Кичәдә катнашучы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин: ”Туган якҗырчысы булган шагыйрьнең иҗатын безбелергә тиеш. Аның китапларын уку, мәктәпләрдә шигъриятен өйрәнү - зарур. Ринат Мәгъфүрҗан улының иҗатын саклаудагы һәм таратудагы зур эшләре өчен аның гаиләсенә – Айсылу Зәки кызы белән кызлары Ләйсәнгә рәхмәтебезне җиткерәбез,” – диде ул һәм аның тормыш иптәше Айсылу Хәйретдиновага, кызы Ләйсәнгә истәлекле бүләк тапшырды.
Билгеле булуынча, шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан район үзәкләштерелгән китапханәсе район конкурсы игълан ителеп, аңа декабрь ахырында йомгак ясалган иде. Җиңүчеләр исә хәтер кичәсендә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Конкурста “Моңдаш” ансамбле башкаруындагы “Ап –ак калач куя Илешем” җыры аеруча үзенчәлекле булды. Җиңүчеләргә бер уңайдан район хакимиятенең Дипломнары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Боларга “Кызыл таң” гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның һәм Айсылу Зәки кызының да истәлекле бүләкләре өстәлде.
Ринат Хәйринең яшәүдәверенең 20 елы Югары Яркәйдә үтә. Аның бердәнбер кызы – Ләйсәне биредә беренче адымнарын атлый, “туган тел”, “туган як”, “әти-әни” дигән сүзләр белән теле ачыла, урта мәктәпне тәмамлап, югары белем ала. Әти-әнисе юлыннан китеп, журналист һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә Ләйсән Хәйретдинова Башкортстан Республикасы Башлыгының Төбәкләр белән идарә итү Үзәгенең бүлек мөдире урынбасары вазифасын башкара.
Шагыйрә, драматург, журналист, Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич ис. яшьләр дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстаның атказанган мәдәниәт хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Язучылар Союзы рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбердина, шагыйрь, язучы, журналист, Ш.Ходайбердин ис. дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Әхмәр-Гомәр Үтәбаев, журналист, язучы һәм дәүләт эшмәкәре, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев ис. дәүләт премиясе һәм Ш.Ходайбердин ис. премия лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәниәт хезмәткәре Галим Хисамов, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены иясе, «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Ш.Ходайбирдин ис. республика журналистлар премиясе, «Төрксой» халыкара мәдәниятләр оешмасының журналистар премиясе лауреаты, Юлдаш» радиосының «Яңалыклар» бүлеге җитәкчесе Зөһрә Арсаева, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов ис. әдәби премия лауреаты, Зәйнәп Биишева ис. Башкортстан Китап нәшриятенең балалар әдәбияте редакциясе мөхәрире, шагыйрә Әлфия Әсәдуллина якыннарын, эшен яратып яшәгән Ринат Хәйри хакында бары тик якты истәлекләр генә саклана дип билгеләде. Алар рухиятебезне баету максатында күпләп китаплар укырга чакырдылар, яңа гына язылган шигырьләрен укыдылар.
-Ринатның иҗаты, аның туган якка мәдхия җырлаучы шигырьләре еллар үткән саен халкыбыз күңеленә ныграк үтеп керә, йөрәк түрендә урын ала. Китапларын балалар да бик яратып укый. Киләчәктә дә кадерле кешебезнең шигъри васыятьләре балкып яшәсен, аларны сакласак иде, – диде шагыйрьнең әдәби хәзинәсен бөртекләп туплауга, үзе үлгәннән соң китапларын чыгаруга күп көч салган Айсылу Зәки кызы.
Ул район җитәкчеләренә, китапханә коллективына, шагыйрьнең авылдашларына гаиләсе исеменнән рәхмәтен, ихтирамын җиткерде.
Илеш мәълүмат үзәге директоры - баш мөхәррире Лира Гәрәева, озак еллар “Маяк» гәзите редакциясендә бергә эшләгән ветеран-журналист, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәмзия Хәдимуллина, дусты, хезмәттәше Фәрит Харрасов төрле еллардагы Ринат Мәгъфүрҗан улы белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Фәрит Фәррәхетдин улы Ринат Хәйринең “Яркәй каеннары” җырын гармунда башкарды. Эльмира Насыртдинова шагыйрь истәлегенә багышланган үзе язган шигырен, Әлфия Вәлиева поэмадан өзек укыды. Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсилә Басыйрова, Рәсидә Мостафина, Илшат Сибәгатуллин моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Матур эчтәлекле хәтер кичәсенең сценариен төзүче, алып баручы район үзәкләштерелгән китапханәсенең китапханәчесе, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина булды.
Төштән соң бер төркем кунаклар Ринат Хәйринең туган авылы Үрмәткә юлландылар. Башта зиратка барып, шагыйрь каберенә чәчкә салу оештырылды, аннан соң мәктәптәге музеенда булдылар. Авыл мәдәният учагында бай эчтәлекле хәтер кичәсе үтте.
Бу дөньяда аз яшәсә дә, үзенең чагу иҗаты белән якты эз калдырган Ринат Хәйри исеме халкыбыз күңеленә уелган. Әйе, шагыйрь шигырьләрендә яши.
Лира КӘБИРОВА.