Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 февраль , 14:00

Бәхетләре туган якта

Авылларның киләчәге тырыш гаиләләр кулында. Туган төяген ташлап китми, анда төпләнеп, тырышып дөнья көткәннәр соклану уята. Безнең районыбызда мондый матур гаиләләр бихисап. Шундый яшь, тырыш гаиләләрнең берсе - Югары Яркәйдә яшәүче Энҗе һәм Илсур Шәйхлисламовлар.

Бәхетләре туган якта
Бәхетләре туган якта

Гаилә башлыгы Илсур Венера һәм Венер Шәйхлисламовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк авыл тормышын яратып, хезмәттә чыныгып үсә. Әтисе Венер абый (мәрхүм) “Урал” җәмгыятендә механизатор булып эшләсә, әнисе - Рсай сөтчелек фермасында алдынгы савучы. Илсур үзенә бәләкәйдән туган ягында йорт салып яшәүне, авыл хуҗалыгында эшләүне максат итеп куя. Рсай урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт аграр-технология колледжында укуын дәвам итә. Анда киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Арытаба Илсур Венер улы армияга чакыру ала. Красноярскийда хезмәт итә ул. Монда да сынатмый тырыш егет үзен тик уңай яктан күрсәтеп, иптәшләренең, командирларының ихтирамын яулый. Гаиләсенә хәрби частьтән Рәхмәт хатлары килеп кенә тора, әти-әнисе, туганнары зур горурлык хисе кичерә.

Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, туган якларына аяк баса егет. Бераздан ул себер якларына чыгып китә. Вахта ысулы белән эшләсә дә, туган ягын сагынуы басылмый, балачактагы хыялы да тынгы бирми. Биредә берничә ел эшләгәч, максатын тормышка ашыру өчен туган төягенә кайта һәм “Урал” җәмгыятенә эшкә урнаша. 2023 елдан баш инженер вазифасын башкара ул.

Тәвәккәл егет бер эштән дә куркып тормый, барысын да төгәл, җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең Дипломына ия булды.

Энҗе Югары Яркәй авылында Гөлкәй һәм Радмир Хөрмәтуллиннарның тату гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптән соң, Башкорт кооператив техникумында белем ала, хокук һәм социаль тәэмин итү һөнәре буенча кулына диплом ала. Читтән торып Башкорт кооператив институтын тәмамлап, муниципаль идарә итү белгечлегенә ия була.

2015 елдан Яркәй авыл советы авыл биләмәсендә җир эшләре буенча белгеч булып эшли. Халык белән уртак тел табуы, билгеләнгән бурычларны үтәве, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итүе аркасында коллективта да, авылдашлары арасында да ихтирам яулый.

7 ел элек әлеге ике яшь йөрәк чәчләрен - чәчкә бәйләп, күркәм гаилә кора. Үз көчләре, ике якның да әти-әниләре ярдәме белән Түбән Яркәйдә заманча, барлык уңайлыклары булган күркәм йорт тергезәләр. 2022 елда яшь парның дөньяларын түгәрәкләп кызлары Сафия туа.

Шәйхлисламовлар тырышып дөнья көтә. Бакчаларында төрле җиләк-җимеш мул уңышы бе- лән сөендерә. Елның нинди мизгеле булуына карамастан, аларның тәрәзә төбен аллы-гөлле чәчкәгә төрелгән гөлләр бизи. Гаилә бәйрәмнәре һәрчак аш-су, тәмле ризыклардан сыгылып торган өстәл артында үтә. Чөнки барлык уңган хуҗабикәләргә хас булганча Энҗе пешеренергә ярата һәм аның һәр ризыгы уңа. Шәйхлисламовларның аеруча яраткан бәйрәмнәре Яңа ел белән, кызларының туган көне.

«Без бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп башкарабыз. Бер-беребезгә каршы килү, үпкәләшү гадәте юк», — ди алар.

Җаның-тәнең биреп башкарырдай эшең, кайтуыңны сөенеп көтеп торыр гаиләң булгач, гади хезмәт кешесе шуннан ямь һәм дәрт табып яши һәм алдагысы көнгә зур өметләр белән карый. Ә илебезнең киләчәге - шундый ышанычлы уңганнар кулында. Бәхетне читтән эзләгәнче, туган ягыңда хезмәт салып, үз йортыңны булдырып, теттереп дөнья көтүгә ни җитә! Шәйхлисламовлар гаиләсе моңа ачык мисал булып тора, киләчәктә дә бәхетләр генә юлдаш булсын яшь парга.

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: