Географик үзәк буларак район үзәге итеп Югары Яркәй сайлана. Дүртөйле районына кергән Илеш авыл советы даими югары уңыш үстереп, хөкүмәткә ашлык сатып килә. Алар Бөтенсоюз авыл хужалыгы күргәзмәсендә диплом һәм жиңел автомобиль белән бүләкләнә. Шулай итеп Дүртөйледән исем генә түгел, якташлар да кайтарыла. Райкомның беренче секретаре тумышы белән В.Мәнәвез авылыннан И.Иванов, район советы рәисе Исәмәт авылыннан булган М.Иркәбаев сайлана. Игмәт авылыннан чыккан Габбас Рафиков район Советы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә. Ул районны үстерүдә, икътисадын ныгытуга зур өлеш кертә. Г.Рафиков бик тырыш,таләпчән, тирән белемле, заман сулышын дөрес бәяли алган белгеч була. Район үзәген төзекләндерүдә, Карабаш, Теләкәй МТСларын төзү мисалга китерү җитә. 1937 елда Обкомга эшкә күчерәләр, анда төрле җаваплы өлкәләрдә хезмәт итә.
1962 елда район башлыгы итеп Т.Л.Рахманов сайлана. Районны республикада маяк булырлык дәрәҗәгә күтәргән җитәкченең «Хлеб – всему голова», «Кадры решают все» әйтемнәре безгә балачактан кергәндер (өйдә дә шул тәрбия бит). Уфада төрле югары уку йортларында укыган талиблар уку, җәмәгать эшендә актив булып, ел саен барыбыз очрашып, аралашып фотога төшә идек. 1970 елда төшкән фотода бармак белән санарлык кына калганбыз икән. Ерак районнан укыган иптәш кызлар ялларда безгә кайталар иде. Анда кырда (ягъни полоса буе), бер авылдан берничә авыл күренә һәм барысы да төзекләндерелгән, - дип гаҗәпләнәләр иде. Шулай егетләребезнең иң-иңнәре башка район кызларын сайлады. Алар безне, без аларны яраттык. Матур гаилә корып Илеш патриотлары булырлык балалар үстердек. Бездә шәп егетләр күп иде. Барыбыз да вакытында гаилә корып, алган белгечлек буенча хезмәт куйдык. Башкортстанның изге туфрагында урнашкан Илеш районы чираттагы юбилеен билгеләде. Дөньяда иң зур кыймәт - кеше гомере. Аның бер сыйфаты – хәтер. Хәтер аша үткәннәр белән тоташа. Ә киләчәк үткән белән бәйле бүгенгедән башлана.
Халисә РӘҖӘПОВА, мәгариф ветераны.