Җиренә җиткереп эшли. Балыкка барсаң да шулай. Нинди урында яхшырак эләгә, көнне кайсы вакытында барырга, ниндирәк кармак алырга, нәрсә саплап салырга кирәк… Ул кушканча эшлисең дә балыкны төяп алып кайтасың. Умартачылык белән дә шөгылләнә. Бал кортларының гадәтләрен, үз-үзен тотышларын, ничек тәрбияләргә кирәген аннан сөйләтеп кенә дә бер китап язарга мөмкин. Пычкыга тотынса ул гомер буе урман кискән кеше кебек эшли. Техникага тотынса, слесарь сыман була. Нинди эшкә генә тотынса да менә дигән итеп башкарып чыга.
Аның белән бөтен темага да сөйләшеп була. Бу да уен түгел, чөнки дәрәҗәсе буенча бөтен нәрсәне белергә тиешле кебек тоелган гыйлем әһелләренең дә күбесе үз фәненнән ерак китәлми. Ә монда бөтенләй бүтән күренеш. Карашлар киңлеге, фикер тирәнлеге… Нинди генә темага фикер алышсаң да фәһем алып каласың. Ул синең дә офыкларыңны киңәйтеп җибәрә.
Шуңа мин аны үземнең остазларымның берсе дип исәплим. Аның тынгысызлыгына, кызыксынучанлыгына, киң карашлы булуына сокланам. Һәркемнең дә әнә шундый остазы, соклангыч кешесе булырга тиештер дип уйлыйм. Андый шәхес белән аралашу әйбәтрәк булу теләген уята.
Сүз Марсель абый турында. Марсель Гыйлмегаян улы Мөхәммәтҗанов - Сеңрән егете. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Бакалыда белем ала, аннан Бөре педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Студент елларында ук җәмәгать эшендә актив катнаша, спорт белән шөгылләнә. Бокс буенча республика чемпионы була. Вокаль-инструменталь ансамбльдә чыгыш ясый, гитарада уйный.
Укуны тәмамлап кайткач, Тыпый сигезъеллык мәктәбенә директор итеп куялар. Авыл халкы белән дә, җитәкчелек белән дә тиз уртак тел таба Марсель Гыйлмегаян улы. Ике ел эчендә ике катлы мәктәп салуга ирешә. Җиһазларны да, мебельне дә яңарталар. Мәктәп районның горурлыгына әверелә, республика семинарларын да шушында уздыра башлыйлар. Мәктәпкә гармуннан кайтарта, укучыларны гармунда уйнау серләренә өйрәтәләр. Алар бик теләп йөри, төрле конкурсларда катнашалар, хәтта “Тамыр” студиясе тапшыруларына да чакырылалар.
Аннан Карабаш мәктәбенә күчерелә. Монда төзелеп бетмәгән мәктәпне төзеп бетереп, җиһазларын яңартырга туры килә. Аннан район үзәгендәге беренче мәктәпкә директор итеп куялар.
Үзгәртеп корулар башлангач, аның оештыру сәләтен исәпкә алып, район кулланучылар оешмасы рәисе итеп билгелиләр. Монда да яңа җитәкче яңалык алып килә: эш дәверендә кырыклап магазин, автогараж төзелә, транспортны да яңарталар. Кулланучылар җәмгыяте ул чорда төзелеш күләме, продукция хәзерләү һәм товар әйләнеше буенча республикада беренчеләр рәтенә баса.
Түбән Яркәйдәге нефть продуктлары базасын җитәкләгән чорда да, район үзәгенең торак-комуналь хуҗалыгын алып барганда да, кайда гына эшләмәсен ул җитәкләгән оешма һәрвакыт югарырак күтәрелә, хезмәт һәм тормыш шартлары ныграк яхшыра. Торлак-комуналь хуҗалыкка да ул чорда әллә күпме яңа техника кайтарыла: грейдер, экскаватор, автокран. Боларга җылылык казаннарын, төзелеш кирәк-яракларын да өстәргә мөмкин.
Әйтүе җайлы инде, тик “Әйдә, сиңа мәктәп төзеп бирик әле”, яки “Экскаватор кайтарыйк әле сиңа”, - дип берәүнең дә артыннан ияреп йөрмиләр. Кайда гына нинди җитәкче булсаң да коллектив белән уртак тел табу, кешеләр белән сөйләшә белү, хәстәрлеклелек һәм тынгысызлык кирәк.
Ә Марсель Гыйлмегаян улы тынгысыз шәхес. Яше җитмешкә җитеп килгәндә дә барына да өлгерә - бакча да карый, умарта да тәрбияли, балыгына да, ауына да бара, концерт-театр ише тамашаларны да калдырмый… Бөтен җиргә җитешә, ут уйнатып тора. Җитмештә дә егетләр шикелле.
Аларның гаиләсенә карап та сокланырлык. Яңавыл кызы Флүзә ханым белән Бөре педагогия институтында танышып тормыш коралар. Флүзә ханым физика-математика укытучысы, район мәгариф бүлеге методисты булып эшли. Һәр адымда, һәр мизгелдә иренә терәк-таяныч булып яши. Бер-берсен олылап, хөрмәт итеп яшәгән әти-ә ни балаларына үрнәк була, яхшы тәрбия бирә. Ике уллары, бер кызлары бар. Алар инде тормышта үз юлларын тапкан, әти-әниләре өчен өзелеп торалар. Балаларыңның, оныкларыңның сөенечле хәбәрләрен гел ишетеп-күреп тору үзе бер бәхет бит инде ул.
Тагы ни әйтәсең инде… Ходай шушы бәхеттән аермасын, дип кенә телисе кала.
Марат КӘБИРОВ.