Мәктәп елларын хәтергә төшергәндә, беренче укытучым Светлана Зөфәр кызының минем өчен никадәр мөһим булуын аңлыйм. Нәкъ менә ул минем кулымны әнинең җылы кулларыннан алып, белем, могҗизалар һәм ачышлар дөньясына алып керде. Ул безне фән серләренә өйрәтеп кенә калмады, укуга мәхәббәт тәрбияләде.
Светлана Зөфәр кызы һәрвакыт елмаеп һәм ихлас каршы ала, авыр минутларда безне аңлый, ярдәм итә иде. Ул намуслы булырга һәм тормыш авырлыклары алдында бирешмәскә өйрәтте, минем күңелемә көч һәм үз-үземә, үз мөмкинлекләремә ышаныч бирде.
Укытучы - юл күрсәтүчебез, бер-беребезне хөрмәт итәргә, якыннарыбызны, мәңгелек кыйммәтләрне яратырга өйрәтә.
Сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт, сезгә. Күңелле мәктәп еллары мәңгегә безнең белән калачак.
Элиза ГЫЙМАДИСЛАМОВА, М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының тарихи, хокукый һәм социаль-гуманитар белем бирү институтының беренче курс талибы.