Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 февраль 2025, 07:00

Хезмәткә сыйфат белән

Район ветеринария хезмәтенең төп бурычы - эпизоотик иминлекне саклау, район территориясенә йогышлы һәм инвазион авыруларны кертмәү, терлекчелек продуктларының ветеринария ягыннан хәвефсезлеген тәэмин итү, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклау. Ел дәвамында коллектив үз бурычын төгәл үтәп, хезмәтне сыйфат белән башкарды.

Хезмәткә сыйфат беләнХезмәткә сыйфат белән
Хезмәткә сыйфат белән

Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте ветеринария станциясе, ветеринария лабораториясе, диагностика, ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге, 4 ветеринария дәваханәсе һәм 4 ветеринария участогыннан тора. Район ветеринария хезмәте 22 авыл советына, 87 торак пунктка, 12 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгына һәм дүрт меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.

Коллективны 40 кеше, шул исәптән 37 ветеринария белгече тәшкил итә. Районның ветеринария хезмәте 14 берәмлек автотранспорт, шул исәптән 2 берәмлек дезинфекцияләү өчен машина бар.

Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре ветеринарлары белән берлектә җайга салынган эше нәтиҗәсендә район терлекләрнең кискен йогышлы һәм хроник инфекцияләр буенча имин булып кала.

Эпизоотиягә каршы чаралар үткәргәндә тулы колач алуга ирешү өчен учет кирәк. Шул максатта районда барлык хайваннарга идентификацияләү үткәрелә һәм “Регагро” электрон системасына кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу тире асты чиплары кертелә, аларны махсус сканерлар белән укырга мөмкин, ә шәхси йортларда биркалар тагыла.

Ел дәвамында район буенча барлыгы 46 меңнән артык документ рәсмиләштерелде. ФГИС “Меркурий” системасында 3500 хуҗалык субьекты теркәлгән.

Район халкын ветеринария-санитария ягыннан сыйфатлы терлекчелек һәм басучылык продукциясе белән тәэмин итү кысаларында сөт, ит, яшелчә, бал һәм башка продуктларга барлыгы 2450 экспертиза үткәрелде. Районның өч сую пунктында 3650 баштан артык терлек чалынды һәм азык өчен тикшерелде.

Лаборатория-диагностика бүлеге 2020 елда җиде район лабораториясенең берсе аккредитация буенча федераль хезмәттә (ФСА) аккредитация узды, 2024 елда ул расланды. Бу биш йогышлы авыру буенча тикшеренү нәтиҗәләре Русия Федерациясенең бар территориясендә гамәлдә дигәнне аңлата.

Шулай ук елдан-ел ветеринария хезмәтенең матди-техник базасы яхшыра, яңа җиһазлар, лаборатория приборлары сатып алына, автопарк яңартыла, төзекләндерү, җылыту системаларын алыштыру буенча эшләр башкарыла, лаборатория биналарының фасады төзекләндерелә. Бюджет субвенцияләре вакытында үзләштерелә, матди запаслар һәм чыгым материаллары сатып алына.

Тотрыклы һәм нәтиҗәле эш башкаруга карамастан, киләчәктә күп нәрсәләргә ирешәсе бар, чөнки тормыш бер урында тормый, елдан-ел законнарда яңа үзгәрешләр барлыкка килә, яңа авырулар ачыклана, аларны дәвалауның яңа ысуллары булдырыла. Шуңа бәйле рәвештә ветеринария хезмәте алдына эпизоотик иминлекне тәэмин итү, вак йорт хайваннарын идентификацияләү һәм стерильләштерү, ветеринария объектларына яңа закон таләпләрен кертү, хайваннарның продуктлылыгын һәм җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелә торган хезмәтләрне яхшырту кебек зур бурычлар куела.

Шуны да билгеләргә кирәк, терлекләр һәм кошлар авыруларын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча ветеринария белгечләрен укыту һәм стажировкалау оештырыла.

Безнең хезмәткәрләр югары профессионализм белән аерылып тора, теләсә нинди шартларда алар кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә ашыга, үз һөнәрләренә тугры кала.

Илсөяр ӘЮПОВА, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас