Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 февраль 2025, 03:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы, армия, флот ветераннары!Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән барыбыз өчен дә кадерле, изге бәйрәм – Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлыйм. 23 февраль - туган илгә тугрылыкны һәм аның иминлеге хакына бурычыңны намусың кушканча үтәүне чагылдырган изге бәйрәм. Ул үз халкына, илебез иминлеге өчен хезмәт итүче батыр кешеләргә карата тиешле хөрмәт, ихтирам йөзеннән озак еллар дәвамында билгеләп үтелә. Тарихның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде. Һәр кеше илебез иминлеге, милләтебез үсеше өчен үз өлешен кертә, Ватан алдында изге бурычын үти. Шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Ир-егетләр, хатын-кызлар – солдатлар ил чакыргач, көрәшкә күтәрелеп, аның тынычлыгын, бәйсезлеген саклады, нинди генә алыш булмасын, совет кешеләренә хас булганча, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте. Өлкәннәр традициясен дәвам итеп, район яшьләре хәрби Кораллы Көчләрдә үз бурычын намус белән үти.
Бу – авыр фронт юллары үткән яугир-ветераннарның аларны үзләренең, ата-бабаларыбызның яхшы үрнәгендә, антка тугрылыкта, Ватаны патриоты итеп тәрбияләү нәтиҗәсе. Районда сезнең хакка эшләнгән яхшылыклар – ихтирам, хөрмәт билгесе. Кылган яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез, ил солдатлары, халык бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телибез.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас