Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 февраль , 12:00

Йөрәкләргә мәңге уелган

Кайда гына йөрми, ниләр генә күрми,Ир-егеткәй белән ат башы...Бигрәк дөрес җырланган элек-электән безнең халкыбызда. Атка атланып яу чапкан, Порт-Артурны да, Берлинның үзен дә айкаган, кая гына башын салмаган да, ниләр генә күрмәгән шул ир-егетләр. Нәкъ шул ил гизүләр, солдат боткасы тәмен белү аларны көчле иткән дә инде. Алай гына түгел, кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт төзергә, гаилә корырга тиеш дигән гадәткә кергән әйтемнең бурычлары да ир-атлар иңенә ята бит.Мәкаләм герое илебезнең данлы үткәнен, ата-бабаларның зур яуларда күрсәткән батырлыгын тормышта үрнәк итеп алып, армия хезмәтен намус белән үткән совет буыны солдаты – Югары Яркәй авылында яшәүче яугир-интернационалист Галимҗан ЯЛАЛОВ.

Йөрәкләргә мәңге уелган
Йөрәкләргә мәңге уелган

Әфганстан сугышы, Әфганстан явы... Бу сугышның тарих битләрендә канлы эзләр, күпләр күңелендә тирән яралар калдырып үткәненә 36 ел булса да, ул онытылмый. “Мин үзем исән-имин әйләнеп кайтсам да, Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән солдатлар арасында һәлак булучылар күп булды. Газиз баласын кабат күрә алмаган аналар, сөйгән егетләрен көтеп алалмаган кызлар, тол калган хатыннар... Шуларның барысы да ничек онытылсын инде?” – ди анда хезмәт иткән еллары турында сөйләгәндә Галимҗан Газизҗан улы Ялалов.

Галимҗан уңган, булдыклы Түбән Йонны авылында Әдия һәм Газизҗан Ялаловлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән унбер баланың сигезенчесе. Иртә таңнан кичкә кадәр эштә булган ата-ананың гаиләсендә һәрчак тәртип, бер-берсен ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшәү. “Атадан күргән – ук юнган”, дип халык юкка гына әйтмәгән бит. Галимҗан дә гаиләсендә булган барлык уңай сыйфатларны күреп, эшкә өйрәнеп, бәләкәйдән үк техника белән кызыксынып үсә. Йонныда төп мәктәпне тәмамлый һәм укуын Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда (хәзер Башкорт аграр-технология колледжы) дәвам итә.

Тракторчы һөнәрен яхшы үзләштергән егет 1984 елның октябрь аенда армия сафларына чакырыла. Аларны Уфадан Урта Азия чик буе гаскәрләре составында хезмәт итү өчен Үзбәкстанга Термез шәһәренә алып китәләр. Яңа гына сафка баскан, Әфганстанга кертеләсе егетләргә яхшы хәрби әзерлек үтәргә кирәк була. Биредә аларны өч ай буена укыталар. “Туган яклардан аерылу бик җиңел булмаса да, үземнең авылдашым Данил Шәехморзин белән бергә булу күңелне тынычландыра, аерылу сагышларын җиңеләйтә иде”, - дип искә ала ул елларны.

Хәрби әзерлектән соң егетләрне Әфганстанның төрле ягына тараталар. 1985 елның февралендә канкоешлы Әфган җиренә аяк баскан Галимҗанга укчы-гранатометчик буларак, хезмәттәшләре, батальон белән берлектә Советлар Союзыннан килгән азык-төлек, яисә ягулык майлау материаллары белән колонналарны саклап, озатып йөрү, аларның иминлеге өчен җавап бирү бурычы йөкләтелә. Тәҗрибә туплаган курку белмәс солдатларны арытаба икенче батальонга, часть урнашкан дислокация урынына – Кандагар шәһәренә күчерәләр. Бәләкәйдән сугыш уеннарын кызык итеп кенә күргән егетләр инде чын сугыш картинасын үз күзләре белән күрәләр. Биредә әнкәйнең тәмле икмәге, авылдагы тыныч рәхәт тормыш та еракта калган оҗмах утравыдай тоела, сагындыра. Яугирнең: «Эш коралым БМП, пулемет, автомат булды» диюенә барлык армия хезмәтенең асылы салынган: тау-таш арасында тәүлекләр буе ач килеш тә приказга тугрылык саклау, дошманнар белән капма-каршы очрашу, алышу, югалтулар... “Бездән үтә дә ныклы җаваплылык, уяулык таләп ителә, чөнки дошман тик ятмый, сагалап кына тора. Баштан төрлесе кичте, юлда шартлау аркасында арабызда яраланучылар да, үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар да булды. Көнгә ике кашык ботка эләкмәгән дә хәлсезлектән егылыр чиккә җитә идек. Ә иң авыры, сусызлык. Әфган табигате бик кырыс: көндез эсселек 50 градуска җитә, тәннәр куырыла, ә төннәрен һава салкын, дымлы, җиле үзәкләргә үтә иде. Тау-таш арасыннан үткән авыр юлларны, кайчак бер йотым сусыз калып, җәфа чиккән көн-төннәрне хәтердән тиз генә җуеп булмый икән” - дип хәтер йомгакларын сүтә яугир-интернационалист.

Ике ел интернациональ бурычын үтәгәннән соң, “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Яугир интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан” медальләрен балкытып һәм Мактау грамоталары белән Йонны егете 1987 елның февралендә ата-ана нигезенә әйләнеп кайта. Чит-якларга чыгып китми ул, бәхетне туган җирендә, яраткан хезмәтендә таба - Югары Яркәйдәге торак-коммуналь хуҗалыгында үзәк котельныйда «МТЗ-50» тракторына утырталар. 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр “Водолей” җәмгыятенең иң тырыш хезмәткәрләренең берсе ул. Хезмәтенә җаваплы караучы, һәр эшне җиренә җиткереп үтәүче Галимҗан Газизҗан улын һәркем хөрмәт итә. Йөкләтелгән бурычны бар тырышлыгын салып башкара предприятие уңганы. Төрле аварияләрне вакытында ачыклап, төзәтү өчен һәрвакыт сафта ул.

1991 елның мартында Шаран районы Бурсык авылы кызы Әминә белән мәхәббәтле гаилә учагы тергезеп, гөрләтеп туй үткәрәләр. Өч балага гомер бүләк итеп,лаеклы тәрбия биргән, тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлаучы Ялаловлар үрнәкле гаиләләрдән санала. Уллары Марат-Андреевкада “Транснефть” җәмгыятендә, Миләүшә район судында эшли. Төпчек уллары Марсель Башкорт дәүләт университетында магистратурада укый.

Галимҗанның туган якка кайтып, хезмәт салуына да дүрт дистә елга якын вакыт үткән. Эшендә казанган уңышлары өчен бик күп Почет грамоталары белән бүләкләнгән, БР Президенты Указы нигезендә «Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә дә лаек булган. “Бүген күркәм тормышта яшибез. Теләгем бер: ил-җиребездә күгебездә тынычлык урнашсын!”, - ди Әфган сугышы ачысын үз күзләре белән күреп, үз җилкәсендә татыган яугир-интернационалист. Әйе, тынычлык барыбызга да кирәк, шуңа күрә Галимҗан Ялаловның бу сүзләренә кушылмый калу һич мөмкин түгел.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: