Ильяс Шәммәт авылында Гөлфара Дөлкәфил кызы һәм Фәрис Инкыйлаф улы гаиләсендә дөньяга килә. Аккүз урта мәктәбеннән соң, М.Акмулла ис.Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керә. 2008 елда хәрби хезмәткә чакырылу сәбәпле академик отпуск рәсмиләштерә. Хабаровск краенда бер ел хезмәт иткәннән соң, университетта укуын дәвам итеп, кулына диплом ала.
2011елда хезмәт юлын Эчке эшләр органнарында башлый. 2021 елның февраленнән, иң тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары бүлегенең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән участок уполномоченные вазыйфасына билгеләнә.
Хезмәт чорында үзен дисциплиналы, башкаручы хезмәткәр буларак уңай яктан күрсәтә. Үзенең функциональ бурычларын белә, намус белән үти. Боерыкларны, инструкцияләрне һәм полиция эшчәнлеген регламентлаштыручы башка норматив актларны өйрәнгән, гамәли эшчәнлектә куллана белә. Хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә принципиальлек күрсәтә.
Полиция капитаны Ильяс Шәвәлиев хезмәттәшләре арасында абруй казанган, гаиләсендә–үрнәкле. Тормыш иптәше Резеда белән уллары Ислам һәм Мансурны тәрбиялиләр.