Гади генә күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән егет тырыш, максатына ирешүчән, эшчән булып үсә, бер дә сынатмый. Совет армиясе сафларында Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, бераз колхозда эшли. Арытаба педагогия юлын сайлап, үзе укыган мәктәптә 1987 елдан балаларга белем бирә, укытучы булып эшли. 2012 елдан ул физкультура дәресләрен алып бара. Ел дәвамында үткән төрле ярышлар, эстафеталар, конкурсларда укучылары яхшы спорт нәтиҗәләре күрсәтә.
Илшат Рәис улы гаиләсендә дә бәхетле-тормыш иптәше Гөлнар Айдар кызы белән кулга-кул тотынып, шатлыкларны бүлешеп, авырлыкларны бергә җиңеп, гомер кичерәләр. Җырлы-моңлы гаиләдә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар үз гаиләләрен булдырып, үзаллы тормыш көтәләр.
Авыл җирлегендә бер генә чара да Илшат Рәис улыннан башка үтми. Гармунда өздереп уйный, моңлы итеп җырлый. Концертларда Гөлнар Айдар кызы белән парлап җырлауларын тамашачылар бигрәк ярата, көчле алкышларга күмә. Күп еллар Исәмәт авыл советы авыл биләмәсендә сайлау участогы рәисе вазыйфасын да башкара. Тырыш хезмәте өчен ул Башкортстан мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, күп кенә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.