Әйе, туган телдә җыр, моң… Йөрәкләргә үтеп кереп, салкын күңелләрне дә нурландырырга, җылытырга сәләтле ул. Көйләрне тыңлау сагышлы уйларны тарата, җанга тынычлык, рәхәтлек бирә.
Сүзләре дә, көе дә халык бәгыреннән саркып чыккан җыр гына күңелләргә үтеп керә, җанны уята. Йонны авылында туып, биредә тормыш корган яисә килен булып төпләнгән 20гә якын җыр-моң остасы тамашачыларны моңландырды да, тәэсирләндерде дә. Данил Шәехмурзин, Наил Рәхмәтуллин, Шамил Шафыйков, Гөлшат Мәгъданова, Фәһия Байморатова, Алмаз Шәрипов, Вәсилә Гыйльманова, Эльмира Шәмсегәрәева, Әлфинә Мөҗипова, Ильяс Гыймадисламов, Миләүшә Гыйльметдинова, Илдар Хәйбрахманов, Лилия Хәйбрахманова һ.б. башкарган җырлар, Йонны балалар бакчасы кызлары һәм малайларының, төп мәктәп укучыларының дәртле биюләре һәм җырлары көчле алкышларга күмелде.
Бәйгедә катнашучыларның иҗаты көннән-көн үсүгә таба бара. Билгеле, аларның уңышлы чыгышлары теләктәшлек-дуслык хисләре тагы да камилләшергә, алга барырга көч-куәт бирә. Шуның өчен дә бәйгенең максаты - яшәгән халыкның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен берләшеп, аны яшәтүдә, күтәрүдә, төзекләндерүдә көчне туплау, ата-бабаларыбызның мирасын саклап, киләчәк буынга васыять итеп калдыру, авылны үстерү өчен яшьләрне биредә төпләнергә өндәү дип билгеләнгән.
Иҗат кичәсендә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады, аны башлап оештыручы Рүзил Мәгъдановка, шулай ук спонсорлык ярдәме күрсәтүче И.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгына, “Молоко”, “Агыйдел” җәмгыятьләренә рәхмәт сүзләрен яңгыратты.
- Бүгенге концерт күңелгә шулкадәр олы шатлык алып килде. Халык башкарган моң, көй, җыр - ул күңелне дә күтәрә, кәефне дә яхшырта. Милли горефгадәтне туплап, халкыбыз моңын, җырын, биюен берләштереп, киләчәк буынга тәрбия биреп авылны мәдәни үстерү зур әһәмияткә ия. Сөенечле, авылда ике мәчет эшләп килә. Бу юнәлеш тә халыкны берләштерә һәм туплый. Киләчәгегез тагы да ямьлерәк, матуррак булсын,- дигән теләкләрен җиткерде ул һәм авылны үстерүдә актив катнашучы Рәвис Мансуровка, Ибраһим хәзрәт Мәгъдановка, Динар Шәйморатовка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәтен тапшырды.
Илдар Иршат улы бүгенге көндә Р.Мәгъдановны махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга даими рәвештә иң күп спонсорлык ярдәме күрсәтүче булып торуын билгеләде. Бу җәһәттән чиксез рәхмәтен юллады.
Концерт хәйрия акциясе буларак, анда җыелган 25 мең сумнан артык акча средствосы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә ярдәмгә юлланачак.
-Шушы мәдәни чара вакытында без тагын бер мәртәбә халкыбызның нинди эшчән, җыр-моңга бай күңелле икәнен күрдек. Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калыйк. Йонны авылын үстерүгә юнәлтелгән һәр чарада бердәм булыйк, бергә булыйк, – дип чакыды Р.Мәгъданов үз чыгышында һәм авылда хуҗалык итүдә күрсәткән ярдәмнәре, халык яшәешен җиңеләйтүдә үз өлешен керткән “Агыйдел” җәмгыяте директоры Альмир Әюповка, “Молоко” җәмгыяте директоры Азат Гыйлемхановка, КФХ җитәкчесе Илдар Ялаловка, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиевка, Рәхмәт хаты тапшырды. Бу көнне бәйгедә катнашучылар 5әр мең сум акчалата премиягә лаек булды.
Кичәдә шулай ук Рүзил Риф улының дусты, Русия телевидениесе алып баручысы, «Матч ТВ» телеканалының спорт комментаторы Дмитрий Губерниевның да котлаулары ишеттерелде.
Район мәдәният сараеның хезмәткәрләре, төп чыгышлары Йонныдан булган Айвар Миңнеголовка, Илдар Хәйбрахмановка, Алмаз Шәриповка, шулай ук гармунчы Ришат Абдуллинга кичәне музыкаль яктан бизәгәннәре, дәртле җырлары белән сөендергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Тамашачылар, үз чиратларында, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бар халык исеменнән Р.Мәгъдановның укытучысы Фәсиха Кашапова изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Җыр-моңга үрелеп барган ямьле концерт ахырына якынлашты. Киләчәктә дә зур, тату гаиләдәй бергә-бергә эшләргә, тагы да матуррак җырлар башкарырга, тулы зал тамашачылар җыеп, концертлар бирергә язсын, иҗатыбыз көннән-көн чәчкә атсын, дигән теләкләр белән халык йортларына таралышты.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.