Безнең Илеш бабайга ни өчен шундый исем бирелгән соң? Әгәр зур фикер иясе Абайның: “Сүзнең эче - алтын, тышы көмеш”, - дигән серле уйландыргыч гыйбәрәсен искә алсак, аның эчке мәгънәсендә нинди алтын, тышында нинди көмеш барлык ачыклана. Әйдәгез “сүтеп карыйк” бу сүзне. Аның тамыры (алтыны) - ил (борынгы төрки телдә ул җир-су дигән парлы сүз белән белдерелгән, ил-көн, яшәеш, тормыш кору, ватан төшенчәләре белән дә бәйле), кушымчасы (көмеше) – еш (Илеш, Илэш дип тә әйтәләр), бу кушымчалар илне чыннан да алтынга әверелдерелә. Чөнки алтын белән көмешнең икесе бергә илгә иш, илгә куш, илгә зәвык, ил яратучы дигән мәгънә аңлата. Ул борынгы төрки телдән үк шулай килә. Ил иш, ил еш, ил эш, тора-бара кушылып, синтетиклашып, тамырлашып китә.
Кем соң ул бүгенге кешелекле, ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән Илеш халкы өчен алтын тамыр бирүче Илеш бабай? Кайчан, кайда, ничәнче гасырның кайсы елында, нинди изге туфракта туган? Нинди ил җиренең алтын бөртекләрендә тамырланып, ни рәвешле мәһабәт кәүсә булып ныгыган да, ботак-канатлар җәелдереп, күп-күп яфраклар яудырган?
Асыр башында ук бу урыннарга борынгы чиннар (кытайлылар) ягыннан төрки телдә сөйләшүче сөннәр (һуннар) агыла башлый. Хәзерге Башкортстан белән Татарстанны бүлеп агучы Сөн елгасына атаманы әнә шул һуннар (сөннәр) бирә. Сөн елгасының уң як ярындагы гаҗәеп хозур бер урынга 1661 елда Илеш исемле мәһабәт гәүдәле, текә маңгайлы, зур колаклы, горур карашлы, иҗтиһатлы, тормыш, хезмәт, яшәү сөюче, җир яратучы, хәяти хыял белән яшәгән ир-егет килеп дөнья кора. Илеш Бабайныж ун улы,биш кызы була. Уллары өйләнгәч, берәм-берәм башка чыга. Матур-матур, зур-зур мәһабәт салына. Авыл һаман ишәя бара. Бервакыт ул волость үзәгенә әверелә. Еллар һаман үтеп тора. Революция, гражданнар сугышы. Колхоз-лашу чоры. Акрынлап районнар төзелә. Ә менә җир җанлы, әзмәвер, иҗтиһатлы, дөнья яратучы, хезмәт сөюче, җимеш бакчалары ясаучы Илеш-бабай онытыла. Аның исемен йөртүче авылы гына моңаеп утырып кала. 1934 елда Базы елгасының сул як ярына урнашкан Югары яркәй авылын үзәк итеп, яңа район оештыру мәсьәләсе карала. Үзәккә 20-30-40 чакрысм чамасы торган Дүртөйле, Чакмагыш, Бакалы районнары авылына алына. Менә кайча калкып чыга тарих тузаннарында күмелеп калмаган, кешеләрнең күңел сәхифәләренә языла барган Илеш бабай даны.
Илеш районы үзәге Югары Яркәй башка авыллардан бер ягы белән дә аерылып тормый. Шул ук салам эшләпәле вак өйләр. Читән. Киртә. Аннан-моннан әтмәлләнгән абзар-кура. Ярлылык. Тәпи басып китә алмыйча иза чиккән гарип баланы хәтерләтә ул. Бөтен эшне район башкарма комитеты башкарган. Озак аксый Илеш. 50-60 елларда әле Башкортстанда артта йөрүчеләр сафында була. Илеш бабай оныклары бу авырлыкларга бирешмәде. Тәҗрибә җиренә әверелде. Андагы яшәү рәвешен, хезмәт шөһрәтен, җир эшләрен өйрәнергә җөмһүриятебезнең бер генә районы да килми калмагандыр. Башка өлкәләрдән, чит илләрдән дә кунаклар агылып кына торды. Хәер, бу дулкынның һаман әле тынганы-туктаганы юк.
Хәзер Югары Яркәй җәй көннәрендә яшеллек эчендә балкый. Аның үзәгендә урнашкан “Тәүбә” мәчете манарасыннан колакларны иркәләп азан тавышы яңгырый. Ике катлы, дүрт катлы йортлар бизи аның йөзен. Ә инде бөтен Илеш җире ак каеннар белән уратып алынган. Алар илеш халкының иманлы ак күңелен хәтерләтә. Туган төягебездә чын мәгънәсендә ачык йөзле, матур сыйфатлы, хезмәт сөючән, кунакчыл кешеләр тәрбияләнә. Бу кешеләр-Илеш бабай варислары. Алар беркайчан да сынатмады һәм сынатмас. Илешнең бәрәкәтле туфрагы Ватаныбызга ике Советлар Союзы Героен бирде. Аларның берсе - артиллерист Әнвәр Абдуллин, икенчесе Муса Гәрәев, Башкортстанда ике тапкыр советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер шәхес. Әйе, Илеш бабай варислары сынатмый. Бездә бүгенге көндә дә исемнәре тарихларда уелып калырлык, заманага лаеклы кешеләр яши.
Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ. Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.