Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 февраль , 11:00

Торачының өч бөркете

Алтын көзнең ямьле бер көне. Күпләрнең күңеленә иң кояшлы көн булып кереп калсын әле дигәндәй, иртә таңнан кояш кызарып, тәгәрәп килеп чыкты да, бар нурын авыл урамнарына сипте. Кунакчага кунган әтәчләр дә “Торыгыз, уяныгыз!” дип кычкырып өлгермәделәр, урам буйлап яңгыраган гармун тавышын ишетеп, никтер туктап калдылар.

Торачының өч бөркете
Торачының өч бөркете

Гармуннарның күрекләрен киң итеп тартып, урамнан егетләр килә:

Киткән чакта каерылып,
Карыйм мин авылыма.
Без китәбез, сез каласыз,
Шул гына уйларымда.
Некрутлар җыры...
Онытмагыз безне дигәндәй, үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтеп җырлый алар бүген.

Армиягә китәм әле,
Китәм дуслар-туганнар.
Барырбыз да, кайтырбыз да,
Сау булыгыз, туганнар!
Бер-бер артлы бу якты дөньяга аваз салган, бергә җитәкләшеп беренче сыйныфка укырга барган, бергә укуны тәмамлаган ике дус Дамир Шәмсиев белән Рузалин Фазлыевны авыл халкы ил сагына озатты. Әти-әнигә сагышланмаслык та түгел, кайда эләгер кадерләп үстергән уллары?! Инде өч ел Әфганстан илендә барган куркыныч сугыш утларга сала аларны. Әйе, ата-ананың теләге изге, аныңнарасые гына эләкмәсен бу сугышка, исән-иминкайтып керсен балакае туган-үскән җирләренә. Тик егетләрнең тәкъдирләре шулай язылган булган, күрәсең.

Частька барып керүбелән командирлар, егетләрнең күбесе Әфганстанга китәчәкләрен белдерәләр. Егет кеше туганда ук корал тотып туа дигәннәре дөрескә киләдер инде. Берничә ай мылтык тотып карарга өйрәнгәннән соң, декабрьнең 27 сендә Кандагар шәһәренә килеп урнаша алар. Бер-берсен күз карашыннан аңлаган ике дус һаман бергә.
4 гыйнвар көнне беренче сугышка кереп китәләр. Рузалин - батальон сагы составында юллар саклауда, Дамир - БРДМ да солдатлар төялгән машиналарны, танкларны каршы алып, озатып йөрүче. Һәрвакыт ут эчендә, уйламыйча, тикшермичә бер адым читкә атлау юк, шуны белә егетләр. Берничә тапкыр яралану, госпитальдә терелеп чыгуга тагын шунда, Кандагарга. “Башта бернәрсә дә куркыныч булып күренмәде, тик кайтырга көннәр якынайган саен, ничек тә исән-имин Торачы авылына, әткәй-әнкәем янына кайтасым килгәнен бик нык хәтерлим”,- дип искә ала Дамир. Ату-шартлау, күккә очкан машиналар, авыр яралардан соңгы сулышын алган дуслар - алар турында сөйлисе килмәде инде чәчләренә чал төшкән яугирнең. Кайтыр алдыннан, яңа призывникларны китерделәр безнең янга.
– Башкортстаннан бармы? - дибез.
-Бар! - дип кычкыралар.
–Илештән бармы? - дибез.
-Бар! – диләр.
– Исәмәт авылыннан бармы?
- Бар, әнә бит яныңда басып тора, - диләр. Исәмәт авылыннан Фәнис абыйның малае Хәлил янымда торган икән. Кочаклашып, елашып күрештек.

Хәлил дә ике ел хезмәт итеп, исән-сау Исәмәтенә кайтты. Ике ел ярым Әфган сугышында булып, тугызынчы февральдә кайтып төштек Рузалин белән. Әфганнан чыгып киткәндә 18-20 градус эссе булса, 30 градус салкын белән каршы алды безне авыл. Ишек бикле, әткәй-әнкәй картыйларда булган, хәзерге кебек кәрәзле телефон юк. Йозакны бер тарткан идем, ачылды. Кереп калын әйберләр табып киенә башлауга, ишек тавышы. Китте елаулар, кочаклашулар, дуслар, күршеләр кереп тулды. Рузалинны да шулай өй тулы кеше белән каршы алганнар. Аягында ноские да булмаган икән аның. Аяклары кып-кызыл. Әнисенең тезләнеп ап-ак оекбашлар кидергәнен сөйләделәр соңрак. Бездән соң, Торачыдан тагын бер егетебез - Салават Таһиров та исән-сау авылга әйләнеп кайтты. 1987 нче елда, Илештән килгән җиде егетнең берсе булып сугышка керә Салават һәм 1989 нчы елда туган ягына әйләнеп кайта. “Минбат 66” маркалы машинада озатучы була ул. Батырлыгы өчен командование тарафыннан исеме уеп язылган сәгать белән бүләкләнә.

Торачы авылының өч бөркете дип атадым бу мәкаләмне. Әйе, бөркет булып яуга ташландылар, яхшы хезмәтләре өчен командование тарафыннан бик күп мактау кәгазьләре алдылар. Тыныч тормышта да бөркет булып яшиләр алар. Гаилә кордылар. Рузалин белән Дамир тагын икәү бергә Себер якларына юл тоттылар, матур хезмәт юлы үттеләр. Дамир бүген авылда, әтисе белән әнисенең нигезен яңартып, гөл-чәчкә ясады. Быел инде бөркетләребез үзләренең 60 яшьлек юбилейларын каршы алачак.

Салават та матур итеп гаилә корды, күркәм дөньялар җитештерде, иптәше белән кадерләп ике кыз үстерделәр. Тик сугышны җиңеп чыккан солдатның авырудан гомере кыска булды, авыл халкын, якыннарын олы кайгыга салып, мәңгелеккә ташлап китте.

Матур тормышны үзләренең матур хезмәтләре белән матурлап яши бүгенге көндә Әфган сугышы ветераннары. МХО да булган егетләрнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын тели алар.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: