Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәттәгеләр!
Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс көч-дәрт, муллык, барлык эшләрегездә уңышлар телим. Өйләрегездә һәр вакыт татулык һәм мәхәббәт яшәсен. Кыюлыгыгыз, фидакарьлегегез, һәрвакыт Ватанны сакларга әзер булуыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәм бөек илебез, аны саклаучылар белән горурлану өчен тагын да бер сәбәп булсын. Бәйрәм белән!
Гөлнур КОЛСАРИНА, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлар җәмгыяте рәисе, Башкортстан Республикасының «Русия халыклары ассамблеясы» Бөтенрусия җәмәгать-дәүләт оешмасы төбәк бүлекчәсе рәисе.