Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 февраль 2025, 11:00

Кыю егетләребез булганда

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан без ветераннарны, хәрби хезмәттә булганнарны, интернациональ бурычларын үтәгән егетләребезне котлыйбыз, аларның батырлыкларына сокланабыз, аларга тиңләшәбез.

Кыю егетләребез булгандаКыю егетләребез булганда
Кыю егетләребез булганда

Янтуганда яшәүче Алмаз Әнфир улы Гыйләҗев авыл халкы өчен горурлык булып тора. Алмаз авылда 7нче сыйныфны тәмамлагач, Дөмәйдә төп белемен ала. Аннары Дүртөйле нефть колледжында дүрт ел укый. Анда ул үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә, укудан тыш чараларда актив катнаша, иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар яулый.

2023 елда армия хезмәтен үтәргә Екатеринбург шәһәренә юллана. Присяга биргәннән соң, аларны Белгород өлкәсенә җибәрергә әзерлиләр. Күп кенә сынаулар үтәргә туры килә яшь егетләргә. Спорт сөючән, ныклы сәламәтле Алмазыбыз бирешми. 7 ай дәвамында Белгород өлкәсен Украина нацистларыннан саклауда катнаша. 2024 елның 8 ноябрендә туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

Хәрби бурычын намуслы үтәгәне, нәтиҗәле хезмәте, тырышлыгы һәм үрнәкле хәрби дисциплинасы өчен хезмәт иткән полкның Почет грамотасына һәм Русия Федерациясе оборона министры приказы белән “Хәрби бурычны үрнәкле үтәгән өчен” медале белән бүләкләнә.

-Хезмәт иткән иптәшләрем белән хәбәрләшеп торабыз, илләр тыныч булсын, аяз күк йөзе телим һәрбарчабызга, - ди Алмаз теләкләрен юллап.

Күп балалы гаиләдә үскән, тынгы белмәс Алмаз әти-әнисенә зур ярдәмче, апа-энеләренә – терәк.

Алмаз кебек кыю егетләребез булганда, туган илебез, халкыбыз һәрвакыт яклаулы булачак.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас