Әлфис Гәрәев та тормышта үз юлын тырышлыгы, эшсөярлеге, максатчанлыгы белән сала, башкаларныкын кабатламый. Ул гади эшчедән югары вазыйфаларга кадәр күтәрелгән. Әлфис Фәнис улы хезмәт юлының шактый зур өлешен – утыз елга якын гомерен – торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә багышлаган. Бүген исә ул тагын да җаваплырак вазыйфаны били – Уфаның Дим районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары. Моңа өстәп, шуны да әйтәсе килә: ул – гыйбрәтле хикәяттәге ир-егет кебек, аягында ныклы басып торучы ир узаманы, эш кешесе, гаилә башлыгы, үрнәкле әти. Бүгенге әңгәмәбез Әлфис Фәнис улының алтын юбилее алдыннан эшләнеп, аның язмышы, тормыш юлы, киләчәк турында уйланулары хакында булыр.
– Әлфис Фәнисович, сөй ләшүне туган якларыгыздан башлыйк әле.
– Мин Сеңрән авылында Мәдәния һәм Фәнис Гәрәевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием колхозыбызның алдынгы механизаторы булса, әнием изге һөнәр иясе – фельдшер булып эшләде. Безнең белән бергә әтиемнең әти-әнисе дә яшәде. Мәгълүм булуынча, карт-әни белән картәти тәрбиясе дә алган балалар итагатьле булып үсә, чөнки буыннар дәвамлылыгы саклана. Авылҗирендә әти-әнигә барлык эшләрдә дә ярдәмләшеп үстек. Гаиләдә энеләрем Рәфис белән Глүс тә үсеп, бәхетле балачак кичердек. Безнең авылда сигезьеллык мәктәп кенә бар иде, шуңа урта мәктәпне күрше Кадер авылына йөреп укыдык. Сеңрән мәктәбен – кызыл аттестатка, Кадер мәктәбен “көмеш медаль”гә тәмамладым. Бары тик “4” һәм “5” билгеләренә укудан тыш, мәктәпнең иҗтимагый эшләреннән дә читтә калмадым. Ә инде мәктәптән соң документларымны Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына тапшырдым һәм җиңел генә укырга кереп киттем.
– Студент еллары күңелегез түрендә матур истәлекләр белән сакланадыр?
– Әйе, бик күпләрнеке кебек үк, студент еллары хатирәләргә бай булды. Без тырышып белем алдык, күңелле яшәдек. Нәкъ шул елларда чын дусларымны таптым, гомерлек мәхәббәтем – булачак хатыным белән очраштым.
– Хатыныгыз белән дә таныштырып китегезче.
– Эльвира Фәнил кызы Кырмыскалы районының Атҗитәр авылында туып-үскән. Студент елларында танышып, дуслашып, аның мәхәббәтен яуладым, мин югары уку йортын тәмамлаган елда өйләнешеп, гаилә кордык. Хатыным чибәр, ягымлы, акыллы, кыскасы – баряктан да килгән ул. Нәкъ Эльвирам белән кавыштырганына Ходаема мең рәхмәтлемен. Гаиләбездә ике ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Өлкән улыбыз – Динислам, төпчеге – Даниял. Улларыбыз икесе дә мәктәптә яхшы укыды һәм Мәскәүдәге югары уку йортында белем алырга юлланды. Динислам – инде дипломлы белгеч, һөнәре буенча илебез башкаласында уңышлы эшли һәм үз белгечлеге буенча аспирантурада укый. Узган елда өйләнде. Киленебез Иринаны кызыбыз кебек якын күрәбез. Даниял – әлегә студент.
– Әлфис Фәнисович, югары уку йортын тәмамлап, инженер мелиоратор дипломына ия булсагыз да, Сез хезмәт юлыгызны торак-эксплуатация участогында слесарь-сантехник булып башлагансыз. Моңа нәрсә сәбәпче булды?
– Алда әйтүемчә, институтны тәмамлаган елда гаилә кордык һәм Уфада калырга булдык. Мин торак-эксплуатация участогында слесарь-сантехник булып эшкә урнаштым. Белмәгәнемне өлкәннәрдән сорап, аларның эшләгәнен карап өйрәндем. Ни дисәң дә, үз кулың белән тотып эшләгән бервакытта да онытылмый һәм бу миңа киләчәктә дә бик нык ярдәм итте. Ә инде өч айдан мине торак ремонтлау-эксплуатацияләү предприятиесенең мастеры итеп куйдылар, соңрак баш инженер, директор вазыйфаларын башкардым. Шулай итеп, минем язмыш торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсе белән гомерлеккә диярлек бәйләнде.
– Әлеге өлкә бик катлаулы һәм җаваплы. Торак-коммуналь хуҗалыкта проблемалар шактый күп. Таякның авыр башы һәр вакыт җитәкчегә төшә – көн дә диярлек шикаятьләр, үтенечләр белән киләләр. Монда инде кешеләрне тыңлый, ишетә белү сәләте һәм дөрес җавап, киңәш бирү, үз эшеңдә компетентлы булу да кирәк. Четерекле мәсьә ләләрне ничек хәл итәсез?
– Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көн саен кешеләрнең тормышы уңайлырак булсын өчен тырыша. Бу өлкәнең эше һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән меңәр ләгән кеше көн саен файдалана. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тырышлыгы белән фатирларда су, ут һәм җылылык бар, аларның хезмәте нәтиҗәсендә җыештырылган һәм ремонтланган подъездлардан, чиста тротуарлардан йөрибез, төзекләндерелгән ишегалларына чыгабыз. Мин, гомумән, тораккоммуналь хуҗалыгын кеше организмы белән чагыштырыр идем. Кешенең бер генә әгъзасы дөрес эшләми башласа да, өзеклек туа. Безнең өлкәдә дә шулай ук килеп чыга. Ә инде кешеләр белән төрле мәсьәләне төрлечә хәл итәргә туры килә. Сез әйткәнчә, кешене тыңлый, ишетә дә белергә кирәк, шул ук вакытта җитәкче кирәк чакта “юк” дип әйтә дә белергә тиеш. Кул астында эшләүче кешеләр белән дә шулай ук. Кеше, әйткәнне көтеп тормыйча, үзе белеп эшләргә тиеш, минемчә. Шул вакытта гына нәтиҗәле эшләп була.
– Сер түгел, соңгы елларда илебездә эшче һөнәрләргә кытлык. Бу вәзгыятькә Сезнең караш?
– Бу бүген генә килеп туган проблема түгел. Безнең буын балалары хезмәт тәрбиясе алып үсте. Йорт, колхоз эшләрендә катнаштык. Мәктәптә укыганда ук урып-җыюда катнаштым. Алтынчы сыйныфта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләсәм, унынчыда укыганда инде миңа комбайн штурвалын ышанып тапшырдылар. Тормыш бер урында гына тормый. Һәр буын кешесе үз баласының яхшырак тормышта яшәвен тели. Бәлки, шуңа күрә дә яшьләрнең күбесе тир түкми генә акча эшләү юлларын хуп күрә.
– “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтем белән килешәсезме?
– Килешәм. Мин, гаиләдә өлкән улбуларак, әти-әни кул арасына бик иртә кердем. Балта остасы булып китмәсәм дә, кулыма эш коралы алсам, барлык эшләрне дә башкарып чыга алам. Бу эшләрнең күбесенә әтием өйрәтеп калырга ашыкты, чөнки ул яшьли чиргә сабышты, нибары 40 яшендә бакыйлыкка күчте. Үзе белгәннәрне миңа өйрәтеп калдырганы өчен мин әтиемә бик рәхмәтле.
– Туган ягыгызга еш кайтасызмы?
– Җае чыккан саен кайтабыз. Туган нигеземдә кадерле әнием белән энем Рәфис яшиләр. Кызганыч, энем Глүс инде безнең арада юк. Кайтканда Сеңрән тау башына менеп, тирә-якка хозурланып, балачак хатирә ләренә чумарга яратам.
– Заман башка – заң башка, дигәндәй, хәзер кешеләр үз-үзләренә бикләнде. Хәтта ки туганнар да бер-берсе белән аралашмый. Шушы хакта ни әйтер идегез?
– Минемчә, бу хәл һәр кешенең үзеннән тора. Туганнар белән аралашырга, бер-береңә терәк булып, шатланып яшәргә, кирәк чакта ярдәм кулы суза белергә кирәк. Аннары, шушындый аралашу вакытында балалар үзләренең ерак ту-ганнары белән таныша. Бу да бик мөһим.
– Сезнең өчен ватанпәрвәрлек нәрсә ул?
– Минем өчен ватанпәрвәрлек – ул гаиләмә, туган республикама, илемә булган эчкерсез мәхәббәт.
– Тормыш юлын узганда иңнәрен куярдай чын дусларыгыз бармы?
– Кайгыны уртаклашыр дус-иш табыла ул... Ә менә шатлыгыңны бүлешер дустың булу – зур бәхет. Шөкер, минем сыналган, чын дусларым бар.
– Җаваплы вазыйфа биләүче кешегә эчке яктан да ныклы булырга кирәк, минемчә. Бу тәҗрибәдән киләме, әллә инде холыктанмы?
– Икесеннән дә киләдер. Мәктәптә укыганда ук пионер оешмасының дружина Советы рәисе, мәктәп комсомол комитеты рәисе итеп сайлап куйганнар иде. Күрәсең, холкымда балачактан ук оештыру һәм җитәкчелек сыйфатлары булган. Ә инде институтның икенче курсында укыганда тулай торак комендантының ярдәмчесе итеп сайландым. Бу вазыйфа миңа киләчәктә кешеләр белән аралашуда, җитәкчелек итүдә зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте.
– Яраткан шөгылегез бармы?
– Кышын чаңгыда, тау чаңгысында шуарга яратам һәм бу шөгыльгә гаиләм белән вакыт бүлергә тырышабыз, чөнки эш графигым бик тыгыз.
– Сез режим белән яшисезме?
– Бервакытта да сәгатьләп эшли белмәдем. Кирәк икән – иртәнге таңнан да, төнлә дә эшлим. Шуңа, төгәл режим белән яшим, дип әйтә алмыйм.
– Тормыш девизыгыз нинди?
– Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга!
– Гомерегезнең иң бәхетле көне һәм йөрәгегезне тетрән дергән кайгылы чагыгыз кайчан булды?
– Тормышымның иң бәхетле мизгеле – әти булган көнем. Иң бәхетсезе – әтием вафат булганы.
– Шәхси тәҗрибәгездән чыгып, бүгенге яшьләргә ни әйтер идегез?
– Максатчан булырга, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Киләчәген хәстәрләгән һәркем күңеленә хуш килгән һөнәр сайлап, белем алырга, гаилә корырга, балалар үстерергә тиеш.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.