгән илешлеләрнең тормыш девизына әверелде. Шагыйрь сүзләренә язылган “Мәңгелек кара урман”, “Мин ышанам әле таңнарга”, “Баланнар әчесе”, “Ап - ак калач куя Илешем”, “Әле яз башы гына”, “Буразналар” кебек җырлар да инде күптән халык күңелендә урын алды һәм район кичәләрендә сәхнә түреннән дә, республика “Юлдаш” каналы тапшыруларында да һәрдаим яңгырап тора. Язмыш тарафыннан үзенә бик кыска вакыт бирелгәнен аңлагандай, ул үз - үзен аямый иҗат итте. Мондый талант ияләрен безнең онытырга хакыбыз юк, әлбәттә, һәм ул моңа тулысынча лаек шәхес. Шушы урында ирексездән күңелгә Башкортстанның танылган шагыйре, Салават Юлаев ордены кавалеры Сафуан Әлибаевның Ринат Хәйри турында әйткән сүзләре күңелгә килә:
... “Исемнәр” дигән шигырендә үз язмышын тоемладымы икән әллә шагыйрь:
“Кешеләр дөньядан китәләр...
Ядкарьдәй кала тик исемнәр.
Исемнәр... исемнәр... исемнәр...” Ринат Хәйринең исеме генә түгел, ядкарьләр булып, йөрәгенең һәр тибеше булып туган әсәрләре калды” дигән иде ул. Шунысы бик кыен, әле бүгенге көндә дә безнең арабызда яшәргә, иҗат итәргә, атказанган шигърият аксакалы булып түрдә утырырга тиешле якташыбыз турында үткән заманда сөйләү бик авыр. Тарихны байкасак, фани тормышта яшәргә һәм иҗат итәргә язмыш тарафыннан бик кыска вакыт бирелгән шагыйрьләр, язучылар арасында аның кебекләр аз түгел, әлбәттә. Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Рәми Гарипов, Рәис Түләк, Буранбай Искужин, Габидулла кебек шагыйрьләрне генә искә алсак та җитә торгандыр. Кыска гомерле шагыйрьләрнең, язучыларның барсына да хас булган бер әйбер бар. Ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомернең кыскалыгын аңлагандай, ашкынып иҗат итү. Якташыбыз Ринат Хәйри дә шулай булды. Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кадим Аралбаев әйткән сүзләр белән, әлбәттә, килешми мөмкин түгелдер: “ ... Артык ашыкты шул Ринат, чамасыз кабаланды. Янып яшәп калырга, ярсып иҗат итәргә кабаланды, янды...”
...Әй, кешеләр, мин бит бары сезне
Йөрәгемнән артык яраттым.
Җырларымны таң нурына төреп,
Дога итеп сезгә тараттым,- дип язды шагыйрь бер шигырендә. Әйе, ул үз иҗатында иң беренче чиратта якташларын - гади хезмәт батырларын данлады, кешеләрне ихлас яратты, туган ягына, аның табигатенә мәдхия җырлады. Якташыбыз Ринат Хәйри әсәрләренең көчлелеге шунда. Аның иҗатында кеше күңеле, рухы табигатьтән аерылгысыз. Хис - тойгыларны тирән һәм образлы итеп бирүе, гади генә сүзләр белән дә онытылмас күренешләр, образлар, кичерешләрне бирә алуы белән ул үз исемен халык күңелендә калдырды. Шуңа күрә бүгенге көндә дә шагыйрьнең китаплары кулдан - кулга йөртеп укыла, ә киштәләрдә тузан җыеп ятмый.
Танылган шагыйрь Әхмәр Үтәбайның якташыбыз турында әйткән: - “Ринат Хәйринең тормышы якты бер юл булып сузылып үтте. Аның бөтен асылы дөньяны, кешеләрне ярату, иленә, теленә, халкына хезмәт итү булды”, - дигән сүзләрен шагыйрьнең:
...Шатлыкларым ташып торган мәлдә
Бөтен дөнья белән бүлештем.
Соңгы өметемнән кайсы чакта
Кешеләргә бәхет үрештем,- дигән шигъри юллары да тулысынча раслый торгандыр.
1986 елдан Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, СССР Язучылар берләшмәсе әгъзасы шагыйрь Ринат Хәйригә 1992 елда “Эзлим сине” китабы һәм “Корбан” поэмасы өчен республикабызның Галимов Сәлам исемендәге Яшьләр премиясе бирелде. Республикабызда нәшер ителгән “Кызыл таң”, “Башкортстан”, “Агыйдел”, “Һәнәк” һәм башка гәзит – журналлар белән үз заманында тыгыз хезмәттәшлек иткән күренекле якташыбызның тагы да бер изге эше – 1980 елда Илеш районында Башкортстан Язучылар союзы идарәсе белән килешеп “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә нигез салу булды. Анда җитәкчелек иту чорында ул дистәләгән яшь иҗатчыларга дөрес юнәлеш һәм фатиха биреп, аларны проза һәм тылсымлы шигърият мәйданына чыгарды. Аның уңай фикерен ишетеп илһамланып йөрүче яшьләр арасында үземнең дә булуыма мин бүген чиксез горурланам. Ринат Хәйринең бу изге эше үзе вафат булганнан соң да туктап калмады.
Шагыйрьнең тормыш иптәше Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Айсылу Зәки кызы бу эшне арытаба да 19 ел буена дәвам итте. Минем үземә дә Илеш районы “Маяк” гәзите редакциясендә бүлек мөдире булып эшләгәндә заманында мәктәп яшендәге балалар өчен Ринат Хәйри оештырган “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенә җитәкчелек итәргә туры килде. Шунысы куанычлы, якташыбызның яшь иҗатчыларга канат бирүче бу изге башлангычлары Илеш районында бүгенге көндә дә дәвам итә. Район иҗатчыларын берләштергән “Балкыш” әдәби берләшмәсенә шушы көннәрдә почетлы Ринат Хәйри исеме бирелде. Заманында “Ләйсән” әдәби берләшмәсендә канат ныгыткан яшьләр арасында әлеге вакытта ут күршеләребез Татарстан республикасында һәм Башкортстаныбызда танылу яулаган язучылар, үткен каләмле журналистлар байтак. Алар үз эшчәнлеге белән остазлары Ринат Хәйри кабызган иҗат учагының ялкынын сүндермичә, аның эшен лаеклы дәвам итәләр.
Кем белә, бәлки әле алар үз иҗатларында бер мизгелдә балкып сүнгән йолдыз шикелле кыска гомерле булган талантлы остазларының әйтелмичә калган васыятьләрен үзләренчә әйтеп бирерләр. Җырланып бетмичә калган җырларын яңа аһәң белән яңгыратырлар. Заманында аның фатихасын алып илһам канатларын ныгыткан, ошбу изге эшне дәвам итүчеләр бар икән, димәк Илеш данын күтәргән күренекле якташыбыз талантлы шагыйрь, язучы һәм журналист Ринат Хәйри кабызган учаклар киләчәктә дә сүнмәс әле.
Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Башкортстан Һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фото: "Маяк" гәзите музееннан.