Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 февраль , 13:00

Ата-аналар өчен тест

Сорауларга «әйе» яки «юк» дип гадел җавап бирергә тырышыгыз.

Ата-аналар өчен  тест
Ата-аналар өчен тест

1. Улыгыз (кызыгыз) еш кына тоткарлана, озак вакытка билгесез югала.

2. Ул сезнең белән сөйләшергә теләми,сездән читләшә.

3. Аның кәефе еш һәм кискен үзгәрә, кайчакта ул бик ачулы һәм хәтта агрессив була, кайчак бик сүлпән һәм, хәтта, битараф та була.

4. Бала начар укый башлый, дәресләрне калдыра.

5. Улыгызның (кызыгызның) полиция белән проблемалары барлыкка килә.

6. Сез шприцлар, дарулар, корымланган кашыклар һәм наркоманның башка атрибутларын табасыз.

7. Улыгызның (кызыгызның) шикле дуслары барлыкка килә.

8. Бала яшеренгә әйләнә, мәсәлән, сез килеп кергәч, телефоннан сөйләшүне туктата.

9. Аның кесә акчаларын нәрсәгә сарыф итүе аңлашылмый.

10. Акчагыз һәм өйдәге әйберләрегез югала.

11. Улыгызны (кызыгызны) йокым-сырау яки йокысызлык газаплый. Бала агарынган кебек күренә.

12. Улыгыз (кызыгыз) вакыты-вакыты белән «аңлаешсыз» халәттә була (хәрәкәтләр координациясе бозыла, күзләре сәер, сөйләме буталчык).

13. Фатирда еш кына янган үлән, серкә, ацетон, клей исләре сизелә.

14. Баланың киемендә кан таплары бар.

15. Улыгызның (кызыгызның) кулында инъекция эзләре яки күгәргән урыннар күренә.

16. Бала үзенең физик халәтенә һәм тышкы кыяфәтенә битараф.

17. Аның аппетиты югала һәм ябыга, һәм, киресенчә, чамасыз ашый.

18. Бала һәрвакыт озын җиңле кием кия.

19. Ул еш кына ялганлый.

20. Сез аның белән нәрсәдер шикле икәнлеген сизәсез.

Нәтиҗәләрне эшкәртү.
Әгәр 7 дән артык билге сезнең балага туры килә икән, мөгаен, ул чыннан да наркотиклар куллана. Әгәр дә сез балагызның наркотик матдәләр куллануын ачыклыйсыз икән, үзегезне тыныч тотыгыз, паникага бирелмәгез. Ниндидер адым ясаганчы, туктап, түбәндәге сорауларга җавап бирегез: Белгәннәрегезне дөрес аңладыгызмы? Балага мөмкин кадәр яхшырак ярдәм итү өчен сез нәрсә эшли аласыз? Аның белән ышанычлы аралашу мөмкинлеген ничек саклап кала аласыз? Ул наркотикларны даими кулланамы яки бу бердәнбер “эксперимент”мы? Әгәр бу «эксперимент» икән, бәлки, бала белән сөйләшү дә җитә торгандыр. Әгәр баланың сәламәтлеге яки үз-үзен тотышы аның наркотикларны даими кабул итүен исбатлый икән, димәк, ярдәм итә ала торган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә вакыт җиткән. Алар - профессионал наркологлар, психотерапевтлар, психологлар.

Шуны исегездә тотыгыз - сез балагызны үзгәрергә, аны үзегезнең ярдәмегезне кабул итәргә мәҗбүр итә алмыйсыз. Ләкин начар гадәтне җиңү аның үз теләге булуына булышлык итә аласыз.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: