Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 февраль 2025, 07:00

Эшендә хөрмәтле

Красный Октябрь авылында яшәүче Роман Тюшеев рәхәт тормыш эзләп, читкә чыгып китми, туган җирендә төпләнеп калып, намуслы хезмәт сала. Ул «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең Иске Күктау сөт комплексы мөдире булып эшли.

Эшендә хөрмәтлеЭшендә хөрмәтле
Эшендә хөрмәтле

Җәмгыятьнең уңышларында мөдир Роман Тюшеевның тырыш хезмәте зур урын алып тора. Тәҗрибәле белгеч һөнәрен яратып башкара. Хуҗалыкта терлекчелек фермасында кем йөри, кем көне-төне маллар янында? Әлбәттә, сөт комплексы мөдире. Роман үзе дә бу хакта: “Бөтен күңелеңне биреп эшләмәсәң, нәтиҗәсе булмаячак”, – ди.

Тормыш иптәше Роза Рәлиф кызы белән дүрт балага гомер бирәләр. Аларны үзләре үрнәгендә эшсөяр, тырыш, тәртипле итеп тәрбиялиләр.

- Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү. Патриотик тәрбия кечкенәдән бирелә. Ә аның орлыкларын, нигездә, баласына үзе дә кайчандыр солдат булган әти кеше сала. Армия холыкны чыныктыра, физик яктан ныгыта, мөстәкыйльлеккә, карарлар кабул итәргә өйрәтә, - ди моннан 37 элек армия сафларында хезмәт иткән гаилә башлыгы.

Тюшеевларның улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Яшь булуына карамастан, ул зур хәрби тәҗрибә туплаган. Аның сугышчан батырлыгы лаеклы бәһалана. Якташыбыз «Хәрби батырлык өчен» һәм Суворов медальләре белән бүләкләнә.

Инде махсус операция башыннан ук Тюшеевлар гаиләсе үз яклаучысы белән горурлана һәм тиздән сугыш тәмамланып, Җиңү белән исән-сау кайтуын, туган нигезенә аяк басуын көтәләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас