Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 февраль , 14:05

Дәһшәтле сугышның шаһиты

Әфганстан - илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да, бу тарих битен хәтер сандыгы белән ел да ача торабыз, чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Бу язмам утлы гарасатны намуслы үтеп, Югары Яркәй авылында яшәүче яугир Зәйтүн ЗАКИРОВ турында.

Дәһшәтле сугышның шаһиты
Дәһшәтле сугышның шаһиты

Зәйтүн Әхмаделмәкки улы Дөмәй авылында күп балалы гаиләдә эшчән егет булып үсә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфада – ДОСААФта белем алып, шофер һөнәрен үзләштерә.

Бәләкәйдән үк туган илне саклау бурычын күңеленә сеңдереп, буй җиткергән егет 1981 елның октябрендә зур теләк белән армиягә юллана. Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә 6 ай хәрби әзерлек үткәннән соң, Әфганстанның Кабул шәһәренә җибәрелә һәм хезмәтен тулысынча шунда үтә. Анда барып төшкәч тә, нинди максат, нинди бурычлар куелуын беркем дә аңлатмый.

Ят җирләр. Тәүдә егетләрне биек таулар үзенә җәлеп итә. Әмма аларның атутавышларыннан дер селкенеп торуы шомландыра. Зәйтүн өчен ныклыкны, осталыкны сынау минутлары шуннан башлана. Бу вакытта безнең сугышчылар хәрби хәрәкәтләр алып барган була инде. Нинди ут-ялкынга килеп эләгүләрен аңламый да кала егетләр. Әлеге бәхетсез илдә, һәр яклап дошманның утлы күзләре сагалап торган җирдә, коточкыч хәлләр шаһиты булып, командирлары кушканны башкара алар.

З.Закиров тәүдә 181нче гвардия мотострелковый полкта хезмәт итә. Арытаба Зәйтүн Закиров “Урал” машинасына өлкән водитель итеп билгеләнә. Аның бурычы – Союздан килгән колонналарга иминлек тудыру, юлларны саклау, озатып йөрү, кораллар ташу. Рота командиры җаваплы операцияләргә күпвакыт Зәйтүнне ала, чөнки егет техникасын биш бармагы кебек белә, тапкырлыгы белән дә, җитезлеге ягыннан да башкалардан аерылып тора, көтелмәгән очракларда югалып калмый, хәлдән чыгу юлын тиз таба. «Крепость» дип аталган таштан өелгән, сәмән стеналы ныгытмаларда һичнинди уңайлыклар булмый. Ун көнгә дип бирелгән солдат паегын еш кына – 20, хәтта бер айга сузарга туры килә. Көнгә ике кашык ботка эләкмәгән чакларда хәлсезлектән егылыр чиккә җитәләр. Ә иң читене, әлбәттә, сусызлык. Эсседән тәннәре куырыла, салкын җиле үзәкләренә үтә. Көн буе йөрү, төнен постта тору кыен да, хәвефле дә була. «Крепость» дигәннәре әледән-әле дошман һөҗүменнән җимерелә, төнлә солдатларга аны кире торгызырга туры килә. Һөҗүм вакыты – яшәү белән үлем арасы, солдат гомере кыл өстендә кала. Аз гына саксызлык, сабырсызлык та авыр югалтуларга китерә. Ни дисәң дә, каршы көчләр – үз өнендә, көчле һәм тәҗрибәле. Көндезен синең белән янәшә йөргән, карар күзгә көчсез генә күренгән ябык, картайган гадәти генә кешеләр дә, хәтта яшь-җилкенчәк һәм үсмерләр дә әллә нинди вәхшилекләр эшләп куя. Кыскасы, виноградлар үсеп утырган бакчада да, кышлакларда да, тауларга чокып ясалган тар уемлы тәрзәләрдән дә үлем афәте карап, сагалап тора аларны. Ачлыкка да, авырлыкка да чыдый солдат, яралары авыртуына да түзә, әмма дусларын югалтуга гына күнегә алмый. З.Закиров бик күп сугышчан операцияләрдә катнаша.

- Башта Әфганстанның нинди куркыныч булуын аңлап җиткермәдек, адым саен үлем белән очраштык, югалып калдык. Соңыннан өйрәнеп киттек, куелган бурычны үтим дисәң, үлем турында уйланырга вакыт калмый. Күпме михнәтләр кичердек, күпме иптәшләрем ятып калды.., - ди элекке яугир авыр хатирәләргә бирелеп.

Һәр агач, таш артында үлем сагалаган шартларда, Туган ил кушканны үтәргә омтылган совет сугышчылары батырлык, чыдамлык күрсәтә. 50 градус эсселектә, тынчу кабина эчендә сусап үткән юлларның авырлыгын Зәйтүн үзе генә белә. Менә шулай намусына тап төшерми антына тугры калган ил солдатларының берсе ул – З.Закиров. Ул “Яугир интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан” медале белән бүләкләнә.

1984 елның февралендә, авылыннан чыгып китүенә 2 елда 4 ай үтүгә, туган йортына аяк баса. Озаклап ял итеп тормыйча, район эчке эшләр бүлегендә милиционер-водитель булып хезмәт юлын башлый. Шул рәвешле, 20 ел үз һөнәренә тугры кала. Тәҗрибәле шофер машинасын һәрвакыт төзек тота, үз вазифасын намус белән башкара. 2004 елда З.Закиров өлкән прапорщик булып отставкага чыга. Фидакарь хезмәте “За отличие в труде”, “МВД милиционеры отличнигы” билгеләре белән билгеләнә. Арытаба ул Югары Яркәйдәге хәрби комиссариатта, Росгвардиядә, бассейнда эшли һәм лаеклы ялга чыга.

Зәйтүн Закиров - үрнәкле гаилә башлыгы да. Ул 1988 елда авылдашы Алия Хәмитҗан кызы белән гаилә корып, 2 бала үстерәләр. Кызлары Гүзәл белән Айгөл гаиләләре белән Уфада яшиләр, балалар үстерәләр. Кызганчка каршы, тормыш иптәше Алия каты авырып, бакыйлыкка күчә.

Сугыш сугыш инде ул. Яралары мәңге төзәлә торган түгел. Шуңа да әфганлыларның теләкләре бер – илебездә тынычлык урнашсын иде...

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: