Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 февраль 2025, 08:00

Җаваплы хезмәттә

Руслан Шакиров 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару частендә 2019 елдан янгын сүндерү автомобилендә водитель булып эшли. Хезмәт сөючән, җаваплы, хезмәткәр коллективта үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә.

Җаваплы хезмәттәҖаваплы хезмәттә
Җаваплы хезмәттә

Югары Яркәйдә урта мәктәпне тәмамлагач, 86нчы һөнәри лицейда авыл хуҗалыгы производствосы мастеры һөнәрен үзләштерә. 2008-2009 елларда хәрби хезмәтне Төньяк флотта өлкән матрос званиесендә үтә.

Хезмәте экстремаль ситуацияләр, тиз һәм дөрес реакция күрсәтү белән бәйле. Руслан үз эшен намуслы башкара, йөкләнгән заданиегә җаваплы карый. Янгыннарда тәвәккәл һәм грамоталы эшли. Беркетелгән техника төзек хәлдә һәм даими әзерлектә тора. Автомобильне смотрга әзерләү буенча зур эш башкарылып, анда водитель Р.Шакиров катнашты, смотр нәтиҗәләре буенча техниканың әзерлегенә югары бәя бирелде.

Хезмәт сөючән, дисциплиналы, әдәпле, игелекле, хезмәттәшләре белән мөгамәлә итүдә сабыр, коллективта ихтирам казанган хезмәткәр физик яктан да ныклы. Коллективның иҗтимагый тормышында, гарнизон чараларында актив катнаша. Тугры хезмәте югары бәһаланып, эш нәтиҗәләре буенча муниципаль район хакимиятенең Рәхмәтенә ия булды. Тормыш иптәше Эльвира белән ике бала тәрбиялиләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас