Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 февраль 2025, 06:00

Тәртип армиядан башлана

Армия хезмәте - һәр ир-егетнең туган ил алдындагы хәрби бурычы. Кайчандыр күпләр Кораллы Көчләр сафына зур теләк белән юлланса, бүген егетләребез кирза итек кияргә ашыкмый. Хәер, бу күренешнең үз сәбәпләре җитәрлек. Ә менә Сеңрән авылында яшәүче Нурислам Вәлиев солдат хезмәтенә үз теләге белән бара. Һәм иң кызыгы, балачактагы теләге тормышка аша, чөнки ул бәләкәйдән моряк булырга хыяллана.

Тәртип армиядан башланаТәртип армиядан башлана
Тәртип армиядан башлана

Урта мәктәпне тәмамлагач, 1986 елда Н.Вәлиевка армияга чакыру килә. Уфада “Диңгез флотында өч ел хезмәт итәргә кирәк” дигәннәрен ишеткәч, булачак солдатның сөенече эченә сыймый. Әмма бу майлы ботка ашау түгел икән. Моңа ул хәрби әзерлек курсын үткәндә тиз төшенә. Алты ай эчендә солдатларча атларга, автомат белән эш итәргә, махсус каршылыклар аша сикерергә, баскычлар буйлап йөгерергә, бәрәңге әрчергә, савыт-саба юарга, өс киемен юып үтекләргә, “диңгезче телендә”сөйләшергә өйрәнәләр. Өч ел эчендә корабльдә Тын океанның күп тарафларын гизәләр, авырлыкларны зарланмый кичерәләр.

-Диңгез флотында хәрби хезмәтне яңа башлаганнарны кыерсыту, мыскыллау булмады. Егетлек бурычыңны үтәү ялкаулыкка, тәртипсезлеккә юл куймый, -дип хатирәләре белән бүлеште Нурислам Рифкать улы.

Туган ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, Бишкурай авылы сылуы Нәфисә белән гаилә кора. Алар М.Горький ис. кооперативта фидакарь хезмәт сала. Өч балага гомер бирәләр. Уллары Руслан белән Денис армия сафларында хезмәт итсә, бүгенге көндә Рәмис ил сагында лаеклы тора. Аларның өчесенең дә хәрби частьләреннән Рәхмәт хатлары килеп, ата-аналарын сөендерә.

Н.Вәлиев - якыннары өчен өзелеп торган ышанычлы гаилә башлыгы да, сөекле ир дә, яраткан әти дә, дәү әти дә.

-Ир-егетләр туган ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә тиеш, тәртип армиядән башлана, дип саныйм. Улыбызның намуслы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез, - ди ул.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас